Шәһри Казан

Тапшырылмаган чакыру билеты

1957 елда мин, Тын океан флотында армия хезмәтен тәмамлап, өйгә кайттым. Әле матрос формасын салырга да өлгермәгән идем, әти янына дип өйгә Әзәл абый Яһудин килеп керде. - Шушымыни инде синең моряк улың? - диде ул, мине баштанаяк күздән кичереп. - Моряк формасы нинди килешә икән үзенә, күз тимәсен! Аны...

Реклама

1957 елда мин, Тын океан флотында армия хезмәтен тәмамлап, өйгә кайттым. Әле матрос формасын салырга да өлгермәгән идем, әти янына дип өйгә Әзәл абый Яһудин килеп керде.
- Шушымыни инде синең моряк улың? - диде ул, мине баштанаяк күздән кичереп. - Моряк формасы нинди килешә икән үзенә, күз тимәсен! Аны күргәч, океандагы тезелешкән корабларның йөзүләре күз алдына килә. Ярый, ярый, исән генә булсын, бәхете үзе беләндер. Әйдә, хәзер җиң сызганып тыныч тормышта эшкә җигел...
Әзәл абый белән беренче очрашу шулай булган иде. «Тере» артист белән очрашу күңелдә җылы хисләр тудырды.
Әзәл абый - әтинең авылдашы, алар икесе дә Әлки районының Яңа Чаллы авылыннан. Аның әле әтигә истәлек өчен биргән фотосурәте дә саклана. Артына «Беренче укытучым Хаҗи абыйга истәлек өчен. Әзәл Яһудин. 1957 ел. Казан» дип язылган.
Мин армиягә киткәч, безнең гаилә 1955 елда Казанга күчеп килә. Әзәл абый белән әти бер-берсен Казанда эзләп табышалар. Әти белән алар егерменче елларда ук элемтәдә булалар. Әмма аралашу җепләре сугыш чорларында өзелеп тора. Әзәл абый әтине бик ихтирам итә иде. Һәр бәйрәм саен открыткалар аша бер-берсен, гаиләләрен тәбриклиләр иде. Бер-берсен зур тантаналардан да калдырмадылар. 1956 елның гыйнвар аенда Әзәл абыйның иҗат эшчәнлегенә 25 ел тулу уңаеннан үткәрелгән тантанада әти дә, әни дә була. Бу кичәгә бик күп сәнгать, шул исәптән театр эшлеклеләре җыелалар. Әзәл абыйның эшчәнлегенә зур бәя бирелә.
Әзәл абыйның 50 яшьлек юбилей кичәсенә мин дә чакырулы идем. Бу кичәдә мин аның гаҗәеп талантлы артист икәнлегенә тагын бер кат инандым.
Мин 1960 елдан алып журналистика белән ныклап кызыксына башладым. Җитмешенче елларның урталарында егерме беренче гасырда яшәүчеләргә күренекле шәхесләрдән «Теләк-теләкләр» җыю сәбәпле, бу тәкъдим белән Әзәл абыйга да мөрәҗәгать иттем. Ул, бер дә ялындырмыйча, үтенечемне үтәде. Шуңа өстәп, ике фотосурәтен дә бүләк итте. Алар минем шәхси архивымда саклана. Әзәл абыйның истәлек язмасы мондый эчтәлектә иде.
«XXI гасырда яшәячәк туганнар!
Без бөек, авыр, катлаулы, чуар, каршылыклы, җиңеп килүче Социалистик җәмгыять төзелеше чорында яшәдек, эшләдек, көрәштек һәм мин шушы бөек төзелештә кечкенә генә хезмәтем белән катнаша алуым белән бәхетлемен!
Сәлам XX гасырдан XXI гасырның бәхетле кешеләренә!»
Татарстанның атказанган артисты, нәфис сүз остасы. - Әзәл Яһудин, 30.01.1974 ел. Казан.
1979 елда - Әзәл абыйның тормыш иптәше Мәстүрә апа, 1987 елда минем әни бу дөньядан киткәч, әти белән Әзәл абый күрешми башладылар. Әни үлгәч, әти өйдән чыкмады диярлек. Әзәл абый да олыгайган иде инде.
Әзәл абый белән без соңгы тапкыр Г.Камал театрында очраштык. Ул, гадәттәгечә, әтинең хәлен сорашты.
- Быел әти 102не тутыра, - дидем.
- Сөбханалла, күз тимәсен! Ул яшәр әле, мин 90га җитә аламмы-юкмы, кәефем әйбәттән түгел, - диде ул.
Казан Берләштерелгән дәүләт музеенда әтиебез Хаҗи Сальмушевка багышланган күргәзмә ачылырга тора иде. Тантанага туганнарыбыз, дусларыбыз, әтинең авылдашлары чакырылды.
Әти:
- Әзәл абыеңны да калдыра күрмә, - дип әйтеп куйды.
Чакыру билетлары өләшеп йөргәндә, Нәшрият йорты янында шагыйрь Шамил Маннаповны очраттым. Ул - Әзәл абыйның якташы, күрше авылдан. Соңгы елларда Әзәл абый белән иҗади дуслыкта яшәүләрен беләм.
- Әзәл абый каты авырый икән, хәлен белергә барасым бар, - диде Шамил.
- Ярар, бергә барырбыз. Минем Әзәл абыйга чакыру билетын тапшырасым бар, - дидем мин. Шулай килештек.
Әмма икенче көнне Әзәл абыйның вафат булуы турында радио кайгылы хәбәр китерде. Без бу хәбәрне гаилә белән бик авыр кичердек.
Әзәл Яһудин чын мәгънәсендә олы шәхес, тумыштан артист иде. Аны алмаштырырлык нәфис сүз осталары киләчәктә булырмы, белмим. Күп вакытта без бер-беребезгә тиешенчә игътибар биреп җиткермибез, кешеләргә карата җылы мөнәсәбәттә була алмый калабыз. Әзәл абый кеше күңелен аңлый белә иде. Аяныч ки, бүген ул сыйфатлар күпләргә җитешми.
Сирәк туа торган талантлы шәхесләребезне барлап, кадерләп торыйк. Әзәл абый кебек кешеләр соңгы сулышларына кадәр туган халкына хезмәт итүчеләр бит алар. Шуңа күрә андыйларны үзләре исән чакта тиешенчә бәяләп, кадерләрен белеп яшисе иде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: