Шәһри Казан

Шәһит киткән Вәлиулла хәзрәт

20 июль көнне «Апанай» мәчете янына йөзләгән мөселман Вәлиулла хәзрәт Якупов белән хушлашырга җыелган иде. Һәркемнең дә күңеле боек, күзләрендә яшь. Аның бу дөньядан китүе дә күпләр өчен көтелмәгәнчә булды.

Үлем хәбәрен ишеткән чагымда Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җыелышында Вәлиулла хәзрәт әйткән сүзләрне язып утыра идем... Соңгы сүзләре булган икән. «Татар имамнары ни өчен бергә еш җыела? Чөнки татар халкының мөселман өммәтендәге урынын билгеләргә кирәк... Безнең аңыбызда, узган коммунизм идеологиясенең бер кисәге булып, интернационал калган. Югыйсә һәркем беренче чиратта үз милли мәнфәгатьләре белән яши... Мьянмада меңләгән мөселманнарны суйдылар - беркем дәшми. Күрмәмешкә салышалар. Дөньябыз цинизмга бирелгән. Мондый шартларда безгә милли эгоизмны күтәрергә кирәк. Бу безнең фикерләү дәрәҗәсендә үк булырга тиеш. Шуны аңламасак, без аутсайдер булып калачакбыз...» - дигән иде ул.
Вәлиулла хәзрәтне имам хатип дип кенә атау аз. Утыздан артык хезмәте булган галим дә әле ул. «Иман» нәшриятын җитәкләп, йөзләгән татарча дини китаплар бастыру дисеңме, «Мөхәммәдия», «Күл буе» мәдрәсәләренең бинасын мөселманнарга кайтару, «Апанай» мәчетен сафка бастыру дисеңме... Моңа өстәп, аның хәйрия эшләре белән дә шөгыльләнгәнлеге билгеле. Шулай булса да, Вәлиулла хәзрәткә тәкәбберлек хас түгел иде. Аның кебек үзен камилләштерергә тырышучылар сирәктер. Туксанынчы елларда телевизордан телне вата-җимерә чыгышлар ясаса, соңгы елларда татар теленең әдәби сүзләрен сөйләмендә аннан да күбрәк кулланучылар булдымы икән әле?!
Вәлиулла хәзрәт дин өчен генә түгел, милләтебез өчен дә чын күңеле белән янып йөрде. Ничә гасырлардан бирле безне саклап килгән диннең бүгенге көндә Татарстанда рус телле исламга әверелүенә юл куймаска теләүче шәхесләрнең берсе иде ул. Ә диненнән, дененнән язган милләтнең югалган милләт булачагы көн кебек ачык.
Аны мөселман зиратына җирләп кайтканда да, шундый шәхесне үтерү кемгә кирәк булды икән, дигән уй баштан китмәде. Әмма ул үлмәде, ә шәһит китте. Коръән-Кәримдә: «Шәһит киткәннәрне үлгән димәгез, алар Аллаһы Тәгалә каршында мәңге терекләр», - диелгән. Вәлиулла хәзрәт бу кадәр изге эшләре белән чынлап та шәһит үлеменә генә лаек булгандыр. Чөнки шәһитләр турыдан-туры җәннәткә керә!
***
«Иман» ислам мәдәнияте үзәге Вәлиулла Якуб музеен ачарга җыена. Хәзрәтнең үлеме белән бәйле үзәкнең яңа җитәкчесе билгеләнде - бу вазифаны вакытлыча Наил Гарипов башкарачак.
Изге Рамазан аена бер көн кала Казанда атып үтерелгән Татарстан Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге башлыгы Вәлиулла Якубның шәхси музее ачылачак. Музейны мәрхүм хәзрәт элек үзе җитәкләгән «Иман» ислам мәдәнияте үзәге оештыра.
Музей Казанның Габдулла Тукай урамындагы 38 нче йортта урнашачак. Анда Вәлиулла Якубның шәхси кирәк-яраклары, китаплары, кулъязмалары, фото һәм видеоязмалары күрсәтеләчәк. Шулай ук музейда тематик кичәләр дә оештырылачак дип көтелә. «Иман» оешмасы барлык кызыксынган шәхесләрне танылган мөселман мәгърифәтчесенең хезмәтләрен мәңгеләштерү эшендә ярдәм итәргә чакыра.
19 июльдә «Иман» үзәгенең гадәттән тыш утырышында вакытлы җитәкче дә билгеләнде. Ул - оешманың фәнни-эксперт шурасы җитәкчесе Наил Гарипов. Н.Гарипов «Иман»да инде 1991 елдан бирле эшли, төрле эшләр башкара, «Иман» газетасының мөхәррире була.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: