Шәһри Казан

Шагыйрьнең ак йөзендә – мич корымы

Берзаман без - бер төркем совет язучылары, туристлар буларак, Франциягә барган идек. Күп хикмәтләр күреп хозурландык, дөньякүләм танылган даһиларның сәнгать әсәрләренә карап сокланып туя алмадык. Хәтергә бигрәк тә мәшһүр сынчы Огюст Роденның музей-йорты уелып калды, ул миңа Луврдан да ныграк тәэсир итте. Чөнки күп авторларның әсәрләрен туплаган музейларны башка шәһәрләрдә...

Реклама

Берзаман без - бер төркем совет язучылары, туристлар буларак, Франциягә барган идек. Күп хикмәтләр күреп хозурландык, дөньякүләм танылган даһиларның сәнгать әсәрләренә карап сокланып туя алмадык. Хәтергә бигрәк тә мәшһүр сынчы Огюст Роденның музей-йорты уелып калды, ул миңа Луврдан да ныграк тәэсир итте. Чөнки күп авторларның әсәрләрен туплаган музейларны башка шәһәрләрдә дә күргән бар. Мәсәлән, Мәскәүдә, Ленинградта, ә менә бер даһиның иҗат җимешләре белән тулган мондый бина чыннан да шаккатарлык иде.
... РСФСРның атказанган, ТАССРның халык рәссамы, Тукай премиясе лауреаты, атаклы сынчы, рәссам, каллиграфист Бакый Урманче белән очрашу мөмкинлеге тугач, хәтеремдә Роден музееннан алган тәэссоратлар яңарды.
Ул чакта мин «Азат хатын» журналында җаваплы секретарь булып эшли идем. Урманчега сиксән биш яшь тула, шул уңайдан, аның үз кулы белән язган мәкаләсен бастырып чыгарсак, укучыларыбыз өчен бик кызыклы булыр иде, дигән фикергә килдек. Мин аңа телефоннан шалтыраттым, ул өенә чакырды.
Бусаганы атлап кергәндә бик дулкынланган идем. Ләкин берничә минуттан күңелемне биләп алган киеренкелек юкка чыкты, үземне иркен хис итә башладым. Бакый абыйның тормыш иптәше Флора ханым белән без яхшы таныш, ул безнең редакциягә килеп йөри иде. Мәһабәт кыяфәтле хуҗа да мине үз тиңе кебек якын итеп, ачык чырай белән каршы алды. Әгәр дә рәвеш-кыяфәтен бер сүз белән тасвирларга кирәк булса, аны Хозер- Ильяс белән тиңләп булыр иде шикелле - күңелдә ул шундый тәэсир калдырды. Мин аңа яңа гына басылып чыккан «Узма, гомер!» исемле хикәяләр җыентыгымны бүләк иттем. Ул кечкенә китапны зурлап кабул итте. Мактау сүзләре әйтмәде, әмма язмаларымны укыганлыгы, гомумән, башкаларның хезмәтен бәяләгәне дә сизелеп тора иде.
Флора ханым чәй әзерләде. Ризык тәмле, чынаяклар затлы-бизәкле иде.
Табынны җыйгач, Бакый абый:
- Минем остаханәм дә шушында бит, аскы катта гына, теләсәң, кереп чыгыйк, - диде. Ничек инде теләмисең! Тик шунысы гаҗәп тоелды: гап-гади фатирда остаханә була аламы икәнни?!
Аскы катка төшеп, ишекне ачып кергәч, күңелемдә кузгалган хисләрне әйтеп аңлатып булырлык түгел иде. Бер яктан соклануым чиксез-чамасыз булды: киштәләргә тыгызлап тезелгән бюстларда, идәндәге сыннарда таныш чалымнар - Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Мәҗит Гафури, Салих Сәйдәшев, Дәрдемәнд... Һәркайсы бер күз салуда күңелне кузгата, һәрберсендә хисләрнең упкыннардай тирәнлеге, уйларның кыялардай биеклеге чагыла. Бу кичерешләр синең рухи дөньяңны айкый, күңел кылларыңны тибрәтеп, моңлы-сагышлы, дәртле-өметле тойгылар уята шикелле. «Сагыш» һәм «Сөембикә» исемле сыннар гына да ни тора! Аларда аерым бер шәхеснең генә түгел, халыкның да язмышы тасвирланган!
Агачтан һәм таштан уелган сыннарда адәм баласының эчке халәтен шушындый сизгерлек белән, тетрәндерерлек итеп тасвирлау минем өчен һәрчак бөек могҗизага, илаһи бер сергә тиң булды. Табигать тарафыннан мондый талант бик сирәкләргә генә бирелә.
Бәяләп бетермәслек байлык тупланган иде монда! Йорт хуҗасының гына мөлкәте түгел, халыкның, дәүләтнең, милләтнең байлыгы!
Икенче яктан, мәйданның тарлыгы тынны кысты, күңелне изде. Зур-зур ташларны, әзер сыннарны монда ничек сыйдырырга? Исем казанган һәр сынчының ярдәмчеләре була, янәшәсендә шәкертләре эшкә өйрәнә. Ә биредә аяк басар урын калмаган!..
Без кире өске катка менгәч, Флора ханым:
- Күп кенә сыннар Казанның әле бер, әле икенче җирендә аунап ята, - дип әйтеп куйды. Бакый абый аның сүзен җөпләмәде, әмма үткен карашын миңа төбәгән, күңелемне айкаган кичерешләрне ап-ачык күрә иде шикелле.
Юбилее уңаеннан ул үзе иҗаты, гомумән сәнгать турында язар дип уйлаган идек. Әмма алай булып чыкмады. Бер татар кызы хакында истәлек язды ул. Сугыштан соңгы елларда аңа Казахстанда яшәргә туры килгән. Бервакыт аны Җамбул өлкәсенең иң ерак төшенә - Талас елгасының түбән агымындагы малчы-елкычылар янына җибәргәннәр. «Анда - ватаныбызның иң данлыклы елкычылык остасы Картабай Атшабар углы яши. Минем максат - аның һәм тирәсендә булган хезмәт батырларының портретларын язу», диелгән иде язмада. Саман йортлар тезелгән урамда аның яныннан кара кием, ак берет кигән бер кыз узып китә. «Карындасыңыз, татар кызы, укытучы», - ди рәссамны озатып барган казакъ егете Жоныс. Бу сүзләр Урманчены тетрәндерә. «Кем баласы син? Атаң-анаң кайда? Нинди язмыш сине Талас даласының мондый ерак почмагына алып килде? Шундый сораулар аңымны камап алды... Бик яхшы, карендәшем, шушындый ерак, тузанлы, тәбәнәк саман алачыклар эчендә булса да, якын туганнарыбыз казакъ балаларын мәгърифәт бусагасына бастырырга тырышуың бик әйбәт! Укыт, сеңелем, мәгърифәт тарат! Эшләрең котлы булсын!»
Олуг рәссам күзенә чалынып кына киткән татар кызы хакында чын мәгънәсендә лирик хикәя язган иде. Каләме шома, шигырьләр дә яза иде ул. Бик матур, моңлы итеп җырлый да иде әле!
Шулай итеп, Бакый абый үз юбилее хакында зурлап язуны кирәксенмәде. Без аның язмасы янында портретын һәм котлау сүзләребезне бирү белән чикләндек. Шунда ук әле генә төгәлләнгән иҗади эше - танылган калмык шагыйре Давыд Көгелтинов бюстының фотосурәте дә урын алды. Шагыйрьнең мәгърур кыяфәте, тирән күз карашы, маңгай сырларында чагылган зирәк уйчанлыгы сынчының осталыгын, бөеклеген сүзсез дә раслый иде.
Журналга материалны әзерләп бетергәннән соң, Бакый абый минем портретны ясарга теләк белдерде. Мин, әлбәттә, ризалаштым.
Ул мине котсыз остаханәсендә түгел, ямьле фатирында кабул итте. Мин өлге булып утырам, ә ул, мольберты артында басып, киндергә күмер белән сызгалый. Әкият сөйләгәндәй әкрен, ягымлы, елмаю катыш тавыш белән бормалы-кантарлы, озын тормыш юлында очраган кешеләр турында сөйли. Аның башыннан кичкәннәрне мин укып та, башкалардан ишетеп тә беләм. Ипле, матур гаиләдә туып үскән ул: әтисе - бизәү, әнисе чигү эшләре белән яратып шөгыльләнгәннәр. Бакыйның сурәт ясарга хирыслыгы бик иртә беленгән. Шул юнәлештә белем алырга, осталыгын чарларга иде дә бит... Ләкин кая андый мөмкинлек, бигрәк тә татар баласына?! Донбасста күмер чапкан, Тамбовта укыткан, Урал заводында тимер кырган, Урта Азиядә солдат булган ул... Аннары энесе белән бергә кулга алынып, Соловки лагерена озатылган. Энесе шунда харап булган. Ярый әле, Бакый, нык кыйналып, оча сөякләре сынса да, исән калган, биш елдан соң иреккә чыккан. Аннары Мәскәүдә уку, Казахстанда эшләү. Күп иҗат җимешләре шунда калган.
Ул боларны искә алмый. Чын сәнгать кешесе буларак, минем күз алдымда үзенең хәтеренә сеңеп барган аерым күренешләрне җанландыра.
«Мине Казанга Татарстан Югары Совет Президиумының рәисе Салих Батыев үзе чакырып кайтарды. 1958 нче елны Мәскәүдә татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы узды бит. Йомгаклау концерты өчен Зур театр сәхнәсен бизәүне миңа тапшырдылар. Батыев белән шунда якыннан таныштык. «Казанга кайт», - ди бу миңа. «Әйтү җиңел ул, - дим мин. - Кайттым менә, дип, Казан урамының уртасында басып тора алмам бит инде». Ул әйтә: «Синең анда ниең бар?» - «Өч бүлмәле фатирым, остаханәм бар», - дим. «Мастерской вәгъдә итә алмыйм, фатир бирербез», - диде ул. Сүзендә торды, шушы фатирны бирде.
Акыллы кеше таш кисми, аны башкалардан кистерә. Безнең баш өстендә дә шундый акыл иясе - худфонд директоры утыра. Ул, билгеле инде, ташны ташымый да. Ә сынчыга нишләргә кала?
Киттем мин Уралга. Анда карьер бик зур, эчендә, ташны киртләп, тимер юллар салганнар, вагоннар йөреп тора. Безнең илдә бердәнбер зур мәрмәр чыганагы бу. Башка җирдә дә мәрмәр очрый, әмма алары промышленный түгел. Карьерның начальнигы белән килештем. Аңа нәрсә, ташны сатарга кирәк, хакын гына түләсеннәр. Миннән акчаны алды, шуның белән моның эше дә бетте. Ташны Урманче арбага төяп алып китәме, сыртына салыпмы - анысында һичкемнең гаме юк. Шофер яллап, йөкне тимер юл станциясенә ташытырга туры килде.
Кердем станция начальнигына. Украин кешесе иде, фамилиясе «ко» га бетә. «Синең белән бер утырып сөйләшәсе бар иде», - дим моңа. «Бәрәңге пешертә аласыңмы?» - ди. Бәрәңгене юнәтеп була инде анысы. Утырдык без моның белән, сыйландык, сөйләштек. Ул әйтә: «Бар кайт син Казаныңа, - ди. - Бер дә борчылма, ташны үзем төятеп җибәрермен. Бер атнадан барып җитәр».
Кайтып киттем мин поездга утырып. Үзем болай уйлыйм: аның бер атна дигәне айларга сузылыр әле. Тәҗрибәмнән чыгып беләм: мондый эштә сүзендә торган кеше бик сирәк.
Әмма мин хаклы булып чыкмадым. Атна узмады, кулыма телеграмма китереп тоттырдылар. «Ташыгыз килде, платформагыз Казан станциясендә, тиз арада бушатыгыз, югыйсә, платформаны тупикка куябыз да, һәр тәүлеге өчен штраф түләтә башлыйбыз».
Билгеле инде, бу очракта ярдәм сорап худфондка бару тиеш иде. Тик анда ни әйтәселәрен бик яхшы беләм. «Машина ремонтта бит әле, кайчан чыгасын белеп булмый», - диячәкләр. Аннары тагын сәбәп табылыр - шоферы эчкән, эшкә чыкмаган булыр.
Мин таныш ысул белән эш итәргә ният кылдым. Бардым йөк станциясендәге кранчы янына. Ташны машиналарга салырга ризалык бирде бу. Анда йөзләп машина тора, әмма миңа ялланырга куркалар, тикшерүче сизеп алса, эш харап, диләр.
Алай да озак йөрмәдем, килештем берсе белән. «Ташларның эреләрен берәм-берәм илтергә туры килер, кайсылары икешәр дә сыяр, - дидем. - Сәнгать училищесының курасына илтеп бушатырсың. Андагылар белән сөйләшенгән». Илле тәңкәгә килештек. Ташны ул көн буе ташыды.
Ниһаять, мин дә үз эшемә керештем. Аның әле Казанда ташчысын табу да мең бәла. Мәскәүдә алар тулып ята. Ташны кузгатырга, күчерергә, тиешле рәвешкә китереп кисәргә кирәк. Моны шул эшнең остасы гына башкара ала. Ә мин һәммәсенә берүзем. Шулай итеп, училище курасында Тукайның бюстын эшләргә керештем. Җәен ярый иде, көз җиткәч хәл мөшкелләнде. Ә җылы урын бирмиләр! Аптырагач-йөдәгәч, дәүләт сәүдәсе клубының кочегарлары белән сөйләшеп, шулар янына күчтем. Фатир хакы итеп көн саен бер ярты кыстырып килә торган иттем. Кышка таба алар, тимер чыңлатып, җылыту системасын төзәтергә керештеләр, кочегарка мәхшәргә әйләнде, мәрмәрне корым басты. Тукайны шунда эшләп бетердем. Аны карарга Язучылар Союзыннан комиссия килде кочегаркага.
Тагын бардым югарыдагылар янына. Казан Кремленең Тайницкая дигән манарасы астында тимерчелек бар икән, шулар янына өйдәш булып керергә тәкъдим иттеләр. Мине ачык чырай белән каршы алдылар. Анда Муса Җәлилне эшли башладым. Аны төгәлләмичә бер почта янындагы телеграф бүлмәсенә күчтем. Ул элек худфондныкы иде.
Күчкәндә, бер кыенлык килеп чыкты: Муса сыны ишеккә сыймады. Нишләргә белми аптырашып тора идек, турыбыздан юка гына гәүдәле бер кеше үтеп бара. Нишлисез монда, дип, туктап сорады бу. Хәлне аңлагач, хәзер үзем эшлим, диде дә, шундук хуҗа булып, команда бирергә кереште. Кран шунда иде бит инде, сынны шуның бавында чайкалдырып, тәрәзә аша кертте.
Гадил исемле кеше булып чыкты бу. Сугыш вакытында атасыз калып, көчкә тамак туйдырып үскән икән. Кулыннан килмәгән эш юк: тимерче дә, балта остасы да, такелажник та. Заводта йөк ташучы булып эшли. Мин аны гипс кою эшенә дә өйрәттем. Ул миңа бик күп ярдәм итте, Северный бистәсендә дүрт бүлмәле йорт салды, бакча булдырды. Мин анда мунча керергә баргалыйм...
Аннан соң тагын бер керәшен малае да бик күп ярдәм итте. Митрәй исемле. Анысы күрше иде. Кичтән әйтәм, менә шул сынны фәлән җиргә күчереп куярга кирәк иде дип, ул әйтә, эшлибез аны, ди. Иртән килүгә, сын күчкән була.
Алай да бүлмә бик кысан иде. Эзләнә торгач, худфонд остаханәләре янында иркенрәк бүлмә барын белеп алдым бит. Дөрес, буш түгел, эче тулы гипс, капчыкларның кайсылары ертылган. Коммунистлар партиясенең өлкә комитетына, культура бүлеге мөдире Булат Гыйззәтуллинга бардым. Ул инде зур кеше, бөтен сәнгать аның кулында. «Худфондта сынчы өчен яраклы урын бар, шуны миңа бирегез», - дим. Ул худфондка шалтыратырга кереште. Тегеләр, безгә ял бүлмәсе кирәк, диләр. Булат янында мин утырганны белсәләр, алай сөйләшмәсләр иде. Ә мин анда ял бүлмәсе барын беләм. Өстәлләре шунда тора, өстендә чәйнеге, чынаяклары, гөлләре. Тегеләр, гипсны куяр урын юк, ди башладылар. Мин әйтәм, аларның склады бар, дим. Анда дымлы, диләр, Алайса, мин сезнең гипсны сатып алам, дидем. 7 тонна гипсны сатып алдым. Кирәк чакта кире сатып алырсыз, дидем.
Өч күршене чакырдым, алар капчыкларны стена буйлап түшәмгәчә өеп, чәчелеп яткан гипсны тартмаларга тутырып куйдылар»...
Менә шуларны язып куйганмын мин һәм көнен дә билгеләгәнмен: 4 март, 1983 ел.
Зур талант ияләренең холкы-фигыле шактый катлаулы була. Бу - алар эчендә кайнаган хисләрнең чамасыз ургуыннан киләдер. Алар гадәти көнкүреш агымыннан читтә, аерым бер дөньяда яшиләр кебек. Шунлыктан, башкаларга игътибарсыз, дорфа, каты күңелле булып тоелулары да гаҗәп түгел. Ә менә Бакый абый кешеләргә бик тә сак, ихтирамлы мөнәсәбәттә, һәрвакыт ягымлы, ачык йөзле булды. Ул сәнгатьне генә түгел, кешеләрне дә ярата иде.
Рәссамга өлге булып утырган чакларым хәтеремдә аермачык саклана, аның йомшак тавышы әле дә колагыма килеп ирешә кебек. Ул үзенә теләктәшлек күрсәткән, ярдәм иткән яхшы кешеләр - фамилиясе «ко»га тәмамланган станция начальнигы, шоферлар, үз яннарына сыендырган кочегарлар, аны зурлап кабул иткән тимерчеләр, узгынчыдан дуска әверелгән Гадил, күрше Митрәй турында сөйли. Минем күз алдымда Казан уртасындагы кочегарка, аның эчендә бөек татар сынчысы һәм... бөек татар шагыйренең корым сарган ак мәрмәр йөзе...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: