Шәһри Казан

Сәйдә Аппакова: «Көндез җиңә алмасаң, төнлә җиң иреңне»

Татарстанда, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, аерылышучыларның саны җиде процентка арткан.

Гаилә таркалуның сәбәбен һәркем үзенчә аңлата, әлбәттә. Кемдер фатир юклыкка, кемдер акча җитмәүгә, кемдер холыклар туры килмәүгә сылтый. Ә менә танылган абыстай Сәйдә Аппакова моны яшьләрнең тормышка яраклашмавыннан күрә.
- Мин һәрчак элеккеге тәрбия белән хәзергесен чагыштырам. Кая гына барсам да, вәгаземнең башында балаларыгызны гаилә тормышына әзерлисезме дип сорыйм. Барысында бер җавап: әллә тагын, тормыш үзе өйрәтә ул. Дөрес, баланы ашатабыз, юындырабыз, укытабыз, фатир алып бирәбез, кредитлар алып, туен уздырабыз. Ә рухи тәрбия турында онытып җибәрәбез, - ди ул.

Ирләрне команда белән җиңеп булмый
Кемдер, бала тәрбия­ләр­гә вакыт калмый, дөнья куабыз, дияр. Сәйдә абыстайның моңа да җавабы бар.
- Әнине мисал итеп китерәм. Ул умартачылыкта эшләде. Безне дә үзе белән ияртеп алып бара. Үзе эшли, шунда ук безне дә игътибарыннан читкә җибәрми. Уйнап алыйк әле дип, йорт төзергә куша иде. Чыбык-чабык, вак ташлар китереп бирә. Башта үзе таш белән чыбыкларны җиргә кагып бирә. Аннары, «өй салып бетергәч», түрдә каенанаң белән каенатаң булыр, үзегезгә дә урын әзерлә, без дә кунакка килербез, Коръән ашлары уздырырбыз, дия-дия, уйнатып та ала, вәгазен дә сеңдереп бара иде. Кечкенәдән үк каенана белән каената дигән кешегә зур хөрмәт күрсәтелергә тиешлегенә басым ясады. Җиде яшьтән үк эшкә өйрәттеләр. Әтиемнең: «Кызым, син зур инде, колхоз эшенә ярыйсың», - дигәне истә. Иртәнге алтыдан кичке алтыга кадәр кортлар оя аерганнарын карап тора идем. Хәзер исә яңа өйләнешкән яшьләр ата-­ана алып биргән фатирда яши башлыйлар, эш рәтен белмиләр, бер-берләренә юл куймыйлар. Ачуланышалар да әниләр янына кайтып утыралар.

Гаиләдә күп нәрсә хатын-кыздан тора. Ул чын мәгънәсендә артист булырга тиеш. Ашарга пешерә, өйдә ипи юк. Ир кайта да, кибет яныннан узып киткәнсең, ипи кереп алмагансың, бөтен эш миңа, дип әйтеп куя. Шулай дип каршы алган хатын кемгә ошый? Ачулы ир йә диванга ятып телевизор карый, яки чыгып китә дә сырамы, аракымы алып эчә. Акыллы хатын исә: «Җаным, ипигә генә чыгып кер әле, мин ашны пешерә торам», - ди. Бер үк гозереңне ике төрле итеп җиткерергә була. Каенатам да: «Кызым, ирләрне команда биреп җиңеп булмый, җаным дип әйтергә тырыш», - дия иде. Шул «җаным» сүзе бөтен нәрсәне рәтли дә куя. Дөрес, бик нык ачу килгәндә, җаным сүзенең «җ» хәрефен дә әйтәсе килмәгән чак­лар була. Ачудан тыелып калыр­га өйрәнергә кирәк, авызыгызга йозак элегез дим мин андый чакта. Ир әйтте дип, хатын әйтсә, хатын әйтте дип, ир әйт­сә - сугышырга гына кала. Эндәшми калсагыз, тыныч кына узып китә.

Ирдән икмәк салмыйлар
Хатынны алыштырам, ирне куып чыгарам дип сөйләнәбез. Ярар, аердың ди, аның артында ун кеше басып торамы әллә? Икенче кат кияүгә чыккан хатыннар белән аралашкан бар. Беренче ирем монысына караганда җайлырак булган икән, ир өстенә ир алыштырып йөри дип, начар даным чыкмасын өчен аерылмыйча түзеп яшәдем, дип авыр сулый алар. Күрше тавыгы шулай күркә булып күренә инде ул. Яныңда булганның кадерен белергә, аңа җайлашырга тырышырга кирәк.

Реклама

Элек ирдән икмәк салмыйлар, диләр иде, тормышка чыккансың икән, сабыр бул. Тормышта көчәнергә туры килә инде. Чана шуасың килә икән, аны тауга да тартып менәргә өйрән. Шуннан гына тормыш­ның ямен күрәсең. Каенатам: «Көндез җиңә алмасаң, төнлә җиң иреңне», - дип әйтә иде.

Ашка бәрәңгене ир турасын
- Өй эшләрендә ирләр хатын­нарына булышыр­га тиеш. Хатын-­кыз эше дип бүлеп карау дөрес түгел. Монда да хатын зирәклеге таләп ителә. Өй эшләренең яртысын иргә бүлеп биреп, аны да гаилә тормышына күнектерергә, ху­җалыкта ярдәм итәргә өйрәтергә кирәк. Кае­натам да миңа шулай дип киңәш бирде, аш пешергәндә бәрәңгесен ул чистартсын, яныңда тот, дия иде. Базар, кибеткә дә ирең барсын, авыр сумкалар күтәреп йөрмә, диде. Баштарак ипи кисәргә кушасың, аннары бәрәңгесен туратасың. Һич югы, иреңә газета тоттырып, кычкырып укырга кушасың. Син пешергән арада ул сиңа газета укый. Бу эшләрне җай белән генә кушарга өйрәнегез.

Бер-берегезне эштән чәй куеп көтеп торыгыз, ишектән үк каршы алыгыз, дип киңәш итәм яшьләргә. Балаларга да, әтиегез кайтты, башмакларын китереп бирегез, дисең. Моны күреп торган ир өйдә үзен кирәкле кеше, гаилә башлыгы итеп тоя, үзенә хөрмәт күрсәтүләренә сө­енә. Күңеле белән дә гел өйгә тартылачак ул. Эштән соң дуслар белән сыра эчеп йөрмәячәк. Гомумән, ир белән хатын бер-берен мактап торырга тиешле. Мактап куйсалар, канатланып китәсең, тагын да тырышыбрак эшли башлыйсың бит. Ире хатынын мактаса, ул тагын егерме дүрт сәгать тоташтан эшләргә әзер.

Мәҗлесләрдә ирнең ялкаулыгыннан зарланучылар да очрый, бар андыйлар да. Аларның хатыннарына тормышны үзләренә алып барырга туры килә. Өйдә хатын баш була. Ирнең әти-­әнисенә бу ошамый, ирен санга сукмый, диләр. Ә кем гаепле? Каенанага мин, киленегезгә рәхмәт кенә әйтеп утырыгыз инде, дияр идем.

Сайла...
Әңгәмәбез барышында Сәйдә абыстай ирен ничек итеп аракыдан биздерүен дә сөйләп үтте.
- Яңа өйләнешкән чагыбыз, ирем заводта эшли. Эштән соң иптәшләре бе­лән очраша да аракы эчеп кайта. Бер ай җәфаландым шулай. Фатир хуҗабыз, сеңлем, син аны мактап кара әле, ди. Бер мәҗлескә чакырдылар, мине бәйрәмнәрдә гел тамада итеп билгелиләр иде. Махсус уен оештырдым: иреңне яки хатыныңны макта. Иң элек үзем башлыйсы иттем. Иремне үтереп мактадым. Мәҗлестән кайтканда, Сәйдә, син кемне мактадың ул, ди. Тормыш аракы эчеп кенә бармый, бер-беребезгә үрнәк булып яшәргә кирәк, дим.

Фатир хуҗасы тагын бер киңәш бирде: иптәшләрен кунакка чакыр, диде. Дәш­тем кунакка, пилмән, өч­почмак пешереп сыйладым. Ашаткач, эчерткәч, йә әйтегез әле, минем сезнең алда нинди гаебем бар, нинди начарлыгым тиде, дим. Син бик әйбәт хатын, диләр. Алай булгач, ник иремне эчертеп кайтарасыз, мин әйтәм. Сезнең алда иремә шарт куям: йә сезне, йә мине сайлый. Ул торып басты да, иптәшләрем, гафу итегез, мин хатынны сайлыйм, диде. Шуннан соң бер тапкыр да аракы эчмәде.

Ачу чыкканда, шкаф җыештыр
Тормыш булгач, са­выт-­саба шалтырамый тормый. Ачуланышкан чаклар да була. Үпкәләп, авыз турсайтып әллә ни эшләп булмый, үпкәләшү ти­рәнгәрәк китә.
Сәйдә абыстай андый вакытта үзенә шөгыль таба торган булган - шкаф җыештырган.
- Мин үзем, ачуым чыкканда, шкафтагы әйберләрне ишеп төшерә идем дә шуларны, берәмләп, кабат киштәләргә тутыра идем. Шулай үземә эш ясап тынычланам. Үзалдыңа җырлап җибәрсәң дә була. Шул рәвешле тискәре энергияңне чыгарасың. Шкаф җыештырасың килмәсә, чәй куй. Чәй кайнап чыккач, өйдәгеләрне табынга чакыр. Минем ирем ачуланышкан вакытта гел чәй куя иде.

Каенананы сатып алырга кирәк
Яшьләрнең хәзер олыларга карата ихтирамы юк, каенана, каенатага хөрмәт дигән нәрсәне белмиләр, дип зарланабыз. Югыйсә тормышта аларның да киңәш­үгетләре бик кирәк. Сәйдә абыстай сүзләренчә, ирне җиңү өчен алар белән, киресенчә, дуслашыр­га кирәк.

- Күчтәнәч аласың да, иреңне, балаларыңны ияртеп, каенанаңа кунакка барасың. Шунда, и, әти-әни, әле ярый сез бар, әле дә сезнең улыгызга тормышка чыкканмын, рәхмәт, улыгызны дөрес үстергәнсез, дип сөйлә­нәсең. Гәрчә өйдә ызгышып, сугышып ятсагыз да! Ата-анага аның баласын беркайчан да яманларга кирәкми. Һәр ата-ана өчен бала газиз. Син иреңне мак­тагач, каенанаңның күңеле булып, синең алдыңда тыпырдап кына тора. Бу каенананы сатып алу була. Шәригать буенча, үз анаң белән каенанаң арасында тары ярмасы кадәр генә аерма бар. Шуңа күрә, ­телеңне кызганмаска кирәк.
Каенана да киленгә игътибарлы булсын. Килен эштән кайтканда чәй куеп торса, ике арадагы мөнәсәбәтләр дә яхшы була. Ашарга пешмәгән, чәй куелмаган булса, килен әнисе янына утырсын да, иңеннән кочып: «И әни җаным, әле ярый син бар, мин кайтышка чәй кайнап тора», - дисең. Акыллы каенана тиз генә торып, чәй куя. Артистлану менә шул вакытта кирәк инде.
Каенана дигәннән, кайбер кызлар, кияүгә чыгуга, ирне үз ягына авыштыру ягын карый башлый, чөнки аңа үз әти-әнисе дә шуны тукып тора: «Каенана-каената белән яшәмәгез, алардан аерым тору җаен кара!» Бала тәрбияләшергә дәү әни белән дәү әти кирәк бит.

Кыскасы, никахыңны гомерле итү өчен телеңне тыярга, сабыр булырга, бер-береңә юл куеп яшәргә кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (3)
Осталось символов:
  • 12 апрель 2019 - 09:21
    Без имени
    Бу дөньяда мең төрле кеше ,мең төрле холык--фигыль .Берәүгә яраган икенчегә килешми ул .Һәркем дөньяга үзенчә яраклаша .Киңәш бирүе җиңел ул .Ә дөнья кайвакыт драма ,кайвакыт комедия була шул ул .
  • 25 март 2019 - 09:20
    Без имени
    Бик дорес язылган, ир белэн эйбэт торыйм дисэн, чыннанда артист булырга кирэк. Балаларныда кечкенэ вакытларыннан ук олыларга ихтирамлы булырга ойрэтергэ
  • 23 март 2019 - 08:24
    Без имени
    Беренчедән бу киңәшләр бик урынлы,аның төбендә хатын-кыз шулай булырга дип өйрәтә,кубесенчә!Әмма дә ләкин,бу элеккеге кешеләрнең карашы,элеккеге купчелек эшләмичә,баласы кырыенда утырып ,иренең авызына карап утырган хатыннар өчен бу киңәшләр,/әти-әнигә хөрмәттән башка/!Әлеге купчелек ирләрне ничек карасаң да ,аның тәрбиясе дөрес булмаса,бу киңәшләрнең берсе дә кирәкми!!!!Ничек кенә тәрбияләсәң дә,ир кайчан да булса читкә йөри башлый,/купчелеге тузәргә,курмәскә кирәк,ди/Шулай булгач,узе йөрегән хатын гына моңа тузәчәк,узен хөрмәт иткән әлеге хатыннар аны куып чыгарачак!!!Бу киңәшләрнең кубесе әлеге ирләргә ихтирам өчен тугел!