Шәһри Казан

Сыйфатсыз ягулык сатып кем кемгә зыян сала?

Республикада автотранспортка, судноларга экологик таләпләргә туры килми торган сыйфатсыз ягулык сала торган 84 станция барлыгы ачыкланган.

Белгечләр бу төр ягулыкта күкертнең зур күләмдә булуына басым ясый. Нәтиҗәдә кеше үз-үзен генә агулап калмый, әлеге ягулык һаваны пычрата, автомобильнең двигателенә зыян сала. Моны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та искәртте, әлеге проблема белән көрәшергә кирәк, диде ул. Гомумән, Татарстанда экологиягә китерелгән зыян очраклары җиде меңнән артып киткән, аларның 96 проценты уңай хәл ителгән. Республикабызның экологиясенә кагылышлы бу һәм башка яңалыклар хакында кичә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллегия утырышында сөйләштеләр.

Коллегия барышында экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев узган елга нәтиҗәләр ясады. Аның әйтүенчә, министрлык заманча спутник һәм лаборатор җиһазлар белән тәэмин ителгән. Былтыр автомобильләр һәм махсус җайланмалар паркы яңартылган, Татарстан территориясендә даими авиаочышлар ясарга була. Экология өлкәсендә чишәсе мәсьәләләр җитәрлек, әйтик, файдалы казылма байлыклар карьерларын рөхсәтсез эшкәртү очраклары бар.

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов чыгышында искәрткәнчә, былтыр үткәрелгән тикшерүләр барышында табигатьне саклау законнарын бозуның 440 очрагы ачыкланган. Дөрес, аларның күбесе вакытында ук хәл ителгән. Әлеге очракларның күбесе атмосферага, судан файдалануга һәм калдыкларны эшкәртүгә кагыла.

Рөстәм Миңнеханов утырышта министрлыкның эшенә уңай бәя бирде. Табигать ресурсларыннан дөрес файдалану, аларны саклау һәм торгызу, татарстанлыларның экологик иминлеген күтәрү бүген актуаль мәсьәләләрнең берсе икәненә дә басым ясады ул.

- 2016 ел республикада Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Республикабыз округтагы иң күп сулы төбәкләрнең берсе булып торса да, без бу байлыктан тулысынча файдаланмыйбыз. Экологик күзәтчелек органнарына яр буе территорияләрендә төзелеш алып бару эшчәнлегенең законлылыгын тикшерүне һәм контрольдә тотуны арттырырга кирәк булачак. Соңгы 10-15 елда республикада каты көнкүреш калдыклары өчен 50ләп полигон булдырылды, чүпне төрләргә аерып җыю, бу процесска халыкны җәлеп итү мөһим. Эшне дөрес итеп җайга салсаң, калдыклар да бизнес була ала, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Реклама


Фото: ngs24.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: