Шәһри Казан

«Сезнең кебек яшьләр Татарстанны алга әйди!»

Татарстанда сәләтле укучыларны үзенә җыйган бик шәп лагерь бар, ул - «Сәләт». Иҗтимагый башлангычтан юл алып, зур нәтиҗәләргә ирешкән, киң масштабта таралган мондый лагерь дөньяда башка юк. Аның оештыручысы Җәүдәт Сөләймановның башкарган эшләре ни дәрәҗәдә кирәкле булуын әле вакытлар узу белән тагын да ныграк аңларбыз. «Сәләт»не лагерь гына дип атап...

Реклама

Биләргә килгәч, Рөстәм Миңнеханов иң беренче итеп Изге чишмәгә барды, аннары укучылар яшәгән палатка шәһәрчеген карады. Шулай ук аңа Лаешта урнашкан «Йолдызлы» («Звездный») сәламәтләндерү лагерен, «Фәнсар» яшьләр академик шәһәрчеге һәм «Иске Казан» укыту-сәламәтләндерү, тарихи-һөнәрчелек комплексының презентацияләрен дә күрсәттеләр. «Фән» шатерында Президентыбыз студентлар белән экология, энергия сакланышы, атом энергетикасы хакында сөйләште. «Киңәш» шатерында «Сәләт» хәрәкәте активистлары ТР Президентына үзләрен борчыган сорауларны турыдан-туры бирә алдылар. 2013 елгы Универсиада, беренче Татарстан космонавты турында һәм «Сәләт» хәрәкәте бинасын яңартуга кагылышлы сораулар яңгырады.
«Сәләт» фестиваленең үзәк мәйданында катнашучылар әзерләгән сәламләү тантанасы күрсәтелде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Мин сезне бу фестивальдә күрүемә чын күңелдән куанам. Республикабызда алдынгы карашлы һәм сәләтле яшьләр барлыгын күрү сөендерә. Нәкъ менә шушындый яшьләр Татарстанны алга әйди», - дип, «Сәләт»кә килгән укучыларны сәламләде һәм ике компьютер сыйныфы бүләк итте.
Быел «Сәләт»кә республиканың барлык район һәм шәһәрләреннән 600дән артык укучы килгән. Ә 1998 елдан бирле «Сәләт» фестивалендә ун меңнән артык укучы, студент һәм аларның ата-аналары катнашкан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: