Шәһри Казан

Үсәсең килсә, «Кадрлар резервы»на кер

15 октябрь көнне «Кадрлар резервы» республика проекты алтынчы сезонын башлады. Әлеге проект республиканың киләчәгенә битараф булмаган яшьләрне барлый, аларны укыту-тәрбияләүгә юнәлтелгән. Программа кысаларында социаль яктан зур әһәмияткә ия проектлар тормышка ашырыла, Татарстан кыйммәтле кадрларга байый.

Елдагыча проектта катнашырга 16 яшьтән алып 30 яшькәчә сәләтле, булдыклы яшьләр чакырыла. Катнашу өчен 17 ноябрьгә кадәр www.rezervrt.ru сайтында теркәлергә, анкета тутырырга һәм Россия Федерациясе дәүләт төзелеше нигезләрен белүгә тест үтәргә кирәк. Киләсе этапта тәҗрибәңне, эш сыйфатларыңны, ирешкән уңышларыңны ачыклауга юнәлгән әңгәмә көтә.

Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы Владимир Усанов әйтүенчә, әлеге проект яшьләр өчен бик әһәмиятле.

- Сайлап алу турларында алар безгә үз мөмкинлекләрен күрсәтсә, соңыннан без аларга ярдәм итәбез. «Кадрлар резервы»на эләккән яшьләргә республика җитәкчелеге, танылган эшмәкәр һәм идарәчеләр белән шәхсән аралашу мөмкинлеге туа, алар дәүләт белән идарә итү нигезләренә төшенә, башка бик күп кирәкле мәгълүмат туплый» - дип сөйләде ул.

«Татарстанның иҗади яшьләр академиясе» иҗтимагый оешмасы президенты Валентин Шихобалов сүзләренә караганда, проектта катнашырга 1500ләп егет һәм кыз теләк белдерер дип көтелә. Шуларның бары тик 180-200е генә сайлап алыначак.

Шуны да әйтергә кирәк, биш ел эчендә проект кысаларында 1200ләп кеше укытылган, 1000нән артык социаль акцияләр үткәрелгән, 38 проект тормышка ашырылган. «Кадрлар резервы»нда укыган яшьләрнең 50 дән артыгы Татарстан хакимияте органнарында хезмәт куя, 60 ка якыны төрле сәнәгать һәм коммерция предприятиеләрендә эшли, 100 дән артыгы Татарстанның төрле иҗтимагый оешмалары белән җитәкчелек итүгә алынган.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: