Шәһри Казан

Штраф түләү арзангарак төшә

Суд приставлары административ штрафларын вакытында түләмәгән кешеләргә карата, закон нигезендә, милеккә (шул исәптән автомобильгә) арест салу, чит илгә чыгуны чикләү, бурычны 2 мәртәбәгә арттыру, мәҗбүри хезмәтләргә тарту һәм 15 тәүлеккә кадәр кулга алу кебек чараларны куллана ала.

Реклама

Быел ЮХИДИ тарафыннан билгеләнгән штрафларның 142 миллион сумы приставлар ярдәмендә мәҗбүри түләттерелгән инде. Суд приставлары, автоинспекторлар белән берлектә, уртак рейдлар оештыра. Хәзер «Юл приставы» («Дорожный пристав») аппарат-программа комплексы актив файдаланыла. Әлеге комплекс транспорт чараларын идарә итүчеләр арасындагы бурычлыларны мизгел эчендә ачыклый. ЮХИДИгә 10 мең сумнан артык бурычы һәм түләнелмәгән уннан артык штрафы булган шоферлар яки автоһәвәскәрләр аерым күзәтчелектә тотыла. Чит илләргә чыгуларын вакытлыча чикләү буенча суд органнарына 140тан артык кешегә карата гариза кертелгән.
Балтач районында 500 сум штрафын түләмичә йөргән бер гражданга суд приставлары әле шушы көннәрдә башкарма эш ачкан. Ләкин гражданин А. таләпне үтәмәгән. Суд аңа 20 сәгать мәҗбүри хезмәт башкару билгеләгән. Бурычлы гражданин җәзаның монысыннан да читләшкән. Шуннан соң инде суд, 20 сәгать мәҗбүри хезмәт өстенә, 5 тәүлеккә кулга алу турында карар чыгарган. Җитди җәза кичергән ир-ат соңыннан 20 сәгать мәҗбүри хезмәтләрне дә үтәгән, штрафын да түләгән. Түләми йөрүгә караганда, штрафларны түләү арзангарак төшә, кыскасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: