Шәһри Казан

Студентлар эшмәкәрлек буенча «WorldSkills» чемпионатына әзерләнә

«WorldSkills» юнәлешендә әле яңа булган эшмәкәрлек компетенциясе буенча да республика инде өченче ел белгечләр әзерли. Дәресләр Казанның кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятендә бара.

- Региональ этапка балаларны инде сентябрь аеннан җыябыз. Безнең үзәктә биш югары уку йорты һәм ун көллияттән 20 студент әзерләнә. Биредә балалар бизнеска кагылышлы төрле биремнәр чишә, инглиз телен өйрәнә, - диде Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте директоры, Татарстан Республиксының эшмәкәрлек буенча махсуслашкан компитенция үзәге җитәкчесе Ольга Силантьева.

Көллиятнең үз укучыларыннан кала Казан Федераль университеты, Тимирясов исемендәге Казан иннавация университеты, Казан милли тикшеренү технология институты (КХТИ), Сәүдә-икътисад көллияте, Халыкара сервис көллияте студентлары WorldSkills таләпләре буенча биредә белем ала.

Нинди өлкәдә бизнес үстерәчәкләрен укучылар бары ярыш алдыннан гына белә. Өч көн дәвамында алар бизнес план төзергә һәм аны жюри әгъзаларына тәкъдим итәргә тиешләр.

- WorldSkills күтәргән эшче һөнәрләр мәсьәләсе бүген безнең өчен бик актуаль. Безнең укучылар үзләрен генә түгел, башкаларны да эш белән тәэмин итәргә сәләтле булырга тиеш. Көллияттә без бизнес идеяләрне үстерү, финанс күрсәткечләрен арттыру, маркетинг тикшеренүләрен үткәрү, аудиторияне өйрәнү кебек алымнар үзләштерәбез, - диде көллиятнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Адриянова.

Республика командасы эшмәкәрлек компитенциясе буенча узган ел Мәскәүдә узган милли чемпионатта үз эшенең остасы дигән медальгә ия булган.

Рәнис Хафизов ярышта катнашучыларның берсе. Ул Казан Федераль университетының икенче курс студенты. Аның өчен WorldSkills идеяләрен тормышка ашыру мәйданчыгы.

- Миңа һәрвакыт төрледән-төрле яңа идеяләр килә. Биредә мин аларны тормышка ашырам, тәҗрибә туплыйм. Мәктәптә һәрвакыт математика ошый иде, бәлки шуңа да бу һөнәрне сайлаганмындыр. Эшмәкәрлек күзаллау, хезмәт, керем алу өчен бик зур мәйдан, - диде Рәнис.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: