Шәһри Казан

Соңгы «могикан»

Әле күптән түгел генә Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендә тарихка кереп калырлык вакыйга булды. Заводның «могиканы», быел 21 декабрьдә үзенең 80 яшен тутыручы иң карт эшчесе, дөресрәге, инженер-конструктор Мидхәт Әделҗан улы Халитов лаеклы ялга китте.

Әлбәттә, бу уңайдан коллективта алай зур тантаналар үткәрелмәде анысы. Газета битләрендә, телеэкраннарда да ветеранны телгә алучы күренмәде шикелле. Нишләтәсең, заманнар башка шул. Хәзер безнең көн герое хезмәт кешесе түгел, ә шоу-бизнес вәкилләре - Галкин, Зверев, Моисеев, Киркоров һ.б. Матбугат көн-төн аларга мәдхия укый. Әйтерсең безнең илнең, җәмгыятьнең киләчәген, гомеренең 55 (!) елын фидакарь хезмәткә, самолетлар төзүгә багышлаган Мидхәт Халитов кебек кешеләр түгел, ә нәкъ менә алар хәл итә.
Берләшмәнең үзендә ветеранны ялга озатуның артык шау-шусыз гына үтүен аңларга була. Биредә күптән түгел генераль директор кәнәфиенә яңа җитәкче Александр Бобрышев утырды. Һәм билгеле инде, бүген аның башында кайсыдыр ки хезмәткәрне ялга озату түгел, ә ничек итеп заводны икътисади кризис чоңгылына тәгәрәүдән саклап калу кайгысы.
Ә бит төптән уйлап карасаң, чынлыкта предприятиедә килеп туган иң мөһим проблемаларның берсе нәкъ менә кадрлар җитешмәү. Мидхәт аганың да, инде күптән пенсия яшендә булуына карамастан, заводта эшләвен дәвам итүе дә иң беренче чиратта әнә шуңа бәйле. Цехларга яшьләр килми. Килгәннәре дә анда озак тоткарланмый, тизрәк китү ягын карый.
Дөрес, заводта кадрлар мәсьәләсен үзләренчә хәл итәргә тырышалар. Мәсәлән, әле узган айда гына, төгәлрәге, 24 октябрьдә берләшмәнең укыту-җитештерү базасында «КАЙ-Лазер» дигән инжиниринглы технология үзәге ачылды. Һәм ул заводның кадрлар проблемасын да күпмедер дәрәҗәдә җиңеләйтер дигән өмет бар.
Исеменнән күренгәнчә, аның төп оештыручысы - Казан авиация институты (КНИТУ-КАИ). «Лазер» үзәген ачу тантанасында Россия Хөкүмәте вице-премьеры, Хәрби сәнәгать комиссиясе рәисе Дмитрий Рогозинның катнашуы үзе генә дә аның нинди әһәмияткә ия булуы турында сөйли, минемчә. «КАИ-Лазер» үзәге үз алдына берничә максат куя. Алардан иң мөһиме - Татарстанның машина төзелеше тармагын технологик яктан үзгәртеп кору, ягъни аны лазер технологияләре белән тәэмин итү. Алга таба исә бу тәҗрибәне Россиянең бүтән машина төзү предприятиеләренә дә тарату күздә тотыла.
Максатның икенчесе - илнең кече һәм урта бизнесына инжиниринг ярдәме күрсәтү, югары технологияләргә корылган яңа кече һәм урта бизнес предприятиеләрен булдыруда инкубатор ролен үтәү. Бу эш «бер станок - бер кече предприятие» принцибында башкарылачак.
Әлегә үзәктә лазер технологиясе белән эшли торган 6 станок куелган. Алар башлыча металл эретеп ябыштыру операцияләрен башкаралар. Тиздән тагын ике лазер станогы урнаштырылачак. Болары исә лазер ярдәмендә металл кисү һәм детальләрне термик эшкәртү өчен. Мәсәлән, әгәр дә заводның җыю цехына 5-7 шундый роботлаштырылган комплекс куйган очракта, алар биредә моңарчы эшләп килгән кырыкка якын авыр прессларны алыштырачак. Киләчәктә машина төзелешендә металл кисү, эретеп ябыштыру, термик эшкәртү, детальләрне тамгалау кебек төп операцияләрне гомумән шундый комплексларга тапшыру күздә тотыла. Бу аеруча самолет, вертолет, судно һәм автомобиль төзелеше өчен мөһим. Роботлаштырылган лазер комплекслары әлеге тармакларда бүген бигрәк тә авыр проблемага әйләнгән кадрлар кытлыгын хәл итүдә дә зур роль уйнарга тиешләр.
Сүз башы бит шүрәле дигәндәй, без темадан бераз читкәрәк киттек бугай. 55 ел буе Казан авиация җитештерү берләшмәсендә эшләгән Мидхәт Халитовның үзенә килгәндә, ул тумышы белән элекке Буденный, хәзерге Чүпрәле районының Космовск бистәсеннән. Аның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Ачлыкның да, ялангачлыкның да ни икәнен кечкенәдән үз җилкәсендә татый ул. Туган авылыннан 5 км ераклыкта урнашкан Иске Шәйморза урта мәктәбенә йөреп белем ала. 1952 елда аны уңышлы тәмамлап, Казан авиация институтына самолетлар төзү факультетына укырга керә. Дөресен әйтергә кирәк, ул чорда гап-гади авыл малаеның югары уку йортына, бигрәк тә КАИ кебек институтка укырга эләгүе могҗизага тиң санала.
1958 елда кулына диплом алып яшь инженер Мидхәт Халитов Казан авиация җитештерү берләшмәсенә эшкә килә. Биредә әле «табадан» гына төшкән белгечне серияле конструкцияләр бүлегенә җибәрәләр. Һәм ул монда 55 ел буе самолет фюзеляжлары конструкцияләре белән эш итә. 1958 елда, ТУ-22 самолетының сызымнарын алып, аларны эшкәртеп, җитештерүгә чыгара. Соңрак аның кулы аша ТУ-22 М2, ТУ-22 М3, ТУ-160, ТУ-214 самолетларының сызымнары уза.
Мидхәт аганың үзенә бигрәк тә ТУ-160 самолеты якын. Ул аны Совет авиаторларының бөек казанышы дип саный. Җир шарының теләсә кайсы ноктасына ракеталар илтә алучы бу һава корабына дөньяда әле дә булса тиңнәр юк.
Безнең белешмә: ТУ-160 самолетын төзү буенча эш 1968 елда А.Н.Туполев исемендәге конструкторлык бюросында башлана. Аның беренче төгәл макеты 1977 елда эшләнеп бетә һәм Мәскәүдәге «Опыт» машиналар төзү заводына тәҗрибә үрнәген ясау өчен җибәрелә. Беренче өч тәҗрибә самолетларының фюзеляжлары нәкъ менә Казанда инженер-конструктор Мидхәт Халитов катнашында эшләнә дә инде.
Ниһаять, 1986 елның 15 августында Казан авиация җитештерү берләшмәсенең җыю цехыннан барлык сынауларны да уңышлы үткән тәүге самолет илнең хәрби һава көчләренә озатыла.
Соңрак Горбунов исемендәге завод цехларыннан 34 ТУ-160 самолеты җыеп чыгарыла. Аларның 19ы исә Украинаның Прилуки авиабазасына урнаштырыла. Ләкин, хәерчегә җил каршы дигәндәй, СССР таркалып, көннәрдән бер көнне алар барысы да чит ил милкенә әйләнә. Россия аларны кире кайтарырга күпме генә тырышмасын, ахыр чиктә 1999 елда нибары 8 самолетны гына йолып алуга ирешә. Киев калган самолетларны бирүдән баш тарта һәм дөньяда тиңе булмаган ТУ-160 самолетларын АКШ ярдәме белән тураклый башлый. Соңгы самолет 2001 елның 2 февралендә юк ителә.
Хәрбиләр телендә «Аккош» дип аталган ТУ-160ның гаҗәеп үзенчәлеген раслау өчен, аның 44 дөнья рекорды куюын әйтү дә җитә. Мәсәлән, ул, теләсә нинди һава шартларына карамастан, 40 тонна бомба төялгән килеш бертуктаусыз 13 мең 200 км араны үтә ала. Шуңа күрә дә аны төзүдә үзе катнашкан Мидхәт аганың горурлыгын һәм Украинага тискәре мөнәсәбәтен аңлавы кыен түгел.
«Могикан» бер үк вакытта Казанда мәһабәт «аккошларның» янә канат чыгара башлаячакларына да өметен югалтмый. Тик менә хәзер инде бу эштә үзе катнаша алмавы гына күңелен бераз тырный.
Ә без - «Шәһри Казан» газетасы редакциясе журналистлары, үз чиратыбызда, барлык яшь буын исеменнән, Мидхәт аганы - бөтен гомерен самолетлар төзүгә багышлаган хезмәт ветеранын, 80 яшьлек олы юбилее белән кайнар котлыйбыз. аңа, илнең авиация тармагын үстерүгә керткән биниһая зур өлеше өчен, тирән рәхмәтебезне белдерәбез!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: