Шәһри Казан

Әсәрләре кабат сәхнәгә кайтыр әле

Драматург Аяз Гыйләҗев беренче очрашуыбызда ук җылы тәэсир калдырды. Бу вакыйга 1977 елда, мин Казан дәүләт мәдәният институтының өченче курсында укыганда булды. Курс җитәкчем - профессор Ш.Сарымсаков курс эше өчен аның «Көзге ачы җилләрдә» пьесасыннан өзек куйган иде. Бу очрашуым әле пьеса аша гына булганга, үзен күреп сөйләшәсе килү теләге...

Реклама

Драматург Аяз Гыйләҗев беренче очрашуыбызда ук җылы тәэсир калдырды. Бу вакыйга 1977 елда, мин Казан дәүләт мәдәният институтының өченче курсында укыганда булды. Курс җитәкчем - профессор Ш.Сарымсаков курс эше өчен аның «Көзге ачы җилләрдә» пьесасыннан өзек куйган иде. Бу очрашуым әле пьеса аша гына булганга, үзен күреп сөйләшәсе килү теләге дә туды, билгеле. Тора-бара мин диплом спектаклем өчен Аяз абыйның «Җиз кыңгырау» драмасын сайлап алдым. Аның премьерасы 1978 елда Саба халык театрында булды. Диплом спектаклемне кабул итәргә Сабага хатыны Галия Булатова белән Ширияздан абый Сарымсаков та килгән иде. Курс җитәкчемнең: «Әйбәт, Аяз Гыйләҗевнең әйтергә теләгән фикерен ачкансың, бигрәк тә төп герой Хөрмәтулланың финалда кыңгырауларын шалтыратып ялгыз калу күренеше уңышлы чыккан», - дигән сүзләре әле дә исемдә. Бу инде мине канатландырып җибәрер өчен бер этәргеч булгандыр. Ул еллардагы мин аралашкан яшьләр арасында Аяз Гыйләҗев бик популяр иде. Аның белән якыннан танышуым 1981 елда армиядән кайтып К.Тинчурин театрына эшкә килгән көннәрдә булды. Профессиональ театр сәхнәсендәге беренче эшем - Аяз Гыйләҗевнең «Шикәрем син, балым син» әсәре буенча театрның баш режиссеры Равил Тумашев куйган спектакльдә Әмирхан роле иде. Ул әсәрдә ирләрен сугыш кырларына озатып, мәхәббәтләренең сафлыгына тап төшермәгән Аналарга мәдхия җырлана. Спектакльне Аяз абый үзе дә, тамашачы да нык яратып кабул итте. Шулай итеп, мин үземне Аяз абый Гыйләҗев тарафыннан яратып кабул ителгән артист дип хис итә башладым.
Икенче ролем, мине - яшь артистны, халыкка таныткан, киләчәктә дә артист булып эшләргә ышаныч тудырган, көч биргән, дәрт өстәгән эшем - А.Гыйләҗевнең «Ефәк баулы былбыл кош» драмасында тирән психологик буяуларга бай Әдһәм образы булды. Ул спектакль дә озак еллар дәвамында репертуардан төшмәде, бөтен Татарстанда гына түгел, Себер, Төмән, Үзбәкстаннарда да уйналды. Балаларның аналарга карата мәрхәмәт хисләрен уята торган чын тормышчан әсәр иде бу...
Аннан мин Аяз абыйның «Җомга көн кич белән...» повестена мөкиббән идем. Аны укыгач, бу әсәрне язучыга карата битараф калып булмый иде инде. Шулай итеп, аның иҗаты һәм шәхесе минем күңелемә кереп урнашты. Аннан инде аңа кагылышлы әдәбиятны, аның әсәрләрен йотылып укып, комарланып күзәтеп бара башладым, кайтып-кайтып иҗатын укырга керештем. Тирән фәлсәфи әсәр буларак, «Өч аршын җир» әсәре мине тетрәндерде.
Аяз аганың тагын бер матур сыйфаты - ул бик аралашучан, ярдәмчел, кунакчыл кеше иде. Монда, әлбәттә, Нәкыя ханымның да роле бик зур. Алар һәр премьерадан соң артистларны гына түгел, аның әсәре буенча куелган спектакльгә өлеше кергән һәр кешене өйләренә чакырып кунак итәләр, шулай итеп үзләренең безгә булган хөрмәтләрен күрсәтеп, рәхмәт әйтәләр иде. Безне чакыру мәҗлесләренә атап, алар бик ныклап затлы ризыклар табу хәстәрен күргәнлекләре сизелеп тора иде. Без ихлас күңелдән әзерләнгән мул ризыклы табын артында утырып, туганнарда кунакта булган кебек канәгатьләнү хисләре белән, иҗади рух күтәренкелеге тоеп тарала торган идек. Аяз абый бервакытта да рестораннарга, ашханәләргә чакырып кунак итмәде. Ул күзгә-күз карашып сөйләшеп утыруны, өй шартларында җырлашып утыруны хуп күрә иде. Безнең һәммәбезнең дә күңеленә ачкыч табып үз итеп сөйләшә белүе белән дә үзенчәлекле зат иде ул. Аларның йортындагы җылылык иҗади күтәрелешкә өнди иде кебек.
А.Гыйләҗевнең безнең Тинчурин театры сәхнәсендә барган «Көлсәң - көл, көлмәсәң - ела» пьесасы соңгысы булды. Аны режиссер Р. Абдуллаев куя башлап, мәрхүм Дамир Сираҗиев төгәлләп бетерде. Дамир авангард режиссер иде, ул әсәрне югары дәрәҗәдә купайтып, гротеск хәленә җиткерде. Премьерасы Әлки районы үзәге Базарлы Матакта узды. Спектакль беткәч, тамашачылар белән фикер алышу да үткәрдек. Кыскасы, тамашачы спектакльне бик аңлап бетерә алмады. Кунакханәгә кайткач, Аяз абый: «Балалар, мин спектакльдә үзем язган образларны күрмәдем, шулай булгач, зинһар өчен, афишага минем исемемне язмагыз инде», - дип, үзенең үпкәсен белдерде. Аяз ага шулай дисә дә, әсәр көн кадагына суга торган, «системаны», җитәкчеләрне «чеметә» торган спектакль иде. Әгәр дә ул спектакль каядыр чит илдә яисә Мәскәүдә берәр фестивальдә катнашса, һичшиксез, призлы урын алган булыр иде. Минем уемча, әсәр ул заман өчен (1989 елда куелды) бик кыю фикерләр кузгаткан иде. Телгә алып үткән әсәрләр аша мин үзем дә халыкка танылдым.
Хәзер инде Аяз абыйның улы Мансур Гыйләҗев белән иҗади дуслыкта эшлибез. Аның безнең театрда «Бала баласы балдан татлы» спектакле зур уңыш белән бара. Мин анда Миннәт ролен башкарам. Гыйләҗев фамилиясе улы Мансур аша бүген дә театр репертуарында яши. Бәлки әле, Алла боерса, Аяз аганың үз әсәрләре дә кабаттан сәхнәбезгә кайтыр. Амин! Ул күтәргән проблемалар, ул кузгаткан мәсьәләләр бүген дә актуаль.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: