Шәһри Казан

Социаль челтәрләр – халыкара сәясәт инструменты

Кичә «Московские новости» газетасында РФ Хөкүмәте башлыгы Владимир Путинның «Россия һәм үзгәрүчән дөнья» дигән мәкаләсе чыкты. Ул Россиянең тышкы сәясәтен күз алдында тотып язылган иде.

Тышкы сәясәт дигәч тә, беренче чиратта АКШ күз алдына килеп баса. Владимир Путинның Америкага карашы болайрак. «Америкалылар үзләренең абсолют шома булулары идеясен алга сөрәләр. Моның технология ягыннан да, геосәясәт ягыннан да утопик һәм чынга ашмаслык булуын билгеләп үтәсем килә. АКШның бөтен проблемасы да шунда», - ди президентлыкка кандидат.
«Гарәп язы» турында да язмый калдырмаган Хөкүмәт башлыгы. «Гарәп язы» башта уңай үзгәрешләргә өмет буларак кабул ителгән иде. Россиялеләрнең симпатияләре демократик үзгәрешләр өчен көрәшчеләр ягында булды», - дип яза Владимир Путин.
РФ Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, социаль челтәрләр халыкара сәясәт инструментына әверелгән. «Интернет, социаль челтәрләр, мобиль телефоннар, телевидение белән беррәттән, эчке сәясәттә дә, тышкы сәясәттә дә нәтиҗәле коралга әверелде. Бу яңа фактор үзе турында уйлануны таләп итә. Интернет кебек мондый уникаль ирекне алга таба үстерергә, ләкин террорчылар һәм җинаятьчеләр кулына төшү очрагын киметергә кирәк», - дип фикер йөртә Премьер-министр.
Владимир Путинның РФ Президенты булырга теләүче көндәшләре моны сайлау турындагы канунны бозу дип саный, чөнки әлеге мәкаләләр кандидатның сайлау фондыннан түләнми икән. РФ Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) исә монда бернинди закон бозу очрагы да күрми. «Бу мәкаләләр халык өчен кызыклы, аларда бернинди дә агитация юк», - дип саный ҮСК.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
Ночной режим