Шәһри Казан

«Шәһри Казан» өлкәннәре

Өлкәннәр көне уңаеннан без дә «Шәһри Казан» газетасында эшләп киткән абый-апаларыбызның хәлләрен белешеп, хәтерләренә уелып калган хатирәләре белән уртаклашуларын үтендек. Равил Вәлиев, язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучыларның Фатих Хөсни исемендәге бүләк иясе: - Мин «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә 1993-2003 елларда эшләдем. Хәзер үткәннәргә борылып карыйм да, бу ун елым...

Өлкәннәр көне уңаеннан без дә «Шәһри Казан» газетасында эшләп киткән абый-апаларыбызның хәлләрен белешеп, хәтерләренә уелып калган хатирәләре белән уртаклашуларын үтендек.

Равил Вәлиев, язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучыларның Фатих Хөсни исемендәге бүләк иясе:
- Мин «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә 1993-2003 елларда эшләдем. Хәзер үткәннәргә борылып карыйм да, бу ун елым һәм журналистлык, һәм әдәби хезмәтемдә иң нәтиҗәле эшләгән елларым булган икән, дип сөенеп куям. Сүз иреге бүгенге кебек тәмам кысылып бетмәгән көннәр иде әле ул. Нәрсә теләсәк, шуны яза алдык. Башкалабыз Казанның 1000 еллыгына әзерлек кысаларында, мин үзем генә моңарчы тиешенчә өйрәнелмәгән тарих катламнарына кереп чумдым. Шулай итеп, «Казан - 1000: гасырлар,вакыйгалар, кешеләр» рубрикасы кысаларында байтак кына тарихи-документаль очерк, эсселар иҗат ителде. Алар соңыннан «Олуг хан ярлыгы» (2005) исемле зур күләмле китабымда дөнья күрделәр. Шушы хезмәтемнең бер нәтиҗәсе буларак, миңа Казанның 1000 еллыгы уңаеннан чыгарылган медаль дә бирделәр.

Татарның дөньякүләм танылган бөек биючесе Рудольф Нуриев тормышы һәм иҗаты турында зур күләмле әсәр язарга алынуым да шушы «Шәһри Казан»да эшләгән елларымда башланып китте. Башта чит ил әдипләренең бөек якташыбыз турындагы әсәрләреннән төрле өзекләр тәрҗемә итеп бастырдым. Еш кына берсен берсе кабатлаган шундый дистәдән артык китапны һәм башка бик күп документ-чыганакны җентекләп өйрәнеп чыгарга туры килде. Озакламый үземнең дә үтә яратып иҗат ителгән «Канатлы татар» романым туды. Ул башта шушы исем белән «Казан утлары»нда, 2009 елда исә «Шөһрәт» дигән исем белән Татарстан китап нәшриятында китап булып басылып чыкты һәм язучыларның Фатих Хөсни исемендәге бүләгенә лаек булды. «Шәһри Казан»да эшләгән чакта 2000 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булдым. Күренә ки, ул елларда шактый матур нәтиҗәләргә ирешелгән. Менә шуңа күрә мин «Шәһри Казан» газетасында эшләгән елларымны рәхмәт хисләре белән искә алам.

Зәллә Вәлиева, элекке корректор:
- «Шәһри Казан» газетасында Чаллыдан күченеп килгәч тугыз ел эшләдем. Без эшкә бик җаваплы карадык. Иртән килгәндә хата җибәрмәгән булсам ярар иде, дип Ходайдан сорап килә идем. Хезмәттәшләр белән тату эшләдек. Ял итәргә кая да булса бару күркәм гадәткә әйләнгән иде. Шулай бервакыт коллектив белән Морквашига баргач, Равил абыегыз алтын балдагын да югалтып кайтты әле. Хәзер бергә эшләгән хезмәттәшләр белән очрашканда туганнарны күргәндәй күрешәбез.













Илгизәр Хәйруллин, журналист:
- Хәлләрем әйбәт, Аллага шөкер, бакчада эшләп йөрим. Гөмбә җыям. «Шәһри Казан» газетасында мин 2005-2014 елларда эшләдем. Тормышның һәр үткән чоры биография. «Шәһри Казан»да мин үземне газета журналисты буларак ачтым. Минем хәтердә иң истә калганы язучы Хисам Камалов белән әңгәмә эшләү булды. Заманында аның белән хастаханәдә бер палатада ятарга туры килде. 17 яшендә сугышка китеп Суслонгерда күргән газаплары, язучының язмышы турындагы материал иде ул. «Исән калганыма үкенәм» дигән ул язмадан соң укучылардан рәхмәт сүзләре дә ишеттем.










Сания Тумакаева, компьютерда җыючы:
- 1990-98 елларда «Шәһри Казан» да эшләгән елларымны сагынам. Без коллективта бик күңелле яшәдек. Туган көннәрдә, бәйрәмнәрдә хезмәттәшләрне үзебез пешереп алып килгән ризыклар белән сыйлый идек. Өмәләрдә катнашу, Яңа елда бүлмәләрне бизәү кебек эшләр гадәткә кергән иде. Газетага яздыру чоры башланса, районнарга да йөри идек. Бервакыт Әтнәдән кайтканда автобусыбыз ватылып иртәнге биштә генә кайтырга туры килде. Шул көнне эшкә соңарыбрак килгән өчен җаваплы сәркатиб ачуланып ташлаган иде. Яңа ел алдыннан газетаны иртәрәк тапшырырга тырыша идек без. Бер елны Әмир Камалов белән Гәрәй Рәхим газетаны тапшырырга дип лифтта төшеп киттеләр. Шунда алтынчы белән җиденче кат арасында лифт туктап калган иде. Аларны чыгарганчы шактый вакыт узды. Газета соңрак тапшырылды.







Әгъзам Фәйзрахманов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ике тапкыр «Бәллүр каләм» иясе:
- «Мәдәни җомга» газетасында эшләп йөрим. Мин «Шәһри Казан» газетасында 1990 елдан алып 2005 елга кадәр эшләдем. Өч ел матбугаттан аерылып торырга да туры килде. Безнең беренче мөхәррир Хәлим Гайнуллин бик энергияле, көчле кеше иде. Мин ул елларны иҗатымның үсеш чоры дип тә атар идем. Бервакыт Ренат Харис мине «Татарстан хәбәрләре» газетасына эшкә чакырды. Мин Хәлимгә китәргә теләвемне әйткәч, шунда ук икътисад бүлеге мөдире итеп куйды. Тагын унбиш көн узганнан соң Ренат кабат чакырып шалтыратты. Редактор шул көнне үзенең урынбасары итеп билгеләде. Баш мөхәррир урынбасары буларак, мин хата китмәсен дип тырыша идем.Бервакыт эштән кайтып барам, шунда бер фамилиянең ике урында язылып киткәненә шикләнеп куйдым. Аннары кабат типографиягә барып, шул ялгышны төзәтеп кайттым. Минем язмаларым чыкканнан соң язучы Мөхәммәт Мәһдиев йә кимчелекләремне, йә рәхмәт әйтеп шалтырата торган иде. Элек хакимият башлыклары да газетага бик игътибарлы булды. Газетада икътисад бүлегенә көн саен 50-60 хат килә иде. Аларның һәрберсен укып атна саен күзәтү ясыйбыз яисә аларга җавап язабыз. Ул чорда Шамил Рәкыйпов, Таһир Нурмөхәммәтов, Габдулла Шәрәфетдинов кебек кешеләр белән эшләү минем өчен бәхет булды. Бүген мин өлкәннәр арасында журналистикада эшләгән бердәнбер кешедер. Шушы көннәрдә 77 яшем тулды.

Наил Ганиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры, СССРның радио һәм
телевидение отличнигы:

- «Шәһри Казан» газетасы ул минем туган йортым кебек булды. Мин анда 1990-2008 елларда эшләдем. Бер бүлмәдә коллектив белән утырган чаклар да булды. Газетада эшләгән елларымны әле дә сагынып яшим. Бервакыт кәгазь булмау сәбәпле, ике айдан артык газетабыз чыкмый торды. Шунда кәгазь сорап Вахитов исемендәге химия комбинатының генераль директорына бардым. Ул безгә акча биргәннән соң, Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендәге Сода берләшмәсенә киттем. Аннан сода алып, Балтыйк буендагы бер шәһәрнең газета чыгара торган кәгазь комбинатына тапшырдым. Шуннан 48 тонна кәгазь алып кайтып башка газеталарга да өлеш чыгардык. Безнең коллективта биш язучы эшләде. Алар белән артистларны алып районнарга, предприятиеләргә очрашуларга бара идек. Шәһәр икътисады турында күп яздым мин. Республика предприятиеләреннән кайтып кергән булмады. Бүген дә төшләремдә язарга материал эзләп уянып китәм. Оныта алмыйм шул газетамны. Коллективыбызны сагынам.

Реклама

Гөләндәм Кашапова, элекке рәссам:
- Мин «Шәһри Казан» газетасында 2001-2012 елларда эшләдем. Язмаларым да дөнья күрде. Хәзер инде «Шәһри Казан»да эшләмәсәм дә, аннан аерылмыйм, әле дә халыкны газета белән таныштыруымны дәвам итәм, яратып укып барам.
Газетада эшләгән елларым минем өчен әкият кебек булды, чөнки мин туган телемдә матур итеп сөйләшүчеләр арасында үземнең иң яраткан эшемне башкардым. Андый урында эшләү әле бөтен кешегә дә тәтеми бит, ә миңа шундый бәхет елмайды. Мин хезмәттәшләремә, «Шәһри Казан»га бик рәхмәтлемен. Эшләгән елларда кызыклы, истә кала торган вакыйгалар бик күп булды. Шуның берсе - 8 март бәйрәмендә, газетаның баш мөхәррире Мансур Мортазин булган елларда, коллективтагы егетләрнең «Зәңгәр шәл» спектакленнән өзекне безгә яраклаштырып куюлары булды. «Шәһри Казан»ның 15, 20 еллыкларын билгеләп үткән вакытлар да истә.






Газетада корректор булып эшләгән Роза Мортазина авырып ята икән. Ул үзенең эшләгән елларын искә төшереп, коллективка рәхмәтен ирештерде. Кызганыч, «Шәһри Казан» газетасында социаль мәсьәләләр бүлегендә эшләп пенсиягә чыккан Галия ханым Сәләхова белән элемтәгә чыга алмадык. Очрашканда ул да газетада эшләве белән горурланып, бүген дә коллектив турында якты хатирәләр саклавы турында сөйли иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: