Шәһри Казан

Талларым, Талларым, Талларым...

Борын төрткән һәр үләнгә куанып, бик иртә язда яисә миләш тәлгәшләрен тотып, алтын көзләрдә инеш буендагы таллар арасында онытылып, уй-хисләрдә адашып йөргән мизгелләр һәркемдә була торгандыр инде ул. Бу зур колачлы таллар синең таш астына качкан балык эзләп йөргән чагыңны да, чишмәгә керсез серләреңне сөйләгәнеңне дә хәтерли. Тал агачы өчен...

Реклама

Без монда узып барышлый гына сугылып чыгарга исәпләгән идек. Балтач районының Чепья авылындагы шушындый ук цехта да булган бар, әлеге төр җиһазлар белән дә таныш, монысы ни белән аерыла икән, дигән кызыксыну гына китерде бирегә. Кердек тә авылдагы инеш буенда адашкан кебек онытылдык. Берсеннән-берсе зәвыклырак итеп үрелгән кәнәфи-атынчыкларның ниндие генә юк монда. Әйтерсең лә тал куенында җай гына тирбәләсең дә тирбәләсең... Әйткәнемчә, талдан үргән җиһазларны күп тапкырлар күргән бар иде, ләкин шулай да Яңгулдагы эшләнмәләр гаҗәпкә калдырды. Беренчедән, бер үк әйбернең бик күп төрдә булуы һушны ала. Матди мөмкинлегеннән, үзенең зәвыгыннан чыгып, һәркем үз кирәген эзләп таба ала. Гади генә кәрзиннең йөздән артык, өстәл яки кәнәфиләрнең исә дистәләгән төре бар.
- Безнең һәр эшебез хуҗасына дип тәгаенләп, атап ясала дисәк тә, ялгыш булмас, - ди Альфред Рәхмәтуллин. - Без бер үк төрле әйберне күпләп җитештерүне шарт итеп куймыйбыз. Гади генә өстәлне алыйк: берәүгә өслекнең түгәрәк булуы кирәк булса, икенче кеше аны озынчарак итеп күрә. Биеклеген, озынлыгын да үзе билгели. Лакның төсен дә йорттагы башка җиһазларга туры китереп сайлыйбыз. Кемгәдер бик ашыгыч рәвештә ниндидер үргән әйбер кирәк икән, әлбәттә, ул әзерләре арасыннан да, һичшиксез, нәрсә булса да сайлый ала. Буш кул белән бер кеше дә китми.
- Шулай дип әйтәсез дә... Сәнгать әсәре кебек эшләнгән бу эшләрне, махсус машина белән килмәгәндә, багажникка тутырып алып китеп булмый. Ярый да соң берничә кәрзин генә булса, миңа менә бу затлы урындыклар кирәк, дисәм...
- Үзебез илтеп бирәбез. Казанга ике көнгә бер дигәндә барып торабыз, юл уңаеннан кертәбез дә чыгабыз. Моның өчен хәтта акча да сорамыйбыз. Ә инде кемдер, менә хәзер үк илтегез, ди икән, бу очракта юл хакын күпмедер түләргә кирәк була. Безнең сайтыбыз бар, бик күпләр товарны шуннан гына сайлый һәм элемтәгә керә. Ни дисәң дә, безнең Яңгул авылы Казан читендә генә түгел.
Анысы да хак, ләкин бирегә күргәзмәне карар өчен генә дә килерсең. Һәр җиһаз уңайлы итеп урнаштырылган: утырып карыйсыңмы, ятыпмы... Үз күзең белән күргәч, тотып карагач, бөтенләй башка шул инде. Нәни балалар өчен җиһазландырылган аерым бүлмә дә бар. Бала бишекләре, бик тә җиңел, тирбәлеп китәм дип кенә торган карават, махсус кәрзинле чана, урындыклар... Бу әйберләрнең кайсын гына күтәреп кунаккка барсаң да, үзеңне дә күтәреп алырлар, мөгаен. Сабый өчен ничаклы уңайлы икәнлеген әйтеп тә торасы юк. Тагын шунысына игътибар иттем: биредә җиһазлар мин моңарчы күргәннәреннән бик нык аерыла. Әллә нинди зиннәтле йортларга куя торган җиһазлар да бар. «Каян уйлап табып бетерәсез?» - дим Альфред Рәхмәтуллинга. «Мин хәзер сериалларга да битараф түгел, - ди ул. - Анда гадәттә бай тормышлы гаиләләрне, аларның яшәешен күрсәтәләр. Кем нәрсәгә игътибар итәдер, мин исә андагы үргән җиһазларны карап калырга тырышам. Аннан егетләр белән утырып уйлашабыз, сызымнар сызабыз, яңа төр җиһазларны эшләп, сатып алучыларга тәкъдим итәбез. Без Мәскәүдә һәм башка зур шәһәрләрдә була торган күргәзмәләрдә дә катнашабыз. Бәяләрне чагыштырсак, без тәкъдим иткән җиһазлар бик күпкә очсызрак һәм сыйфатлырак, алар әллә ничә дистә еллар хезмәт итә».
- Талдан эшләнгән җиһазларның бик тә озын гомерле, сыйфатлы икәнлеген зур ышаныч белән әйтәм, - дип сүзгә кушылды фабриканың җитәкчесе Рәшит Хәсәнов. - Безнең гаиләдә илле еллап элек сатып алынган талдан эшләнелгән урындык бар. Без аны бакчага карлыган яки җиләк җыйганда алып чыга идек. Аның аяклары җиргә батып керә, ул анда онытылып кала, өстенә яңгыр ява, аннан кояш кыздыра. Урындыкны алып сыпырып җибәрәсең, ә ул исә гел яңа кебек, берни булмаган. Бу урындык безгә бик кадерле, кайчандыр Яңгулдан Чаллыга алып киткән булсак, инде менә янәдән үзебез белән кире алып кайттык.
Сүземне шушы урында бүлеп, Рәшит Хәсәнов белән сезне дә таныштырасым килә.
Рәшит Фәрит улы - Яңгул егете. Чаллы шәһәрендә инде күп еллар эшли. Бер ел элек гаиләсе белән туган авылына кайтып йорт җиткергән. Аннан соң кияве Ринат Нурисламовның матди ярдәме белән авылдагы иске хастаханә бинасын алып, аны ремонтлап, үрү фабрикасын ачып җибәргәннәр. Авылларда эш, тотрыклы хезмәт хакы булмау яшьләрне шәһәргә куа, авылдан читләштерә. Алар башлап җибәргән эш бүгенге көндә илле кешене эшле иткән, исәпләре - киләчәктә эшне тагын да киңрәк җәелдерү. Бу - эш урыннары тагын булыр дигән сүз.
- Озак еллар шәһәрдә яшәгәнннән соң авыл тормышы чит түгелме? - дип сорыйм Рәшит Фәритовичтан.
- Шәһәрдә торсак та, кендек туган җирдән аерылмады. Монда безнең төп нигез, әни, туганнар... Инде менә кызым Диләрә дә Яңгул авылы егетенә (Ранил Габдрахманов - көрәшче, дөнья чемпионы. - З.Х.) тормышка чыкты, сабыйлары туды. Димәк, туган җирнең тарту көче бик зур.
Диләрә дә шушында ук эшли, без аны да күрдек. Бу өчлекнең - әти белән кызының, төп оста Альфредның үзара мөнәсәбәтләре дә нәкъ менә тал кебек сыгылмалы, матур, чыдам. Аралашканда моны күрми, сизми мөмкин түгел. Үзен күрмәсәк тә, Ринат Нурисламовның да алар белән теләктәшлектә икәнлегенә шик юк, бердәмлек булмаса, бу тиклем эшне башкарып булмас иде. Яңгул үрү фабрикасыннан китәсебез килми генә, алдагы юлыбыз озын булганга гына кузгалдык. Моның сәбәпләрен әле кайта-кайта эзләдем. Хуҗаларның якты күңеле, матур гамәлләре бер әсир итсә, җанга якын үзебезнең талдан эшләнгән әйберләрдән дә аерыласы килмәде. Тал чыбыклары, җиһаз булганчы, ничәмә-ничә кулдан үткәннәр, күпме кешенең күңел җылысын алганнар, ничек инде ул үзенә тартмасын...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: