Шәһри Казан

Сәгыйт Джаксыбаев: «Мигрантлар мәсьәләсендә эш җитәрлек»

Республикабыздагы мигрантлар саны елдан‑ел артып тора. Аларның безгә үз илләрендәге эшсезлек, акчасызлыктан качып килүләре беркемгә дә сер түгел. Татарстанга бигрәк тә Урта Азиядән килүчеләр күп. Аларның безне сайлавы табигый: биредә ислам динен тотучы татарлар яши, гореф-гадәтләрдә дә, телдә дә уртаклык күп, чагыштырмача алганда, тыныч һәм икътисади яктан да алга киткән...

Акчасы аз түләнә торган авыр, ка-ра эшләрдә безнекеләрнең эшлисе килми, ә мигрантлар шунысына да риза. Мигрантларны бүген нәрсә борчый? Татарстан халыклары ассамблеясе нинди эшләр башкара һәм киләсе елдан мигрантларны нинди яңалыклар көтә? Татарстан халыклары ассамблеясе советы рәисе урынбасары, «Татарстандагы «Казахстан» казах милли-мәдәни автономиясе» җитәкчесе Сәгыйт Джаксыбаев белән шуның турында сөйләштек.

- Татарстан халыклары ассамблеясе 1992 елдан бирле эшләп килә һәм аңа иң беренче нәүбәттә милләтара мөнәсәбәтләр проблемаларын чишү бурычы куелды. Икенче төп бурычыбыз - Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау. Вакытлар узу белән, бурычларыбыз тагын да киңәйде. Шул исәптән республикага килгән хезмәт мигрантлары проблемаларын чишү дә. Эчке эшләр министрлыгы һәм Федераль миграция хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белән килешү төзедек. Аның кысаларында без хезмәт мигрантларының комплекслы проблемалары өстендә эшлибез. Ассамблеяне бу проблемаларны хәл итүгә тормыш үзе мәҗбүр итте. Бер караганда, ул безнең вазифа да түгел кебек, әмма ватандашларыбыз килеп, аларның нинди дә булса проблемасы туа икән, мин моңа күз йома алмыйм. Хезмәт мигрантлары белән эшләү менә шул максаттан да туды. Бу эш бер яктан аларны рәнҗетүгә юл куймау, хокукларын яклаудан һәм икенче яктан мигрантлардан республикадагы закон һәм тәртипләрне саклауны таләп итүдән гыйбарәт.

- Республикага якынча күпме чит ил кешесе килә?
- Узган елны безгә 200 меңгә якын, быелның ун аенда 150 мең кеше килде. Шуларның күп өлешен БДБ илләреннән килүчеләр алып тора. Төгәл саннар белән әйткәндә, килүчеләрнең алтмыш процентын үзбәкләр, әзәрбайҗаннар, төрекмәннәр һәм кыргызлар тәшкил итә. Без канун кагыйдәләрен саклау идарәсе түгел, иҗтимагый оешма гына. Шуңа да күбесенчә үзебезгә мөрәҗәгать иткән мигрантлар белән генә эшлибез. Кагыйдә буларак, проблемасы булмаган кеше безгә килми дә. Мөрәҗәгать итүчеләргә исә оешма активы кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Хәтта суд тикшерүләрендә катнашып, аларның хокукларын яклыйбыз. Кызганыч, мигрантлар үз хокукларын һәм бурычларын белми. Күбесе рус телен дә начар белә. Шуңа да алар белән күпләр акча эшли. Эш бирүчеләр арасында хезмәт хакын түләмәүчеләр еш очрый. Кыскасы, безгә бу өлкәдә эш җитәрлек. Без шулай ук мигрантларга шушы җирлеккә ияләшергә дә булышабыз. Телне өйрәтәбез, законнар белән таныштырабыз, эшкә урнашырган очраклар да бар, кыска гына уку курслары да оештырабыз.

- Уку курслары дигәннән, киләсе елдан мигрантлар курсларда укып махсус сертификат алырга тиешләр икән...
- Киләсе елның 1 гыйнвареннән легаль рәвештә эшкә урнашу һәм яшәү өчен сертификат алу мәҗбүри булачак һәм мин моны бик тә кирәкле гамәл дип саныйм, ник дигәндә, аның ярдәмендә мигрантлар җирлеккә тизрәк ияләшәчәк һәм эшне дә тиз таба алачак. Мигрантлар рус теле, Россия тарихы һәм законнары буенча имтихан тапшырырга тиеш була. Аңа кадәр аларны махсус курсларда укытачаклар.

Киләсе елдан мигрантларны яклау сыйфаты тагын да яхшырыр дигән өмет бар. Россия Хезмәт министрлыгы мигрантлар авырып киткән очракта аларга больничный түләү турында закон проектын эшләгән. Гастарбайтер һәм аңа эш бирүче законны үтәгән очракта, беренчеләре табибларга да мөрәҗәгать итә һәм дәвалана алачак. Закон проектыннан аңлашылганча, моның өчен эш бирүчеләр киләсе елдан чит ил эшчеләре өчен социаль иминият фондына взнослар - хезмәт хакы фондыннан 1,8 процент күчерергә тиеш. Ярты ел эшләгәннән соң мигрант, авырып китә калса, вакытлыча эшкә сәләтсезлек турындагы кәгазьне рәсмиләштерә ала. Закон проекты хупланган очракта, бу мигрантлар өчен уңай булыр иде, чөнки медицина страховкалары юк, түләүлегә барырга аларның акчалары җитми. Шул рәвешле алар табибка ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртканнан соң гына эләгә. Тик шунысы да бар: взнос мигрант эшли башлаганның беренче көненнән үк түләнә башлый, ә кагыйдә буларак, аларны өч, иң күбе биш айга гына эшкә алалар. Акча күчә, ә кешеләр якланмаган булып чыга. Закон проектының менә шул ягын карап бетерергә иде.

Федераль миграция хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанга мигрантлар күбесенчә якын чит илләрдән килә
Үзбәкләр 2013 елның 6 аенда - 27 020
2014 елның 6 аенда - 23 612

Таҗиклар 2013 елның 6 аенда - 7 892
2014 елның 6 аенда - 8 207

Әзәрбайҗаннар 2013 елның 6 аенда - 4 332
2014 елның 6 аенда - 3 458

Кыргызлар 2013 елның 6 аенда - 3 149
2014 елның 6 аенда - 2 686

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: