Шәһри Казан

Штраф акчасы үзебездә кала

Шәһәр хакимиятенең тышкы төзекләндерүгә кагылышлы хокукый актларын үтәмәүче юридик һәм физик затларга узган ел 86,2 миллион сум штраф салынган, шуның 78,8 миллион сумы инде түләттерелгән.

Реклама

Казан шәһәр Думасының карары нигезендә, башкалада 2010 елда административ-техник инспекция оештырылды. Яңа структураның максаты - тышкы төзеклекнең һәм чисталыкның тәэмин ителешенә күзәтчелек. «Узган ел 190 урында рөхсәтсез чүплек өемнәре барлыгы ачыкланган иде, 182 чүплек бетерелде. Авыш түбәләрдәге кар һәм боз әледән-әле чистартылырга тиешле. Андый йортлар Вахитов һәм Совет районнарында күп. Тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен бозганнары өчен, «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе, «Стройхимсервис» җәмгыяте, «Татэнерго», «Казэнерго» һәм «Водоканал» предприятиеләре, «Ак Барс торг» һәм «Тандем» сәүдә оешмалары административ штрафларга тартылдылар», - диде административ-техник инспекция идарәсенең җитәкчесе - шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Муллин «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.
Докладчы тротуарлардагы бозлавыкның шәһәр күләмендәге кискен мәсьәлә булуын искәртте. Тротуарлар боздан арындырылмаган өчен, подрядчы оешмаларга, идарәче компанияләргә бу кышта 318 беркетмә тутырылган. «Узган ел инспекциягә 8 мең 329 кеше мөрәҗәгать итте. Гражданнар алга таба да активлыкларын киметмәсеннәр», - диде Рамил Муллин.
Муниципаль хокук актларын бер ел эчендә икенче мәртәбә бозган очракта физик затларга - 5 мең, җитәкчеләргә - 50 мең, ә юридик затларга 1 миллион сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. «Россия Федерациясе Бюджет кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, 2013 елның 1 гыйнварыннан башлап, муниципаль хокук актларын үтәмәгән өчен салынган штрафлар акчасы төбәк бюджетына түгел, ә муниципаль берәмлек бюджетына керә», - диде Рамил Муллин. Әгәр без тротуарларның, түбәләрнең карлы-бозлы булуы турында, рөхсәтсез урыннарга чүпләр түгелүе хакында 222-03-03 телефоны аша административ-техник инспекциягә хәбәр бирәбез икән, димәк, үз шәһәребез бюджетын тулыландырабыз. Мэр Илсур Метшин да: «Штраф акчалары шәһәрне тышкы төзекләндерү эшләренә тотыла», - дип искәртте.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: