Шәһри Казан

«Сәләт» – һәркемнең үз йорты!

Интернетта теләсә нинди эзләү системасында «Сәләт» дип җыйсаң, бихисап мәгълүмат, эреле-ваклы меңләгән хәбәр, йөзләгән фотосурәтләрне һәм видеоязмаларны чыгара да бирә. Хәер, «пәрәвез»дән сорамасаң да, «Сәләт» турында ишетмәүче-белмәүчеләр бик сирәк. Дөрес, әлеге агымга кушылучылар, аны хуплаучылар да, мәгънәсен күрмәүчеләр дә бар. Фикер төрлелеген берничек тә тышаулап куеп булмый бит.

Реклама

Ә «Сәләт» яши бирә. Алай гына да түгел, көчле, дәртле ташкын булып ага, тауларны күчерә, юллар сала. Тиздән үзенең икенче дистәсен ваклый башлаячак ул. Бала турында аның әти-әнисеннән дә күбрәк белүче юктыр. Без дә 19 яшьлек «Сәләт»нең «атасы» - академик Җәүдәт Шәүкәт улы Сөләйманов белән очрашып сөйләштек.
Быел көз көне «Сәләт» дөньясында зур яңалык булды - оешма яңа бинага күчте. Хәзер шәһәрнең нәкъ үзәгендә, инде тәмам үзләренекенә әйләнеп беткән йортта мәш килә «сәләт»леләр. Җәүдәт әфәнде белән әңгәмәбезне дә шуннан башладык.
- Яңа бинага күчү, һичшиксез, зур үсеш булды. Моның өчен Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәтлебез. Ул бу хакта 2012 елда үткән Халыкара «Сәләт» яшьләр форумында әйткән иде. Сүзендә торды - шушы бинаны безнең карамакка тапшырды. Хәзер без бу йортны чын-чынлап кайнап торган татар телле яшьләр үзәгенә әйләндерү белән мәшгуль. Әле менә яңа программа да әзерли башладык. Бүгенгә иллеләп проектыбыз гамәлгә ашырыла. Биредә һәркөнне диярлек төрле чаралар үтә.
Йорт аерым бер утрау булып кына яшәми, андагы энергия тышка да ташып чыга. Тик нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, «Сәләт»нең эчтәлеге шул ук кала - акыллы, талантлы балаларны бергә туплау.
- «Сәләт» белән бәйләнеше булганнардан: «Эх, теге бинаның атмосферасы җылырак иде», - дигән фикерләр ишетергә туры килә. Элеккеге йорт, кечкенә булса да, шаулап тора иде, монысында күбрәк рәсмилек хөкем сөрә кебек...
- Әле бу бинага күчтек кенә бит. Яңа йорт төзеп кергән вакытта ничектер күңелсезрәк була, кечкенә мунча кадәрле генә булса да, элеккеге йорт сагындыра, аның атмосферасы да җылырак булган шикелле тоела. Монда килгән кешеләр дә элеккеге бинаны, үзләре үскән йортны юксына. Бу хәл 1994 елдан бирле кабатлана инде. Беренче алан шундый җылы, анда мөнәсәбәтләр дә башкача кебек иде. Шуның кебек, теге бинада үзләренең иң матур вакытларын үткәргән кешеләр һәрвакыт шул йортны сагыначак, бу - табигый хәл. Әйе, бу йорт әле рәсмирәк. Мин «Сәләт»тә булганнарны да, булмаганнарны да бирегә чакырам. Беренчеләрнең бу үз йортлары, үз мохитләре. Башкалар да килсен, бәлки, бу сезнең дә йортыгыздыр, бәлки, сез дә шул дулкындадыр. Килегез, бергәләп ямь кертик, йортны җанландырыйк, чын татар телле яшьләр мохите итик!
- Бер аланнан башланып киткән «Сәләт» 19 ел эчендә шактый үсте. Белүемчә, быел тагын яңа аланнар өстәләчәк...
- «Сәләт» - тере организм. Ул бер урында гына тормый: яңа аланнар туа, кайберләре туктап тора йә бөтенләй ябыла. Шул ук вакытта «Сәләт» бакча кебек. Кемдер үзенең агачын алып килеп, бу бик тәмле җимеш бирә, дип кенә безнең бакчага утырта алмый. Менә бу җимешле агач, бу кирәк, дип, безнең белән киңәшләшүченең тәкъдиме кабул ителергә мөмкин.
Узган ел 15 алан иде, быел - 17. Беренче смена 10 июньдә башлана. «Тел» аланында, исеменнән аңлашылганча, телләр өйрәнүгә басым ясала. Төрле елларда 10-12 тел буенча дәресләр бирелә. Икенче смена - «Шәхес». Ул быел «ШТК мәктәбе» сменасы буларак узачак. Бу аланга килүче балалар Универсиадада җанатар булып катнашу мөмкинлегенә ия булачак. Өченче смена булып узачак алан - «Санак». Исеменә күрә җисеме - ул компьютер технологияләре юнәлешендә эшли.
Бөтен аланнарга да диярлек 5-11 нче сыйныф балаларын җыябыз. «Раушан» белән «Рухият» кенә искәрмә. Аларга гадәттә 8-9 нчы сыйныфтан кабул итәбез. Башка елларда икенче смена буларак үтүче «Раушан» аланын быел августка, дүртенче сменага күчердек. Аланның төп шарты - монда фәкать татарча белүче һәм төрле олимпиада-конкурсларда үзләрен күрсәткән балалар туплана. Тора-бара «Раушан»ны олимпиадачылар әзерли торган алан дәрәҗәсенә җиткерергә уйлыйбыз.
«Сәләт»леләр телендә Биләр фестивале буларак йөргән II Халыкара «Сәләт» яшьләр форумы да августта узачак. «Рухият» аланы да дүртенче сменага күчерелде. Башка елларда әлеге алан Әлмәттә оеша торган булса, быел Әтнәдә узачак. Бу театраль юнәлештәге смена инде берничә ел Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев мәктәбе буларак үтә. Укытучы һәм әйдаманнарның да бер өлеше - аның студентлары.
Шул ук август аенда «Саба», «Биектау, «Болгар», «Биләр», «Бөгелмә, «Азнакай» һәм «Изге Чишмә» аланнары да узачак.
Быел, Татарстан чикләреннән читкәрәк чыгып, дүртенче смена вакытында тагын ике алан - «Сәләт-Кандыркүл» һәм «Сәләт-Батыр» оештырылачак. «Сәләт-Кандыркүл» Башкортстанда ачыла. Аны без быел турыдан-туры чатырлы алан итеп Биләрдә җыябыз. Оренбург белән Башкортстаннан - 80, Татарстаннан егермеләп баланы туплаячакбыз. «Сәләт-Батыр» аланы Чуашстанның Батыр районында үтәчәк. Анда 60 бала катнашыр дип көтелә. Чиктәш Буа районыннан да укучылар килүен көтәбез.
Беренче смена вакытында шулай ук «Сәләт-Биектау» аланы да булачак. Андагы балалар Иске Казан фестивалендә катнашачак. Июньдә «Сәләт-Чаллы» аланы да үтә. Чит илләргә сәфәрләр оештыручы аланыбыз - «Ефәк канат» гыйнвар аенда Австралиядә узды.
Быел Зәй һәм Анапада сменалар булмаячак. Бераз үзгәреш кертеп булса да, киләчәктә дә диңгезгә баруны дәвам итәргә уйлыйбыз.
- Июльдә Универсиада узу сәбәпле, кайбер аланнарны, фестивальне август аена күчерергә туры килгән. Ә гомумән алганда, Уеннарның сезгә файдасы күбрәк булдымы, әллә зыянымы?
- Универсиаданың файдасы барыбыз өчен дә, һичшиксез, күбрәк. «Сәләт» өчен дә ул яхшы фал булыр, дип уйлыйм. «Сәләт» Уеннарга үзенә бер аерым урын алып керми, әмма «Сәләт» балалары төрле җирдә актив - оештыруда да, спортта да, башкасында да. Без Универсиадада җанатарлар буларак катнашырга да әзербез.
Универсиада - республика өчен зур үсеш. Бөтен дөньяга Казан, татарлар дигән сүз яңгыраячак. Дөрес, татар теле кайнап тормас. Ике атнага килгән кешеләрне дә татарча сөйләштерик дип лаф ору, минемчә, бик үк дөрес түгел. Менә үзебезнең мәдәниятне күрсәтергә, кызыксынучыларга телне тәкъдим итәргә кирәк.
- «Сәләт» йортында көн саен ниндидер чара уздырылып тора, дисез. Ә һәр көнне шәһәргә килеп йөри алмаган авыл балалары белән нәрсә эшләргә? Җәйге аланнарда бирелгән белем генә аз бит аларга.
- Безгә, нигездә, балаларның 60 проценты авылдан килә. Дөрес, җәйге аланнар гына аз, алар без үткәргән чараларда да катнашырга тиеш. Яңа программада «Сәләт» системасының төрле районнардагы үзәкләрен булдыру мәсьәләсенә дә урын биреләчәк. Бу эш быел Кайбыч районыннан башланып китә. Бәлки, тора-бара һәр районда шундый нокта булдыру, үзебезнең һәр проектны анда тормышка ашыру мөмкинлеге туар. Ул үзәкләр өч юнәлештә эшләячәк. Беренчедән, клуб буларак, ягъни «Сәләт»тәге проектларның бер өлеше шул район үзәгендә гамәлгә ашырылачак. Икенчедән, районнарда төрле сменалар, аланнар үткәрү каралган. Өченчесе - балаларны тормыш алып барырга, төрле проектлар тудырып, шуларны гамәлгә ашырырга өйрәтә торган юнәлеш. Казандагы «Сәләт» йортында районнардагы үзәкләрнең вәкиллекләре булдырылачак.
- Чит төбәкләрдәге балалар да «Сәләт» «шулпа»сыннан авыз итә аламы?
- Әлбәттә! Без Татарстан белән генә чикләнмибез. Җәйге аланнарга һәр елны ун-унике төбәктән балалар җыела. Самара, Башкортстан, Мордовия, Удмуртия, Мари Илен әйтмим дә инде, хәтта Себер якларыннан, Төмәннән дә киләләр. Бездә Чехия, Германия һәм Австралиядән дә булганнары бар. Башка чит илләрдән дә студентлар килә. «Сәләт»нең ишекләре дөньяның һәр почмагы өчен ачык. Килегез, бәлки, безнең дулкында сез дә үзегезне табарсыз!
PS. «Сәләт» аланнарына язылу дәвам итә! Тулырак мәгълүматны (843)292-22-53 телефоны аша белергә мөмкин. Агымга кушылырга теләүчеләр өчен «Сәләт»нең адресы: Казан, Островский урамы, 23.

19 яшькә - 19 уңыш
1. 1994 елда 65 бала катнашкан бер аланнан башланган «Сәләт» быел 17 алан үткәрә;
2. «Сәләт» бер укыту-сәламәтләндерү аланыннан ел дәвамында хәрәкәт итүче системага әйләнде;
3. «Сәләт» - татар телен яшәтү, үстерү мохите;
4. Бүген «Сәләт»тә үсеп чыккан 50дән артык фән галиме бар;
5. Монда гомерлек дуслар, аркадашлар табыла;
6. «Сәләт»тә катнашучылар арасында дистәләгән гаилә төзелде. Бүген инде аларның балалары «Сәләт»кә әзерләнә;
7. «Сәләт» лидерлар тудыра. Алар Татарстанда да, Россиядә дә җиңүләр яулыйлар;
8. «Сәләт»тә чыныгу алган дистәләгән шәхес бүген Татарстанда зур урыннар били;
9. Монда үсеп чыгып, үзләрен халыкка танытучы драматурглар, прозаик һәм шагыйрьләр, артистлар һәм җырчылар саны елдан-ел арта бара;
10. Мәктәп балаларын, студентларны төрле юнәлештә үстерү буенча ел дәвамында башкарылып килүче 50 проект бар;
11. «Сәләт» балаларны Биләргә бәйләде. Борынгы башкалабызның рухын татар яшьләренә күчерү максатында, 1997 елдан Биләрдә меңләп бала чыгыш ясаган фестиваль үткәрелеп килә;
12. 2012 елда Биләрдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Халыкара уку-укыту «Сәләт» яшьләр форумы уздырылды. Биредә 45 ислам иленнән яшьләр, Татарстанның төрле төбәкләреннән 3500 сәләтле бала катнашты;
13. «Ефәк канат» проекты кысаларында, «сәләт»леләр, Татарстанда гына түгел, Болгария, Чехия һәм Австралиядә дә уңышлы уку-укыту сменалары уздырды;
14. «Сәләт», РФ яшьләре вәкиле хокукы белән, Ислам берлеге оешмасының Яшьләр форумы әгъзасы булып тора;
15. «Сәләт» - Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты;
16. «Сәләт» ШТК командасы - ТР КВН лигасы чемпионы, студентлар лигасы, Республиканың татар КВН лигасында Гран-при иясе, Урта Идел буе КВН лигасы чемпионы;
17. Татар яшьләре белән эшләүдәге уңышларын югары бәяләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, «Сәләт»кә аерым бина бирелде;
18. Иске Казан җирлегендә, Биектау муниципаль район хакимияте белән берлектә, «Сәләт» һәр елны 300-400 бала катнашында фестиваль уздыра. Шул чарадан хозурланып, «Таттелеком» ААҖ җитәкчелеге Иске Казан кальгасы төзетте;
19. ТР Президенты кушуы буенча, дистә еллар буе хыялда йөргән Биләр яшьләр академия шәһәрчеге проекты гамәлгә ашырыла башлады. Хәзерге вакытта Алексеевск районының Борынгы Биләр җирендә, Изге Чишмә янында, Хуҗалар тавы итәгендә төзелеш башланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: