Шәһри Казан

Табигать һәм Мәһдиев

Кешелек дөньясы табигатьтән башка яши алмый. Бу турыда күренекле язучы М.Мәһдиев болай дип язды: «Кеше никадәр табигатькә якынрак булса, аның серләрен никадәр нечкәләбрәк өйрәнсә, шулкадәр әхлаклы була».

Реклама

Әйе, үз-үзен ихтирам иткән, әйләнә-тирәне, табигатьне яраткан, аны саклый, яклый, аңлый белгән кеше генә әхлаклы була ала. Әдибебез Мөхәммәт Мәһдиев - табигать баласы. Аның өчен кеше һәм табигать аерылгысыз төшенчәләр.
Мөхәммәт ага әйләнә-тирәнең матурлыгын, табигатьнең кадерен белеп, аның эчке сулышын җаны белән тоеп, хозурланып, үзенә иҗади илһам алып яшәүче шәхес иде. Шуңа күрә дә әсәрләрендә табигать күренешләренә күп урын биргән ул.
«Язучының күпчелек әсәрләренең үзәгендә яткан табигатькә дусларча, хуҗаларча мөгамәлә, аерым кеше белән олы дөнья күренешләре, шәхес белән чишмә, күбәләк, арыш серкәсе,сандугачлар арасында тирән якынлык, эчке уртаклык таба белүе сокландыра», - дип яза күренекле әдип Ринат Мөхәммәдиев.
Әйе, Мөхәммәт ага үз туган ягына, аның кешеләренә, табигатенә мәдхия җырлаучы язучы иде. Ул кешенең матурлыгын, аның шатлык-куанычларын, кайгы-хәсрәтен табигать аша сурәтләде. М.Мәһдиев «Кистем каен, кистем каен» язмасында болай дип язды: «Агачлар кешеләр кебек җанлы. Алар безне таныйлар, күрәләр, аңлыйлар. Тик табигать аларга тел генә бирмәгән. Хәер, үзара аңлашалар, сөйләшәләр алар, әмма безнең телне белмиләр. Алар елыйлар, көләләр, рәнҗиләр, үч алалар. Алар авырыйлар, балаларын башка чыгаралар, картаялар, үләләр. Аларга күз дә тия...»
Безнең якның табигатен, аның матурлыгын беләсең килсә, Мөхәммәт ага Мәһдиевнең барлык әсәрләрен дә алып укырга кирәк. Мәсәлән, «Торналар төшкән җирдә» повестен гына карыйк. Әдип анда болай дип яза: «...Урманның һәр почмагында үзенә генә хас ис бар. Шуңа күрә, безнең авыл халкы искә аеруча сизгер. Менә «Тупы урманы». Монда имән, өрәңге. Мондагы иснең иң шәп вакыты - көз. Кыштыр-кыштыр коелган өрәңге яфраклары агач төпләренә тигез түшәлә. Җирдә әле җәйдән калган җылы бар. Яфрак белән түшәлгән имән, өрәңге тамырларыннан борынга имән мичкә, укроп, тозлы кыяр исе бәрелә. Ара-тирә борынга җир исе килә: имән урманындагы көзге җир имән мичкәдә тозланган ак гөмбә исен бәреп утыра... Ә зиреклек! Таллык! Таллыкка килеп кергәч, иң беренче эшең борыныңны кашу була, аның көньяк агачларына гына хас булган дарчин кебек кырыс, әмма затлы исе күзгә дә, биткә дә бәрелә, борын юлларын кытыклый. Юкәлек! Юк, мондагы ис бүтән бер урманда да була алмый...». Әсәрләрендә җирле атамаларны еш куллана язучы. Әйе, Мәһдиевчә әйтсәк, безнең якта гына мондый урманнар.
Урманны карап, чистартып, яңартып торсаң гына урман була ул. Язучы урманның киләчәге өчен дә борчыла. «Утынга кисеп юкка чыгармаслармы сезне?» - дип дәшә ул агачларга. «Соңгы елларда кешеләр кулына « Дружба» пычкысы килеп керде. «Дуслык» пычкысы урман өчен зур дошман булып чыкты. Урман сирәгәйде. Анда киек кошлар бетте». Бу юлларны укыгач, уйлап куясың: моннан 30-40 еллар элек үк Мәһдиев урманның киләчәген күзаллаган, кешеләрнең табигатькә карата битарафлыгын аңлаган. Һәр кеше үз гомерендә кимендә бер генә булса да агач утыртырга тиеш дип саныйм мин. Без дә, үз чиратыбызда, ел саен агач утыртабыз. Ә менә язучыбыз М.Мәһдиев үз гомерендә бик күп агач-куаклар утырткан. Аңа бу сыйфаты әтисе Сөнгатулла абый ягыннан күчкәндер. Чөнки Сөнгатулла Бәдретдин улы Гөберчәк авылына килеп урнашкач (төгәлрәк әйтсәк, 1914 елда), бик күп агачлар утырта. 1916 елда салган йорты территориясен ул яшеллеккә күмә. Бүген дә ул утырткан агачлар шаулап үсеп утыралар. Ә Мөхәммәт абый утырткан киң ябалдашлы чыршы агачы, ни кызганыч, сынды. Аны бары тик М.Мәһдиев музеенда рәссам Фаил Зыязов картинасында гына күрү мөмкинлеге бар. Мәһдиевләр йорты тирәлеге бүген дә яшеллеккә күмелеп утыра, чөнки язучының туганнары ел саен анда яңадан-яңа җимеш бирүче агач-куаклар утыртып торалар.
Язучының вафатына ике дистә елга якын вакыт үтеп бара. Васыятендә дә ул: «...Казаклар болынына карап торган якка күмегез», - дип язып калдырган. Быелгы уку елында Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган III республика фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы булып узды. Бу конкурста «Туган ягым әдибе» юнәлешендә эзләнү эше буенча Сикертән төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Туган якны өйрәнүчеләр» түгәрәге әгъзалары (җитәкчеләре - югары категорияле география укытучысы Чулпан Рәсим кызы Сәгыйдуллина) да катнашты. Алар, «Туган ягым әдибе» юнәлешендә эзләнү эшенә алынып, Мәһдиев өчен табигать белән кешенең аерылгысыз төшенчәләр икәнен ачыклауны үзләренә максат итеп куйдылар. Моңа ирешү өчен, укучылар, М.Мәһдиев музеена килеп, язучының әсәрләрендә табигать темасы кергән урыннарын тирәнтен өйрәнеп, табигать һәм җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләрнең үзгәрүен барлап, тупланган материалларны билгеле бер системага салып, нәтиҗәләр чыгардылар. Алар әлеге конкурста «Туган ягым әдибе» номинациясендә өченче урынны алдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: