Шәһри Казан

Талпаннар ауга чыкты

Кыш көне безне күп вакытта грипп, салкын тиюләр җәфаласа, көннәр җылытып җибәрүгә, башка төрле борчулар пәйда була. Шуның берсе - яз җитте исә талпаннар (урман бете) һөҗүм итәргә тотына. Алар инде апрель урталарында ук күренә башлады: талпаннар һава температурасы 5 градустан югарырак булганда активлаша, ди белгечләр. Хәзер исә аларның иң...

Реклама

Талпан вирус энцефалиты җитди авыруларның берсе санала. Кешеләрнең күпчелеге, урман бете кадалса, табибка баруны кирәк дип тапмый. Әмма авыру йокса, ул хәтер һәм интеллект бозылуга, үзәк нерв системасының зарарлануына, хәтта параличка да китерә ала бит. Шуңа күрә, язгы-җәйге чорда урманга барып кайткан кешенең өйгә кайткач иң беренче эше, кигән киемнәрне салып, бөтен тәнне карап-тикшереп чыгу булырга тиеш, чөнки баштарак талпан кадалганы сизелмәскә дә мөмкин. Култык асларына, колак артына, чәч араларына аеруча игътибар итү мөһим. Өйгә кайткач кына да түгел, ә урманда йөргән вакытта да бер-ике сәгать саен, киемнәрне салмаган килеш кенә гәүдәне күзәтеп-тикшереп алыгыз. Табигатькә чыккан вакытта киемнәргә зур игътибар бирү сорала. Өскә озын җиңле кием кию, ә чалбарны итек кунычына кыстырып кую зарур. Киемнең төсенә килгәндә, белгечләр ачык төстәгесен кияргә киңәш итә, чөнки аннан талпанны күреп алуы җиңелрәк. Муен тирәсе дә ачылып тормасын, башка исә яулык бәйләгез яки баш киеме киегез. Тәннең ачык калган урыннарын һәм шулай ук киемнәрне дә талпаннарны куркыта торган махсус препаратлар, репеллентлар белән эшкәртегез.
Шулай да талпан энцефалитыннан саклануның иң ышанычлы чарасы вакцинация булып тора, ди табиблар. Аны бигрәк тә урманда эшләүчеләргә, геологларга, нефтьчеләргә, урманда практика узучы студентларга ясатырга кушалар. Әмма талпан урманда гына кадала дип уйлау да дөреслеккә туры килеп бетми. Соңгы елларда шәһәр халкы да әлеге бөҗәкләрдән зыян күрә, чөнки урман бете шәһәр паркларында да рәхәтләнеп тереклек итә. Ул урманнан җыелган үсемлекләргә, чәчәкләргә, җиләкләргә, шулай ук йорт хайваннарына да ияреп кайтырга мөмкин. Шуңа да талпан кадалу куркынычы бөтен кешегә дә яный дисәң дә була.
Талпан кадалган икән инде, аны тиз арада тартып чыгарырга кирәк, чөнки ул тәндә күбрәк торган саен, авыруны эләктерү куркынычы да зуррак. Аны йолкып чыгару өчен, иң яхшысы медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итү. Үзлектән эш итәсез икән, берничә киңәшне истә тотыгыз. Талпанны, башы өзелеп калмасын өчен, саклык белән генә тартып чыгарырга кирәк. Берүк, аны сыта күрмәгез, чөнки вирус аның эчендә урнашкан. Урман бетенең башы өзелеп калса, аны утта кыздырылган яисә спиртта тотылган энә белән актарып чыгарыгыз. Соңыннан яраны йод яки спирт белән эшкәртергә, ә алынган талпанны яндырырга кирәк яисә дезинфекцияләүче эремәгә салу сорала. Кулны сабынлап юмыйча, күз һәм авыз-борын тирәсенә кагылырга ярамый.
Быел талпаннарның кайчан һөҗүм итүдән туктаячагы әле билгеле түгел. Узган елгы кебек, аларның җәй буе да тынгылык бирмәү ихтималы да бар. Белгечләр әйткәнчә, инде берничә ел дәвамында Татарстанда талпаннардан инфекция йоктыручыларның кимүе күзәтелә. Талпан энцефалиты белән авыручылар да, нигездә, аны чит илләрдән йоктырып кайтучылар. Әмма бу тынычланырга ярый дигән сүз түгел, чөнки талпаннар аша башка төрле авырулар (мәсәлән, боррелиоз, икенче төрле Лайм авыруы) йогу ихтималы да бар бит әле.
PS. Томск һәм Новосибирск микробиологлары талпан энцефалитын һәм боррелиозны (Лайм авыруын) билгели торган үзебездә җитештерелгән беренче экспресс-тест эшләп чыгарган. Галимнәр әйтүе буенча, Россиядә аларның җайланмаларына аналоглар юк. Тест ярдәмендә, табибка барганчы ук авыру йокканмы-юкмы икәнен белергә була. Гадәттә, эпидемиологлар йолкып алынган талпанны сакларга һәм анализ ясар өчен махсус лабораториягә тапшырырга киңәш итә. Экспресс-анализ ясый торган җайланма исә гадәти пластик шприцны хәтерләтә. Аның талпанны өстерәп чыгару өчен үзенчәлекле кечкенә генә эскәге дә бар. Соңыннан талпанны шприц эченә салып пешкәк белән сытарга кирәк. Аннары цилиндрга 1 тамчы су салып, барлыкка килгән эремәне тест-тасмага сылыйсың. Монда 3 төрле сызык барлыкка килергә мөмкин. Беренчесе - тестны дөрес ясауны аңлатса, икенчесе - энцефалит барлыкны күрсәтә, өченче сызык исә боррелиоз булуын дәлилли. Әлеге җайланманы ясаучылар сатуга ул 2014 елда чыгар дип планлаштыра.
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе биргән соңгы мәгълүматларга караганда, быел республиканың 15 районында 165 талпан кадалу очрагы теркәлгән инде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: