Шәһри Казан

Социализм бетте, «Ленин» яши

Интернет челтәрендә берәү: «Нәрсә ул колхоз ?» - дип язып элгән. Колхозда эшләп аны күргән, белгән абзый-апаларның берсе дә интернетта утырмаганлыктан, күрәсең, җаваплар кызык та, кызганыч та. Берәү колхозның аңлатмасын энцик­лопедиядән күчереп язган. Икенчесе: «Минем өчен колхоз - тигровый бизәкле лосина киеп урамда йөрүче кеше», - дип яза. Дөрес, колакка...

Интернет челтәрендә берәү: «Нәрсә ул колхоз ?» - дип язып элгән. Колхозда эшләп аны күргән, белгән абзый-апаларның берсе дә интернетта утырмаганлыктан, күрәсең, җаваплар кызык та, кызганыч та.
Берәү колхозның аңлатмасын энцик­лопедиядән күчереп язган. Икенчесе: «Минем өчен колхоз - тигровый бизәкле лосина киеп урамда йөрүче кеше», - дип яза. Дөрес, колакка ятышлырак җаваплар да бар. «Колхозны минем әбием гел җылылык белән искә ала. Ул кешеләрне берләштергән, үзара аралашып, ярдәмләшеп яшәгәннәр. Аның әйтүе буенча, колхоз авылның яшәешен бербөтен итә торган строй булган», - дигән берәү.
Бүгенге көндә колхоз сис­темасында калган хуҗалыклар «авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы» исеме белән йөриләр. Күршеләрне карасак, Мари Элда уңышлы гына эшләп ятучы «Звенигово» җитештерү кооперативы бар. Аның җитәкчесе - элеккеге коммунист Иван Казанков фикеренчә, колхозларны пай җирләрен бүлгәләмичә, кооператив булып эшләп киткәндә отышлырак буласы иде.
- Һәркем помещик булып тиз генә баеп китәргә уйлаган иде дә, алай гына булмый шул, - ди ул.
Киров өлкәсендә 2012 елга хәтле бернинди кредитсыз ун мең гектардан артык чәчүлек җирен чәчкән, урган, 6000 баш терлек тоткан «Путь Ленина» кооперативы данлыклы җитәкчесе Александр Червяков лаек­лы ялга киткәч таркалган. Кызганыч, йөгәнне алырдай кеше табылмаган.
Бездә исә Әтнә районында исеменә һәм җисеменә тугры калып бер дигән итеп яшәп ятучы «Ленин» колхозы бар.
- Үзебезнең ирешкән уңышларыбыздан чыгып, элеккеге колхоз системасы да начар булмаган дип уйлыйм. Безнең хуҗалыкта бар да нәкъ колхоздагыча. Милек тә, җирләр дә - шушында эшләүчеләрнеке, - ди Ленин исемендәге нәселле терлек үрчетү авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе Илгиз Хәйруллин.
Әлеге хуҗалыкка караган Бәрәскә авылында күп тапкырлар булганым бар. Андагы үсешкә, яңалыкларга барган саен хәйран каласың. Хуҗалык көче белән авылның урамнарына асфальт түшәлгән, яхшы нарат бүрәнәдән балалар бакчасы, мәчет төзелгән. Мәдәният йортын салганда гына хуҗалык, үз хисабыннан 11 миллион сум акча тотып, өстәмә уңайлыклар тудырган, аппаратуралар алыр­га ярдәм иткән. Ферма, гараж тирәсендәге тәртипкә, төзек­леккә ис китәрлек. Чишмә буйларын бер дигән итеп эшләгәннәр. Халыкка умартачылыктан бал бирү, ат суеп, казылык эшләтеп тарату кебек күркәм эшләр дә монда инде гадәти эш санала. Хуҗалыктагы техниканың куәтен бер гектарга куеп хисапласаң, ул зур холдингларны узып китә. Иң гаҗәбе - хуҗалыкның бер тиен кредиты да юк һәм булмаган да. Ленин исемендәге кооператив җирләрендә дә корылыгы да була, сөт, ит сата башласаң да - шул ук бәяләр. Теләк һәм максатлар гына төрлечә.
- Барлык товарның бәясе артты, узган елның шушы вакытында сөтнең бер литрын 18 сум 50 тиенгә тапшырган булсак, бүген ул 3 сумга кимрәк: 15 сум 50 тиен. Шул вакытта ашламаның бәясе генә дә 30 процентка артты. Сөтне кыйммәткәрәк сата алсак, хезмәт хакын арттырып түләр идек. Бүген бездә уртача хезмәт хакы - ­­20 000 сум. Кабатлыйм, бу уртача хезмәт хакы, аның арасында 14 000-15000 сум алып эшләүчеләр дә бар. Аларга да тормыш итәсе. Әлбәттә, яз айларында авыл җирлегендәге чыгымнарны, Сабантуй бәйрәмнәрен исәпкә алып, хезмәт хакын 50 процентка хәтле арттырып түләргә тырышабыз, - ди җитәкче.
Аның чын йөрәктән бәр­гәләнеп утыруын күргәч, күз алдына 4000-5000 сумга мазутка батып эшләп йөрүче абзыйлар килде. Бу исәптән аларның җитәкчеләре бөтенләй йокламаска тиеш кебек...
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: