Шәһри Казан

Сочи-2014. Кемнәр каршы, кемнәр юк

Сочида узачак Олимпия уеннарына ике айдан азрак вакыт калды. Олимпия уты кешелек тарихында беренче тапкыр космоска менде, хәтта Байкал төбенә хәтле чумды. Сүз дә юк, бәйрәм итә беләләр инде бездә. Тәнкыйтьчеләр әле тегеннән, әле моннан чаккалап, тырнак астыннан кер эзләп маташса да, әлеге халыкара чараның зур әһәмияткә ия икәнлеген онытырга...

Сочида узачак Олимпия уеннарына ике айдан азрак вакыт калды. Олимпия уты кешелек тарихында беренче тапкыр космоска менде, хәтта Байкал төбенә хәтле чумды. Сүз дә юк, бәйрәм итә беләләр инде бездә. Тәнкыйтьчеләр әле тегеннән, әле моннан чаккалап, тырнак астыннан кер эзләп маташса да, әлеге халыкара чараның зур әһәмияткә ия икәнлеген онытырга кирәкми. Яңа Россия тарихында бу әле беренче тапкыр гына уздырыла. 1980 елда Мәскәүдә булды булуын, әмма ул чакта без СССР дигән дәүләттә яши идек. Хәер, ул чакта да аңа каршы килүчеләр булды, кайбер илләр, бойкот белдереп, анда катнашудан баш тарткан иде. Салкын сугыш чорында мондый каршылыкның килеп чыгуын аңларга мөмкин, әмма хәзер бөтенләй башка замана - бернинди сугыш та юк, әмма барыбер кемнеңдер Олимпия уеннарының бездә узуына эче поша.

Спорт белән сәясәт бергә
Мондый каршылыкның сәбәбе бик гади - узган гасыр ахыры белән чагыштырганда, бүген тотрыклы, көчле дәүләткә әйләнә барган, дөнья әйдәманнары арасында ихтирамы арткан Россияне ничек булса да кимсетү. Ә аларга аның өчен бөтен алым да кулай. Дөрес, ачыктан-ачык бүген берәү дә каршы чыга алмый, ә менә мәгълүмати сугышның туктап торганы да юк. Шул ук вакытта спортны да сәясәт белән бергә үреп, аны да әлеге каршылыкта кулланалар.
Германия Президенты Йоахим Гаук Сочида узачак Олимпия уеннарына килмәячәген белдерде. Ул моны Россиядә кеше хокуклары бозылу белән аңлата. Гаукның Россиягә каршы шундый белдерүләр белән беренче тапкыр гына чыгуы түгел инде. Моңарчы ул бәйсез мәгълүмат чараларының хокуклары кысылуны тәнкыйтьләгән иде. Әмма Президент үзе килмәсә дә, Сочидагы уеннарында катнашкан Германия спортчыларын тантаналы рәвештә каршы алачагын белдерде.
Йоахим Гаук килми дип кенә Олимпиаданы туктатмаслар туктатуын, ФРГ канцлеры А.Меркель үзе үк бойкотларга каршы чыкты. Гаукка хәтле АКШ сенаторы Линдси Грэм, Э.Сноуден белән булган хәлләрдән соң, Сочи Олимпиадасына бойкот белдерергә чакырган иде. Әмма АКШ Президенты Б.Обама, аның сәяси көндәше, шулай ук Кремльне һәм Россия Президентын тәнкыйтьләгән Д.Маккейн да аны хупламады. Аның әйтүенчә, 1980 елда Мәскәү Олимпиадасына бойкот белдерү бернинди уңышка китермәде. Америка Конгрессы вәкилләре палатасының спикеры Д.Бейнер Л.Грэмны тәнкыйтьләп чыкты: «Бер сатлыкҗан Сноуден өчен әлеге уеннарга ничә еллар буе әзерләнгән спортчылар җавап бирергә тиеш түгел».

Реклама

Буталган ориентациялеләр болганышы
Башкалар Сочи Олимпиадасына бойкотны, юкны бар итеп, теге яки бу сәбәпләр өчен генә белдерергә җыенса, Британия актеры һәм язучы С.Фрай төгәл сәбәбен дә атый. Бөекбритания премьер-министры Д.Кэмеронга, Халыкара Олимпия комитеты башлыгы Ж.Роггега юллаган хатында ул бүгенге Россияне узган гасырның утызынчы елларындагы нацистлар Германиясе белән чагыштыра. Мәгълүм булганча, 1936 елда Германиядә Олимпия уеннары уза, С.Фрай, әлеге уеннар бәрабәренә, А.Гитлер үзенең абруен арттыра, дип саный. «Аның яһүдләргә каршы кылган җинаятьләре Олимпия уеннарын уздырырга комачау итмәде, Россиядә гейларга һәм лесбиянкаларга каршы шундый ук җинаять кылына», - ди Фрай. Бездә бер җенестәгеләрнең бер-берсен яратышуын пропагандалауны тыюны җинаять дип атап, британ язучысы ныграк шау-шу кузгатмакчы, ахры. Моның белән генә чикләнмичә, ул шулай ук мондый адымны хәтта фашизмга тиңли. «Халыкара Олимпия комитеты үз вакытында фашистлар Германиясенә ышаныч белдереп, моның ни белән тәмамланганын беләбез», - ди Фрай. Мондый сүзләрне уңлы-суллы бәргәләп йөрүнең үзе үк җинаять икәнен аңлыймы икән бу бәндә?!
Британ язучысы һәм актер С.Фрай ни сәбәпле гейлар һәм лесбиянкаларны яклый икән, дисәк, баксаң, ул үзе гей икән. Бөекбритания хөкүмәте Сочи Олимпиадасына бойкот белдермәде, шулай ук Фрайның тәкъдимен дә хупламады, шулай булгач, без уеннарда британ спортчыларын күрә алачакбыз. Төгәл әйтә алмыйм, моңарчы актер һәм язучы С.Фрайның исеме дөньяга мәгълүм идеме икән, хәзер исә аның буталган ориентацияле икәнен бөтен халык белә. Андыйларның Сочига килмәве хәерле, нигә безнең Кара диңгез суында аяк чайкап йөрергә?! Алардан башка да аздыр инде...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: