Шәһри Казан

Сыйфатсыз товар һәм хезмәт күрсәтүләрдән ничек сакланырга?

Татарстанда Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре кулланучылар хокукларын яклауда системалы эш булдырды. Экспертлар халыкның хокукый белемен һәрдаим арттырып тора. Республикада кулланучыларның бәйсез экспертизалары уздырыла, иң күп кулланыла торган продуктлар тикшерелә. Әлеге эшнең нәтиҗәсе дә бар. Татарстанда кулланучы хокукларын бозуга карата шикаятьләрсаны кимеде, судка кадәр хәл ителә торган бәхәсләр саны артты.

- Безнең инспекция сөт, ит, балалар ризыкларына даими рәвештә дегустацияләр уздыра, - дип хәбәр итә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе матбугат хезмәте. - 2013-2016 елларда республика сәүдә челтәрләреннән алынган 1200 төр товар тикшерелде. Лаборатор тикшеренүләрнең нәтиҗәләре буенча күбесенчә ак май, каймак, эремчек, роллы, суши, салатлар, балык консерваларына карата кисәтүләр булды. Кайбер сөт ризыкларында сыйфатсыз пробалар ачыкланды.

Әлеге мәсьәлә ТР Куркынычсызлык советында да каралды. Ялган продукциягә каршы көрәш буенча чаралар күрелде. Сәүдә оешмалары сөт продуктларын кабул иткәндәге тикшерү параметрларын янә күздән кичерде. Бу ысул сыйфатка уңай тәэсир итте. Быел ак майның 35 үрнәге тикшерелде, бары берсендә генә ялган состав ачыкланды.

БҮЛӘККӘ - ТАКСИДА ЙӨРҮ

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе республика халкына кулланучы базарында гына түгел, ә хезмәт күрсәтү өлкәсендә дә үз хокукларын якларга булыша. Күптән түгел «кайнар линия»гә такси хезмәтеннән зарланып, Чаллыдан пенсионер хатын-кыз шалтырата. Бик салкын һәм аяк асты бозлавык була бу көнне. Пенсионер табибка таксида гына барып кайтырга уйлый. Такси йөртүче, начар һава торышын сәбәп итеп, пассажирны поликлиникадан ераграк төшереп калдыра, җитмәсә, тиеш булганнан да күбрәк акча ала.

- Әгәр хезмәт күрсәтү тиешенчә булмаса, үз хокукларыңны яклау турында дәгъва хаты язарга, аны пассажирларга хезмәт күрсәтү предприятиесенә, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына, яки судка юлларга кирәк, - дип искәртә Дәүләт алкоголь инспекциясе матбугат хезмәте.

Пенсионер хатын-кызга түләүсез юридик консультация бирәләр, таксопаркка шикаять язарга ярдәм итәләр. Нәтиҗәдә, җитәкчелек пенсионердан гафу үтенә һәм биш тапкыр бушлай йөрүгә сертификат бүләк итә.

БАНКОМАТ АКЧА «ЙОТТЫ»

Чистай районында яшәүче бер ханым Каандагы улына фатир түләве өчен банкомат аша акча күчерә. Банкомат 45 мең сум акчаны ала, әмма техник сәбәпләр аркасында, акча счетка килеп җитми. Ханым банкка гариза яза. Әмма акча кайтару башта - бер, аннан ике айга чигерелә. Бу вакыт аралыгында әни кеше улына булышу өчен кредит ала, процентлар түләп тора. Үз акчасын ни рәвешле кайтарырга икәнлеген белмәгән хатын-кыз Дәүләт алкоголь инспекциясенә мөрәҗәгать итә.

Реклама

Белгечләр аңа банк җитәкчесе адресына шикаять язарга, зыянны кире кайтарырга булыша. Ә банк таләпләрне канәгатьләндермәгән очракта, судка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Биредә зыянны кире кайтару, әхлакый зыянга компенсация түләтү дә күздә тотыла.

НАЧАРЫ ДА БУЛЫРГА МӨМКИН

Шул ук Чистай районыннан бер ир-ат төзелеш материаллары сатучыга дәгъва белдерә. Ул ремонт ясау өчен базардан арзан бәягә такта алырга уйлый. Сатып алучы үзенә кирәк кадәр такта сайлый, әмма яхшы материаллар арасында сыйфатсызларын да күреп ала. Сатучы аларны кире алырга теләми. Гаделсезлекне күреп, сатып алучы Дәүләт алкоголь инспекциясенә мөрәҗәгать итә.

Ир-атка «Кулланучы хокукларын яклау турында»гы канун нигезендә, бер товарны саткан вакытта икенчесен ирексезләп бирү тыелуын аңлаталар. Товарны ирекле рәвештә сайлап алганда кулланучы хокуклары бозылса, сатучы зыянны кайтарырга тиеш.

КАЯ МӨРӘҖӘГАТЬ ИТӘРГӘ?

Хокуклары бозылган кулланучылар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә һәм Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итә ала. Барлык контактлар www.gosalcogol.tatar.ru сайтында күрсәтелгән. Күп кенә файдалы мәгълүматны tatzpp.ru сайтыннан да алырга мөмкин.

Чыганак: intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: