Шәһри Казан

Шәйхи Маннур истәлеге

Миңа, язучы булмасам да, күренекле татар әдибе Шәйхи Маннур белән якыннан танышып яшәү, хәтта дуслашу да насыйп булды.

1972 елның җәендә без төн уртасында, ТУ-124 самолеты белән, Симферопольгә килеп төштек. Казан аэропортында кыска буйлы, чал чәчле кешене күп иптәшләре озата килде. Кайда күрдем соң мин бу кешене? Хәтерли генә алмыйм бит! Симферополь аэропортына төшкәч, бу абый: «Иптәшләр, кем Евпаториягә?» - дип сорады. «Мин дә шунда», - дип, аңа кушылдым. Евпаториягә икебез дә бер үк «Октябрь» исемле шифаханәгә киләбез икән. Менә безне өлкән табиб кабул итә. Юлдашымның артына басып, җилкәсе аша документларына күз төшерсәм, оялып киттем: акка кара белән, «СССР Язучылар Союзы берлеге әгъзасы Шәйхи Маннуров», дип язылган. Ул, табибтан чыгуга: «Әгәр дә без икәү бер палатада урнашсак, ризамы?» - дигәч, биш куллап риза булдым. Килеп керүгә, үземнең гафиллегем өчен аннан түбәнчелек белән гафу үтендем. Ул, көлемсерәп, кулын гына селтәде.
Шәйхи абыйның тыйнак, хәтта бераз оялчан да кеше икәненә аны якынрак белгән саен төшенә бардым. Әйе, күп сөйләргә яратмый, сүзләрен үлчәп, кирәклеләрен генә сайлап әйтә торган иде. Без капчыкта ятмый, диләр. Шагыйрьнең биредә икәнлеген хәтта күрше шифаханәдә ял итүчеләр дә бик тиз белделәр.
Шәйхи абый мине бер көнне шигырьләрем өстендә «тотты» һәм: «Син, дускай, әле шигырь дә язасыңмыни?» - дип сорады. Ялыбызны тәмамлап, дүрт кешелек купега икешәр билет алып, Мәскәүгә киттек. Адресларыбызны алышып, күптәнге танышлар кебек аерылыштык.
Җәмәгатем Ләлә өч еллап әҗәл сырхавы белән интекте. Шуңа күрә, Шәйхи Маннурның үзен кунакка чакыру мәсьәләсен алдагы көнгә калдырып торырга туры килде.
- Хатынымны, Шәйхи абый тәкъдиме белән, Мәскәүгә алып бардым. Тик, табиблар: «Тизрәк алып кайтыгыз, ике айлык гомере калган», - диделәр. Юл буе «Аккош» исемле шигырь яздым. Авыруны хастаханәгә салгач, Шәйхи абый янына йөгердем. Шигырь аңа бик ошады. «Дустым, бик әйбәт булган, тизрәк йөгер Ләләңә. «Менә сиңа, акыллым, дару китердем», - дип, укып бир үзенә. Миннән дә изге теләкләр тапшыр. Син чынлап та шагыйрь йөрәкле кеше икәнсең...» - дип ихлас киңәшен бирде ул. Бу шигыремнең тәэсире әйтеп бетергесез булды. Аның күзләрендә шатлык-өмет балкыды, хәле дә җиңеләйгән кебек булды. Мәскәү табибларының куркыныч «ике ай» дигән хөкем карарыннан соң, бәгырем якты дөньяда тагын ел ярым яшәде. Менә нинди көчкә ия икән чын шигырь!
Җирләү мәшәкатьләреннән соң Шәйхи абый миңа: «Әйдә, дустым, икәүләп тагын Евпаториягә киттек. Ике ел ялсыз алҗып беткәнсең, бераз диңгез һавасы сулап кайтырбыз», - диде. Юллама мәсьәләсен хәл итеп йөргәндә, үземне дә, инфаркт, дип, хәләлем яткан 15 нче хастаханәгә салып куйдылар. Анда бер айдан артык хыялланып, йокысыз төннәремдә «Ләлә» исемле поэма язып өлгердем.
Чыккач, тагын Шәйхи абый янына чаптым. Ул, шигыремне укыгач, бераз гына арлы-бирле йөрде дә: «Кара әле, дустым, син үзеңнең Аккошыңа шундый тирән кергәнсең ки, ай-һай, аннан чыга алырсыңмы икән? Синең бит ике балаңны да үстерәсең бар. Җитәр, хыялланма тагын!» - диде. Шагыйрьнең күрәзәлеге хак булды: биш ел өйләнмәдем. Мин инде күренекле эштә - «Элекон» заводы директорының урынбасары. Бик озакка сузган ниятемне үтәү йөзеннән, гөрләтеп шау-шулы мәҗлес уздырырга булдым. Беразга гына булса да кайгым да таралыр, дип уйладым. Өстәл әзерләүне дусларымның җәмәгатьләренә тапшырдым. Янәсе, шагыйрьнекеннән ким булмасын. Өйдә пианино да бар. Әле «хромка»да да шыгырдатам. Репертуар әзерләдек. Шунда шагыйрьнең «Күктә якты-якты йолдызлар күп» җырын да өйрәнеп алдык.
Мәҗлескә журналист Рәшит ага Рафиковны, завод инженерлары белән күренекле фронтовик-хирург Зәки Алимовны да чакырдым. Ул әле медицина фәннәре докторы да.
Шәйхи абый киткәндә рәхмәт әйтеп, кунакларымны да мактап алгач, әйтеп куйды: «Дустым, барысы өчен дә рәхмәт. Ләкин мин бит шау-шулы, күп кешеле мәҗлесләрне яратмыйм. Әгәр тагы мине чакырырга булсаң, бер үземне генә чакыр инде. Мин дә үзеңне генә чакырган идем». Юлда, борылып: «Кара әле, шигырьләреңне машинада бастырып, миңа күрсәтерсең», - дип өстәде.
Шигырьләремне карап чыккач, «Бүген дә исемдә» дигән шигыремнең астына имзасын куеп, «Социалистик Татарстан»га - Шамил Маннапов исемле егеткә барырга кушты. Менә 1980 елның 11 май көнендә Шәйхи абый иртән үк шалтыратты: шигырь басылган икән...
«Күңел бакчасы» исемле шигырендә «Тулбай» сүзе килеп чыкмасынмы! Мин, төптән уйламый гына: «Әллә ничек, васыятькә охшатып язгансыз», - дидем. «Синдә хаклык бар, дустым», - диде ул. Шигырем басылып чыгып, шагыйрьлегем белән тәбрик итүенә бер ай үтүгә, орденлы шагыйрь, туганым кебек якын киңәшчем, дустым, мәшһүр Шәйхи Маннур дөнья куйды.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: