Шәһри Казан

Тарихи биналарны киләчәк буын да күрергә тиеш

Шәһәр үзәгендәге мәдәни мирас объектлары буйлап сәяхәтне журналистлар иң элек Язучылар берлеге бинасыннан башлады. Мөштәри урамындагы әлеге 14 нче йорт 1907 елда төзелгән. Аның хуҗасы Оконишников заманында шәһәрнең мактаулы гражданины, коммерция училищесының попечительләр советы әгъзасы була. Әлеге йортның капкалары, балконнары челтәрләп, чәчәкләп барокко стилендә ясалган. Аның мәйданы 961,6 квадрат метр....

Реклама

Шәһәр үзәгендәге мәдәни мирас объектлары буйлап сәяхәтне журналистлар иң элек Язучылар берлеге бинасыннан башлады. Мөштәри урамындагы әлеге 14 нче йорт 1907 елда төзелгән. Аның хуҗасы Оконишников заманында шәһәрнең мактаулы гражданины, коммерция училищесының попечительләр советы әгъзасы була. Әлеге йортның капкалары, балконнары челтәрләп, чәчәкләп барокко стилендә ясалган. Аның мәйданы 961,6 квадрат метр. Узган гасырның 20 нче еллары башында биредә балалар бакчасы, аннары хастаханә урнаша.
Бинаның элекке матурлыгын саклау өчен реставраторлар тарафыннан биредә күп хезмәт куелганлыгы күренеп тора. Аның эче, түшәмнәрендәге чәчәк бизәкләре күз явын алырдай итеп яңартылган. Әлеге бинаны төзекләндерү өчен 119 миллион сумнан артык акча сарыф ителгән. Реставратор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рания Рәимова әйтүенчә, реставрация күп вакыт һәм көч таләп итә торган эш. Андагы ишек тоткаларына хәтле кулдан ышкып чистартылган. Бу бина - киләчәк буыннарга да күрсәтерлек мирас. Язучылар берлеге шушы көннәрдә әлеге бинага күчәргә җыена. Биредә әдәби фонд белән ТАИФ та урнашачак. Язучылар клубы җитәкчесе Гафур Каюмов әйтүенчә, үзләрендә һәр атна саен төрле мәдәни чаралар уздырырга ниятлиләр. Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан бинаны төзекләндергәннәре өчен Президентка, хөкүмәткә рәхмәтле булуын әйтте.
Горький урамындагы Боратынскийлар утары ХIХ гасырда классицизм традицияләрендә төзелгән. Бина агачтан эшләнгән. Анда әлеге нәселнең өч буыны яшәгән. Узган гасырның 30 нчы елларыннан башлап төп бинада Чайковский исемендәге 1 нче музыка мәктәбе урнашкан була. Әлеге йорт озак еллар хуҗасыз яши. 60 нчы еллар ахырында гына ул атаклы рус шагыйре Евгений Боратынскийның улы Николай милкенә күчә. Бинаның төп өлеше хәзерге вакытта төзекләндерелүгә мохтаҗ. Аның өчен хөкүмәттән 40 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Утарның көнбатышында Боратынский музее эшли.
Горький урамындагы 3 нче йорт безгә элекке травматология һәм ортопедия институты бинасы буларак таныш. Алар сугышка хәтле үк бирегә урнаша. Аның 1878 елларда ук булуы мәгълүм. Ул 1903-1905 елларда торгызыла. Бина баштарак арендага биреп керем алу өчен файдаланыла. Анда «Идел» кунакханәсе номерлары була. 1906 елда беренче «Сәйяр» труппасының спектакльләре дә шушында уйнала. Тамашачы анда төрекчәдән тәрҗемә ителгән «Кызганыч бала» һәм
Г.Камалның «Гыйшык бәласе» дигән спектакльләрен карый.
Әлеге бинаны төзекләндерү эшләре башланган. Анда киләчәктә дә шулай ук табыш китерә торган оешмалар һәм алты фатир булачак, дип белдерделәр.
Мәдәният министры урынбасары Светлана Персова әйтүенчә, тарихи биналарны торгызу шәхси инвесторлар ярдәме белән башкарылачак. 2006 елдан 2010 елга хәтле төзекләндерелгән 30 объект республика бюджетыннан финансланган. 2011 елдан алып бүгенгә кадәр 80 объектта төзекләндерү эшләре бара.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: