Шәһри Казан

Син җитмисең, Хәлил абый!

Быелгы уку елында гимназиябез ничектер боегып, бушап калгандай булды. Күңелләребезне Хәлил абыебыз Мәхмүтовның юклыгы моңсуландыра шул. Сагынабыз, Хәлил абый сине, бик сагынабыз. Көн дәвамында ачык чырай белән килеп керерсең дә, кемнең кем булуына карамастан, барыбызның да хәлен белеп, ике кулың белән дә күрешеп, кәефләребезне күтәрерсең кебек тоела. Ә үзең беркайчан...

Реклама

Быелгы уку елында гимназиябез ничектер боегып, бушап калгандай булды. Күңелләребезне Хәлил абыебыз Мәхмүтовның юклыгы моңсуландыра шул. Сагынабыз, Хәлил абый сине, бик сагынабыз. Көн дәвамында ачык чырай белән килеп керерсең дә, кемнең кем булуына карамастан, барыбызның да хәлен белеп, ике кулың белән дә күрешеп, кәефләребезне күтәрерсең кебек тоела. Ә үзең беркайчан да зарланмый идең.
- Хәлил абый, үзеңнең хәлләрең ничек? - дип соравыбызга:
- Алда - гөл, артта -чәчәк, - дип җавап бирә идең.
Аннан синең тирәңә театрга гашыйк укучылар җыйнала, син һәрберсенең укуы турында сорашасың, аларга аталарча киңәшләреңне бирәсең, укытучыларны хөрмәт итәргә кирәклегенә басым ясыйсың һәм җайлап кына репетицияләр башлана. Башта алар узган дәресләрдә син өйрәткәннәрне сәхнәдә кабатлыйлар. Бер сүз дә эндәшми генә карап торасың да аннан кай җирләре килешеп бетмәгәнен әйтәсең. Шуннан китәсең кызып: башта куртка салына, аннан пиджәк... Репетиция кызганнан-кыза бара, күлмәкләр манма суга бата. Балалар да «ардык» димиләр, һәрбер хәрәкәтеңне, һәр әйткән сүзеңне җиренә җиткереп үтәргә тырышалар, бик дәртләнеп уйныйлар, хәтта шул дәрәҗәгә җитә ки: алар бер-берсенә нәкъ Сезнеңчә кисәтүләр ясый башлыйлар. Хәлил абыебыз канәгать: мыек астыннан гына елмаеп куя. Шушы чор эчендә кайсы гына классикларның әсәрләре куелмагандыр да, кайсы гына язучыларның юбилейлары үткәрелмәгәндер, Сезнең ярдәм белән нинди генә чаралар уздырылмагандыр! Галиәсгар Камалның «Банкрот» һәм «Беренче театр»ы, Кәрим Тинчуринның «Американ» һәм «Сүнгән йолдызлар»ы, Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»е... аларны санасаң, бихисап...
Гимназиядә уздырылган бер генә чара да Хәлил абыйсыз үтмәде. Чара уздырылган көнне Хәлил абый, бөтен эшен ташлап, гимназиягә килә һәм үз «артист»ларының ничек уйнауларын арттан бик җентекләп күзәтә. Аларның чыгышыннан соң балаларны җыеп, укучыларның сәхнәдә ничек уйнауларына анализ ясый, мактау сүзләре әйтә. Әлбәттә, бу вакытта балаларның күзләрендә очкыннар кабына, ә аннан ипләп кенә аларның җитешсез якларын күрсәтә, репетицияләр вакытында әлеге төгәлсезлекләр кабат-кабат эшкәртелә.
Укучылар белән генә түгел, хәтта укытучылар белән дә спектакль куйганыбыз хәтердән чыкмый. Туфан Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш» әсәрен сезнең җитәкчелектә ничек шәп итеп әзерләгән идек. Укучылар һәм укытучылар белән әледән-әле уздырылган конкурсларның берсе дә Хәлил абыйның катнашыннан башка үтмәде һәм аларның барысының да нәтиҗәсе уңышлы булды.
Хәлил Зәки улы искиткеч кешелекле, ярдәмчел иде. Бервакыт (җәй айлары) мәктәп психологының (ул Актаныш районыннан) үз туган ягына кайтканда Алабуга шәһәре янында юл һәлакәтенә очравын мәктәп директоры Ирек Әһли улына хәбәр итәләр. Директор бу кыз бала янына ничек барып хәлен белергә икән дип аптырап торганда, мәктәпкә Хәлил абый килеп керә һәм: «Машинамны рәтлим дә берәрсе белән Алабуга хастаханәсенә барып кайтырбыз», - ди. Шул көнне үк ул китапханәче Фирдәвес Фәрит кызы һәм рәсем укытучысы Зөлфия Габделхәй кызы белән бәлагә юлыккан кыз баланың хәлен белешеп тә кайта. Әйе, Хәлил абый зур хәрефтән Кеше иде шул!
Хәлил абый Мәхмүтов талантлы артист кына түгел, ул әле чын мәгънәсендә педагог та, режиссер да булды. Ул безнең гимназиядә (элекке 73 нче мәктәп) 1994 елдан бирле эшләде. Хәлил абый балаларыбызга матур сөйләм дәресләре бирде һәм, театр түгәрәге алып барып, бик күп балаларны сәнгать юлына этәрде.
Синең игелекле хезмәтең беркайчан да күңелләрдән чыкмас, Хәлил абый. Син биргән акыллы киңәшләр һәрчак йөрәкләребездә сакланып, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә ярдәм итеп торырлар.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: