Шәһри Казан

Шәхси балалар бакчалары ябылырмы, калырмы?

Моннан берничә ел элек балалар бакчаларына кытлык проблемасын шәхси учреждениеләр төзеп чишеп булачак дигән иде шәһәр мэры Илсур Метшин. Әмма, кризис белән бәйле рәвештә шәхси балалар бакчалары ябыла башламагае. Балалар оешмалары җитәкчеләре Ассоциациясе рәисе Мариэль Волкова якын киләчәктә ата-аналарның 60 проценты шәхси балалар бакчаларыннан баш тартырга мөмкин дип белдерә. Бу...

Дәүләтнеке. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге мәгълүматлары буенча, бүген барлыгы 2013 мәктәпкәчә яшьтәге учреждение исәпләнә. Кечкенә районнарда бу проблема кискен тормаса да, зур шәһәрләрдә, аеруча Казанда балалар бакчалары җитми. Сабый тууга чиратка бассаң да файда юк. Бигрәк тә яшь гаиләләр күпләп төпләнгән Совет, Идел буе районнарында хәлләр мөшкел. Күп ата-ана баласына 3 яше тулып китсә дә, өйдә утырырга мәҗбүр, кайберләре ирексездән шәхси балалар бакчаларын сайлый, нянкалар яллый. Яллар идең дә, акчаң булса. Кайбер кешенең айлык хезмәт хакы да баланы караган өчен түләүгә җитмәскә мөмкин бит.

Дәүләт балалар бакчасына сабыеңны йөрткән өчен, яшенә карап, аена уртача 2500 сум тирәсе түлисең. Моңа өстәп хәзер күп кенә балалар бакчалары төрле түгәрәкләр, өстәмә хезмәтләр тәкъдим итә. Балаңны башкалардан ким күрәсе килмичә, әлбәттә, син дә языласың. Бер түгәрәк, кимендә, 500 сум тирәсе торса, менә сиңа тагын өстәмә түләү. Кайбер җирдә балалар бакчаларындагы каравылчы өчен дә ата-анадан түләттерәләр. Аннан тыш бәйрәм уңаеннан, вак-төякләргә дип "үзең теләп" ярдәм итәсең - тагын 1000 сум тирәсе чыгарып бирәсең. Дөрес, күп балалар бакчаларында хәзер акча җыюны тыйдылар, тәрбияченең туган көненә дә бүләк алмыйлар икән дип ишеттем. Кыскасы, дәүләт учреждениесенә йөрүче бала өчен аена күп дигәндә 4 мең сум китә дип алыйк.

Нянкалар. Баланы кемгә калдырырга белмәгәндә, их, кая авылдагы дәү әни дип уфтанып куясың. Нянкага бер кило конфет биреп кенә котылып булмый шул. Ул бала карап акча эшли. Хезмәтенең бер сәгате уртача 150 сум. Авито.ру сайтында нинди генә нянкалар юк. 80 сумга бала карарга әзер булганы да бар. Әмма балаңны бер белмәгән кешегә калдырасы килми бит. Шуңа да монда таныш-белешләр аша сорашып, җиде кат үлчәгәннән соң гына сайларга туры килә. Сәгатенә 100 сум ала дип исәпләсәң, син эштә вакытта балаңны карап торган өчен нянкага көненә 700 сумлап түлисең. Аена 23 көн эшләсәң дә, бу 16 мең сум тирәсе килеп чыга.

Шәхси. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге "ШК" га җавап биргәнчә, ел башыннан алып бүгенгә кадәр республикада 37 шәхси балалар бакчасы теркәләгән. Гаилә бакчалары монда керми. Алардан аермалы буларак, шәхси балалар бакчаларын министрлык катгый күзәтү астында тота икән. Шәхси балалар бакчаларына урнаштыру алай ук авыр түгел, әлеге дә баягы акчаң булса. Монда гадәттә,10-15мең тирәсе беренчел кертем сорыйлар. Ай саен түләү бәясе 7-25 мең тирәсендә. Күршебез инде икенче ел улын Яңа Савин районындагы шәхси балалар бакчасына йөртә.

Реклама

- Аена 12 мең түлибез. Төркемдә 11 бала. Иң кечкенәсенә 1 яшь. Көненә биш тапкыр ашаталар. Көн сан җиләк-җимеш бирәләр. Үз табиблары бар. Ул баланы күзәтеп тора. Өстәмә хезмәтләр өчен аерым акча җыймыйбыз. Шул 12 мең сумга инглиз теле, логопед белән эшләү, психолог хезмәте өчен түләү дә кергән. Балалар белән ныклап шөгыльләнәләр. Улыма 3 яшь тә тулмаган иде әле. Ул инде инглиз телендә унга кадәр санарга өйрәнде, төсләрне аера башлады. Бакчадан канәгатьмен, кыйммәт булганы өчен генә дәүләтнекенә күчерергә телим, - ди ул.

Күп шәхси балалар бакчалары «фәлән сабыйлар үзәге", "иҗат йорты" кебек исемнәр артына "яшеренгән". Дөресен генә әйткәндә, балалар бакчасы ачу бер дә җиңел эш түгел ул. Лицензия алу өчен бер кочак кәгазь генә җыярга кирәк. Иң авыры - Казанда таләпләргә туры килә торган бина табу. Яңа нормативлар буенча, бер балага кимендә 2, 5 квадрат метр мәйдан туры килергә тиеш икән.

Туучылар саны күп булганда шәхси балалар бакчаларына да ихтыяҗ кимемәс, мөгаен. Икенче яктан, шәхси балалар бакчаларына сабыйларын нәкъ менә чарасызлыктан, вакытлыча йөртүчеләр шактый. Өч-дүрт елдан бэби-бум тыныр, балалар бакчаларында урыннар да бушар дип фаразлый кайбер белгечләр. Әнә шул вакытта ата-ана арзанлырагын сайлар, мөгаен. Җитмәсә, хәзер яңа төзелгән заманча дәүләт балалар бакчаларын шәхсинекеннән аерып карап булмый. Бүген исә республикада балалар бакчаларына 162 мең 638 бала чиратта тора.

Фото nortenoticias.es сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: