Шәһри Казан

Шугалакны ошаттылар

Яңа ел алдыннан «Казан-Арена» стадионы янәшәсендә ачылган шугалак шәһәрлеләрнең яраткан урынына әверелеп өлгергән дә инде. Бәйрәм көннәре нәтиҗәләре буенча, анда барысы 25 мең кеше барган.

Декабрьнең соңгы көннәреннән башлап, шугалакка көненә уртача 2-3 мең кеше килә икән, дип яза «БИЗНЕС Online». Аның төп өстенлеге, бушка булуы белән беррәттән, кичке сәгать биштән кечкенәләр һәм шул исәптән олылар өчен дә аниматорлар оештырган төрле конкурс-эстафеталар. Мондый программаларны һәр ял көннәрендә үткәрергә планлаштыралар.
Шугалак беренче популярлык рекордын 7 гыйнвар көнне куйган. Ул көнне анда Раштуа шоу-программасы күрсәтелгән. Фигуралы шуу осталары мастер-класслар уздырган, профессиональ ди-джейлар боз дискотекасы тәкъдим иткән. Раштуа бәйрәме көнендә дә халык күп булган - шугалакны ун меңләп казанлы сынап караган. Киләсе шундый күңелле кичә 12 гыйнвар - иске Яңа ел көнендә булыр дип көтелә.
Шугалакның үзенә килгәндә, халык анда күбесенчә үз тимераяклары белән килә. Үзләре белән алып килмәүчеләргә исә борчылырга кирәкми - тимераякны прокатка сәгатенә ни бары 50 сумга гына алырга була.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: