Шәһри Казан

Шигъри слэмда көч сынаштык

Активист Язгөл Сөләйманова һәм Гүзәл Низамова социаль челтәр аша татарча шигъри слэм уздырачаклары турында хәбәр таратканнар иде. Әлеге чараны мин дә күреп кайттым.

Реклама

Баксам, бирегә җыелучыларның күпчелеге үзебезнекеләр икән. Театральное кафесының бер өстәлен тулысынча диярлек «Иделем акчарлагы» бәйгесе җиңүчеләре басып алган, ә икенче өстәл артында - журналистлар төркеме, өченчесендә - Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре. Рус шагыйрьләре һәм русча иҗат итүче татарлар үзләре, яшь композиторлар исә үзләре аерым бер өстәл. Дөрес, арада мин танымаган кешеләр дә җыелган бирегә. Кыскасы, һавада иҗади рух бөркелеп тора. «КZN», «ТНВ планета» кебек телеканалларның килүе чараны дәрәҗәле итә. Бәйге башланганчы, рус телендәге шигъри слэм оештыручы Михаил Стечкин журналистларга слэмнарның Парижда халыкара дәрәҗәдә оештырылып килүе турында сөйләде.
Чараны «Ялкын» журналының баш мөхәррире шагыйрә Йолдыз Миңнуллина һәм Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов алып барды. Чыгыш ясаучыларга бәя бирүчеләр дә, беренче урын алучыга акчалата призның күләмен билгеләүчеләр дә залга утырган халык, ягъни үзебез булдык. Дөрес, бәйгедә катнашучыларга үзләре кебекләрнең чыгышына бәя бирү хокукы бирелми. Моннан тыш, жюриның составы да берничә чыгыш саен яңартыла. Слэмда катнашучылар чыгыш ясаудан туктап торган арада, Динә Закирова башкаруында, рәхәтләнеп скрипка тавышын тыңладык. «Мин монда «квартирник» кына дип торам. Шактый ук җыелгансыз икән», - дип сүз башлаган Мубай җырлаган чакта күңелләре тулып күзләре яшьләнүчеләр дә булды.
Слэм ярышчыларына килгәндә, беренче тур вакытындагы бер минут дәвамында кем ничек булдыра алса, шулай кыланды. Арада шигырь генә сөйләп калмыйча, җырлап җибәрүчеләр дә булды. Ә бер кызның мәхәббәт турындагы шигыре хәтта акрын җыр көенә ак бию белән бизәлде. Җиңүче булып Рүзәл Әхмәдиев танылды. Ул соңга калып, икенче тур башында гына безнең сафларга килеп кушылды һәм, кәчтүмен Шомбай кебек әйләндереп киеп, хәер сорашучы кыяфәтендә идәнгә утырды да, беренче эш итеп, авызы белән төрле музыкаль тавышлар чыгару осталыгын күрсәтте.
Кыскасы, иҗатчылар, бер түбә астында тупланып, бер-берсенең чыгышларын тыңлады, рәхәтләнеп үзара аралаша алды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: