Шәһри Казан

Тарихын белгән халыкның киләчәге бар!

Күп еллар җимерек хәлдә булган «Милләт» нәшрият йорты якын арада яңадан сафка бастырылачак. 1908-1917 елларда җәдитчелек ысулы буенча укыткан мәдрәсәләргә уку әсбаплары бастырган нәшрият йортына икенче сулыш өрүче - Башкортстанда туып үскән күренекле милләттәшебез Рәүф Йосыф улы ХӘСӘНОВ. Рәүф әфәнде белән әңгәмәне сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез.

Реклама

- Хөрмәтле Рәүф әфәнде, Сезнең белән мәркәзебез шәһре Казанның 1000 еллыгына багышланган дөньякүләм форумда очрашкан идек. Язмыш, 8 ел үткәч, тагын күрештерде. Сез 60 яшьлек юбилеегызны сокландыргыч һәм киләчәк буынга үрнәк булырлык нәтиҗәләргә ирешеп каршыладыгыз, бу уңышларның нигезендә нинди кыйммәтләр ята?
- Минем өчен бу нигез тормыш баскычларыннан күтәрелүгә өлге булган, дөнья цивилизациясенә үзенең өлешен керткән, Болгар дәүләте чорында Ислам динен кабул иткән горур һәм хезмәт сөючән халкым дия алам. «Үзең өчен ни сөекле булса, шуны халык өчен дә сөекле ит», - диелә Пәйгәмбәребез (с.г.в.)нең хәдисендә. Безнең нәсел тамырлары Казан ханлыгына барып тоташа. Чукындыру сәясәте башлангач, бабаларыбыз, динен, телен, гореф-гадәтләрен саклап калу өчен, 3 авыл халкы берләшеп, кичүләр саеккач, малларны, хатын-кызларны, балаларны туплап, үз ил-җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булганнар. Бу җирләр хәзерге Миякә яклары. Анда төпләнгәч, ата-бабаларыбыз урманнарны кисеп, чәчү җирләре әзерләп, игенчелек, терлекчелек белән нәтиҗәле шөгыльләнгәннәр. Нәтиҗәдә берничә авыл барлыкка килә, шунда мәчетләр төзелә, мәдрәсәләр ачыла, кибетләр салына. Шуның өчен горурланып әйтә алам: туган жирем - Башкортстанның иң гүзәл һәм бәрәкәтле төбәге Миякә районында урнашкан Җидегән авылы.
Безнең гаиләдә туган телгә, халкыбызның гореф-гадәтләренә, диненә мәхәббәт ана сөте белән бирелде. Укытучылар безне төрки халыкларның бөек шәхесе - мәгърифәтче һәм акыл иясе Мифтахеддин Акмулла, туган җире азатлыгын, телен һәм динен яклап батырларча көрәшкән Канзафар бәй, Бөек Ватан сугышында фашист амбразурасын күкрәге белән каплаган Советлар Союзы Герое Миңнегали Гобәйдуллин кебек якташларыбыз үрнәгендә тәрбияләде.
- Билгеле булганча, Сез, Уфа нефть институтын тәмамлап, гомерегезнең ике дистә елдан артыгын нефть эшкәртү өлкәсендә гади механик булып эшләп, абруйлы җитәкче дәрәҗәсенә кадәр үскәнсез...
- 1975 елда институтны тәмамлаганнан соң, хезмәт юлымны Туймазы РНУ Урал-Себер магистраль нефть үткәргечләре оешмасында башлап җибәрдем. Хезмәт баскычларыннан күтәрелгәндә механик, өлкән механик, өлкән инженер, «Мраково» һәм «Шкапово» НПСларында житәкче вазифаларында да эшләдем. Шул чорда тәҗрибә рәвешендә беренче ПГНУ-2ЖР нефть куу станциясен сафка бастырдык.
1977 елда СССР Хөкүмәте, Партия Үзәк Комитеты белән берлектә, Орск нефть эшкәртү заводында оборона сәнәгатендә кирәкле махсус ягулык эшләп чыгару өчен яңа төзелмәләрне сафка бастырырга кирәк, дигән карар кабул итте. Мине Мраково авылында яңа төзелгән станциягә җитәкче итеп тәгаенләделәр.
1982 елда Бөтенсоюз нефть һәм нефть продуктларын җыю һәм хәзерләү фәнни-тикшеренү институты белән берлектә «Мраково» НПСы базасында тикшерү полигоны ачып, галимнәр белән яңа техникаларны уйлап табу һәм аларны сынау эшләрендә катнашырга туры килде. Шул еллардагы хезмәтләрем нәтиҗәсе - берничә дистә фәнни хезмәтем, авторлык танытмаларым, Нефть һәм газ сәнәгате министрлыгы тапшырган «Отличник нефтяной промышленности» дигән мактаулы билге, БАССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә 1991 елда «Башкортстан Республикасының атказанган нефтьчесе» дигән исем бирелүе. «Мраково» НПСында эшләгәндә социаль мәсьәләләргә дә зур игътибар бирелеп, алар уңышлы хәл ителде. Эшләү чорында җәмәгать эшләре башкарып, берничә чакырылыш рәттән Халык Советы депутаты итеп сайландым.
1998 елдан, Бәләбәй тәҗрибә механика заводының генераль директоры буларак, маркетинг тикшеренүләр сөземтәсендә базар шартлары таләпләренә җавап бирә алырлык сыйфатлы яңа төр продукцияләр эшләп, аларны дөнья базарына күпләп чыгара башладык.
- 2011 елда, инде 60 яшегезгә аяк басарга җыенган вакытта, Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен уңышлы тәмамлап, гарәп теле һәм Ислам нигезләрен өйрәтү буенча укытучы-имам дәрәҗәсенә диплом яклагансыз. Бәләбәй шәһәрендә мөселман җәмәгать оешмасын җитәклисез, Уфадагы «Ихлас» мәчетенең Попечительләр советы әгъзасы булып торасыз, «Мөхәммәдия», «Госмания» һәм «Галия» мәдрәсәләренә, Уфадагы Ислам университетына, Бәләбәй шәһәрендәге татар гимназиясенә даими рәвештә ярдәм күрсәтәсез. «Дин ул - халык өчен опиум» дигән совет чорында үскән кешене нинди сәбәпләр Ислам диненә алып килде?
- Барысы да Аллаһы Тәгалә кодрәтендә. Мин дингә зур тормыш юлы үтеп, байтак тормыш тәҗрибәсе туплап килдем.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә болай ди: «Һәрбер мөселман иргә һәм мөслимә хатынга гыйлем алу фарыз». Шулай булгач, гыйлем алу (дини) - кешенең тормышында иң мөһим кыйммәтләрнең берсе. Дин өлкәсендә зур белемнәргә ия кеше үзен генә түгел, башкаларны да ялгышлардан саклап калуга сәләтле. Ә Ислам дине - иң дөрес дин. Россиянең бөек язучысы Лев Толстой гомеренең соңгы чорында юкка гына Ислам динен кабул итмәгәндер.
Күп очракта Ислам динен тәнкыйтьләүчеләр, бу дин белемне, фәнне чикли, дигән ялгыш фикердә торалар. Көнбатышта инквизаторлар бөек галим Коперникны утта яндырган урта гасырларда Ислам динен тоткан Көнчыгыш медицина, математика, астрономия һәм башка дөньяви фәннәр буенча зур ыргылыш ясый. Безнең татар халкы да, Ислам дине һәм гарәп графикасында чыккан фәнни-дини хезмәтләр аркылы, Россия империясендә иң укымышлы халыкка әйләнә. Күренекле ислам әһеле Галимҗан Баруди һәм аның фикердәше Ибраһим Идрисов 1908 елда «Милләт» исемле нәшрият йорты төзеп, анда 1 млн.нан артык тиражда гарәп графикасында уку әсбаплары бастыралар. 1917 елның июлендә Казанда уздырылган II Бөтенроссия мөселман съездын мөфти хәзрәт Галимҗан Баруди Коръән укып ачып җибәрә, ә аның фикердәше, Сорбонна университетында хокук белеме алган, II һәм III Дәүләт Думаларының депутаты Садри Максуди Эчке Россия һәм Себер мөселманнары турында Декларация игълан итә. Бу вакыйга 1920 елның маенда Совнарком рәисе Владимир Ленин тарафыннан Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оештырылуга зур этәргеч биргән.
- Рәүф әфәнде, Сез - бик күп өлкәләрдә танылган милләттәшебез, зур хезмәт коллективларының икътисади уңышларын тәэмин иткән тәҗрибәле җитәкче, булдыклы зур гаилә башлыгы, милләтпәрвәр асыл ир заты. Соңгы чорда кылган изге гамәлләрегез зур ихтирамга һәм игътибарга лаек. Сүз аукционда сатып алган «Милләт» нәшрият йортын реставрацияләвегез хакында бара.
- Халкыбызның бай мәдәни мирасын саклауга килгәндә, бу эшләрне мин һәм гаиләм чын йөрәктән башкарабыз. Күгәрчен һәм Бәләбәй районнарында эшләгән чордан башлап, мәктәпләргә, балалар йортларына, сугыш ветераннарына даими ярдәм итеп торам, Бәләбәй каласындагы татар гимназиясен шефлыкка алдык. Хәйриячелек - кешелек җәмгыятенең рухи халәтен чагылдырган төп күрсәткечләрнең берсе. Безнең мөселман халкына хас сыйфатны туплаган атаклы Хөсәеновлар, Рәмиевләр, Апанаевлар һәм Юнысовларны кем белми?! Татарстан Дәүләт Советы депутаты якташым Рәфкать Кантюков та шундый изге гамәлләре белән билгеле. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе мөхтәрәм Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең халкыбызның Мәккәсенә әйләнгән Болгарны торгызуга юнәлтелгән изге эшенә күпме милләттәшләребез ярдәм итә.
Халкыбызның атаклы улларының берсе - Салават Зәки улы Фәтхетдинов менә җиде ел инде туган авылы Аксәеттә берничә дистә мең халыкны Сабан туена жыя. Бу бит күпләргә үрнәк. Якташым КФУ профессоры Ринат Нәбиев туган авылы Имәнлекүлдә мәчет салдырды. Шушы ук эшне Илеш районында башкарган якташыбыз, эшмәкәр, Россия Федерация Советы сенаторы Рәлиф Сафин да хөрмәт уята.
Казанга килгәч, мин, 2002 елның 25 июнендә кабул ителгән «Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мираслары турында»гы 73 нче Федераль Закон нигезендә, 2011 елның октябрендә Казан шәһәрендәге аукционда Россия империясе чорында салынган, хәзерге көндә җимерек хәлдә булган «Милләт» нәшрият йорты бинасын реконструкцияләргә алындым.
- Бүген халыкның күпчелегенең тормыш дәрәҗәсе бик түбән. Шул ук вакытта ил буенча 50 млн гектар авыл хуҗалыгы җирләре эшкәртелмичә ята, 20 мең авыл юкка чыккан, эчкечелек, әхлаксызлык, төнге кәеф-сафа кору клублары киләчәк буыныбызны юлдан яздыра. Күп кенә бай тормышлы кешеләр боларга битараф, үз акчаларын чит илдә ял итүгә тота, нәтиҗәдә туган илендә тапкан мөлкәте чит ил икътисадын инвестицияли. Сезнең бу кире күренешләргә мөнәсәбәтегез ничек? Икътисадны алга этәрүне тәэмин итәр өчен, нинди ашыгыч чаралар кирәк?
- Хәтерегездәдер, 1998 елда Россиянең беренче Президенты Б.Н.Ельцин күренекле дәүләт эшлеклесе Е.М.Примаковны Россия хөкүмәте Премьер-министры итеп тәгаенләде. Аның бер сүзе күпләрнең хуплавын тапты. «Без, - диде ул, - кешеләр язмышына каршы килә торган реформалар үткәрмәячәкбез». Соңгы елларда Россиядә коррупция, әхлаксызлык, битарафлылык һәм җавапсызлык колач җәйде.
Бүген илебез җитәкчеләре бу хәлдән чыгу юлларын эзлиләр. Гасырлар буенча сакланган динебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне торгызу фарыз. Патриотик тәрбия җитешми. Минемчә, алга киткән чит ил галимнәренең фикерләрен кабул итү дә урынлы булыр иде.
Шунысын әйтүне мөһим саныйм: Ислам динендә «социаль лифт» бик көчле, чөнки баеган, уңышка ирешкән кешегә мөселман өммәтендә нәфрәт юк. Ходай Тәгалә бәндәне төрле итеп яраткан: берсе тумыштан көчле, икенчесе зәгыйфь, кайсы сәүдә аша зур мөлкәт туплый, оештыру, акыл сәләтенә ия булып, халыкка хезмәт итәрлек шәхес булып җитешә, байлыгының байтак өлешен зәкят рәвешендә сарыф итә.
Күптән түгел Владимир Путин Бөтенроссия җирле үзидарә органнарының эшчәнлегенә багышланган фәнни-гыйльми конференция жыярга тәкъдим итте. Мин бу фикерне хуплыйм. Җир асты байлыкларыннан алынган табышның бер өлешен җирле муниципаль органнарның бюджетына җибәрү мөһим дип саныйм. Авылларыбызны торгызып, пай җирләребезне туплап, Чуашстан Республикасындагы Тукай авылы мәхәлләсе системасы үрнәгендә җәмгыятькә файдалы эшләр эшләнсә, мөселман авылларында буш яткан җирләрне максатчан файдаланып, хәләл авыл хуҗалыгы продукциясе житештереп, һәр авылда күпме кеше эш белән тәэмин ителер, никадәр гаилә барлыкка килер иде. Шул вакытта гына җирләребез сакланып калачак, димәк, телебез, динебез һәм халкыбыз яшәячәк. Бу уңайдан 2012 елның 24 мартында Казанда узган Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында кабул ителгән карарлар бик зур әһәмияткә ия дип саныйм.
Хәзер акча артыннан куган, аңа табынган кешеләр ишәйде. Шулай үз вакытында тугандаш милләтләр арасында да аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты. Мин үзем бу мәсьәләләр буенча күп кенә фикерләремне туплап, житәкчеләргә дә мөрәҗәгать иттем. Мәсәлән, Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовка. Башкортстанда дистәләрчә ел буе Татарстанның «ТНВ» каналын күрсәтмәделәр. Ике республика җитәкчесе бергә утырып сөйләшкәч, бу мәсьәлә уңай якка хәл ителде. Шулай да әйтми булмый: безнең татар халкының байтагында бер-берсе белән көрәшү «чире» бар. Татар халкын берләштерә торган анык һәм төгәл әхлакка нигезләнгән тәгълимат кирәк.
Күп акчалар сарыф итеп, кәеф-сафа кору урыннары, фитнес-клублар төзелде, ләкин анда акчасы күп булганнар гына ял итә, ул йортларда милли моңнар янгырамый. Анда ярымшәрә җиңел холыклы кызлар арасында әфьюн сулап, баш миләрен сыеклап утыручы яшь милләттәшләребезне кызганам. Көнбатышның «кыйммәтләре» милләтне таркатырга омтыла, шуның аркасында безнең татар халкының байтак өлеше теленнән, диненнән, мәдәниятеннән читләште, битарафлык чолганышына батты. Бу күренешләр башка милләтләрне дә бик борчый, Россиянең традицион дин әһелләрен дә хафага сала. Мондый хәлләргә каршы моннан 100 ел элек - 1912 елның 13 мартында Садри Максуди Дәүләт Думасында нотык тоткан. Төптәнрәк уйлап карасаң, «оптимальләштерү» төшенчәсе дә Россия Конституциясендә каралган федерализм принцибына каршы килә. Үз вакытында Көнбатышта «Россиягә 50 млн халык та житә» дигән фикер яңгыраган иде. Уйлап карасаң, мондый нигезсез фикерләр киеренкелек китереп чыгара һәм Россиянең иминлегенә куркыныч тудыра, шулай ук Россияне конкурент итеп күргән транснациональ компанияләрнең мәнфәгатьләренә жавап бирә түгелме соң?! Ә алар Россиянең табигать байлыкларын кулга төшерү өчен нинди генә чаралар күрмиләр.
Бу җәһәттән Президент В.В.Путинның күп милләтле, күп динле Россияне саклап калу һәм аны дөньякүләм конкурентлыкка ия булырлык демократик һәм социаль дәүләт дәрәҗәсенә җиткерүне күздә тоткан Евразия проекты ниндидер ышаныч уята. Чөнки татарлар Евразия киңлекләрендә таралып гомер итәләр. Бүген республикабызда милләтара толерантлыкны тәэмин иткән механизмнар нәтиҗәле эшли. Хокукый яктан бу эш ел башында Президент кабул иткән «РФдә 2025 елга чаклы исәпләнгән дәүләт милли сәясәте» стратегиясенә нигезләнгән. Белүебезчә, бүген Татарстан милләтләре Ассамблеясе канаты астындагы Халыклар Дуслыгы йортында 35тән артык милләтнең иҗтимагый оешмалары нәтиҗәле эшли. Россия Федераль Җыелышының Федерация Советы рәисе Валентина Матвеенко да күптән түгел Татарстанда булган рәсми сәфәрендә аларның эшчәнлегенә югары бәя бирде.
Аллага шөкер, милләтпәрвәр егетләребез дә аз түгел. Татарстаныбызның һәм Башкортстаныбызның Президентлары тәҗрибәле җитәкчеләр - икесе дә фән докторлары, шуның өчен дә ике республиканы да ил күләмендә күп төбәкләргә үрнәк итеп куярлык.
Казанга килеп урнашкан билгеле якташларым, Башкортстаннан чыккан күренекле шәхесләр - Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин, күренекле журналист Римзил Вәлиев, КФУ профессоры Ринат Нәбиев һәм дипломат Хәйдәр Галиевләр белән аралашам. Нинди дин, милләт вәкиле булмасын, барлык халыклар арасында дуслык булдыру мәслихәт, чөнки без Ходай тарафыннан яралтылган бәндәләр, бүгенге югары техник үсеш, глобализация чорында ызгышып-дошманлашып яшәү кешелек цивилизациясен һәлакәткә китерергә мөмкин.
- Хөрмәтле Рәүф әфәнде, Сез бик бәхетле милләттәшебез. Кайда гына хезмәт куйсагыз да, һәрвакыт кешеләр мәнфәгатенә файдалы эшләр башкаргансыз. Агач утыртылган, йорт салынган, тормыш иптәшегез белән татар халкы горурланырлык дүрт ул үстергәнсез. Илебез Сезнең кебек уллары белән көчле. Шушы уңышларда гаиләгезнең тоткан урыны нидән гыйбарәт?
- Дөрес әйтем: «Гаилә ул - һәр ир затына ышанычлы тыл»! Бүгенге көндә булдыклы милләттәшләребез өчен балаларыбызны рухи-мәдәни кыйммәтләребез ярдәмендә тәрбияләргә шартлар аз түгел. Республикабызда Ислам динен тоткан халыклар өчен дә кирәкле шартлар тудырылган. Мәркәзебез Казан - дин, фән, сәнгать һәм икътисад өлкәсендәге иң билгеле шәһәрләребезнең берсе. 2013 елда Бөтендөнья Студентлар Универсиадасы үткәрелүе моңа ачык мисал.
Әйтергә кирәк, милли рух, беренче чиратта, гаиләдә тәрбияләнә. «Заманча булу ул - үз заманыңнан артта калмыйча, алга бару һәм үз милли йөзеңне дә саклап калу», - дигән акыллы фикер белән тулысынча килешәм. Тормыш иптәшем Гөлфия Сәмәрхан кызы һәм безнең белән 20 ел яшәп, 91 яшендә вафат булган әнием Маһира Тәүхетдин кызы белән мөселман гаиләсенә генә хас тәрбия алымнары ярдәмендә, мөселман гореф-гадәтләрен, йолаларын, әхлак нормаларын сеңдереп, улларыбызга тәрбия бирдек. Өч улым да яңа заман таләпләренә җавап биргән А.Н. Туполев исемендәге Казан милли техник тикшеренү университетын тәмамлап, бүгенге яңа технологияләр нигезендә зур проектларны тормышка ашыра алырдай булып җиттеләр. Бүгенгесе көндә олы улларым Рөстәм белән Руслан җитәкче вазифаларын башкаралар, үз гаиләләре бар, балалар үстерәләр. Руслан һәм уртанчы улым Раил, университетны кызыл дипломга бетереп, аспирантурада укыйлар. Кече улым Райнур Бәләбәй шәһәрендә татар гимназиясендә бары тик «биш»ле билгеләренә генә белем ала. Балаларыбызны яңа чордагы югары таләпләргә җавап бирерлек итеп тәрбияләдек, алар намаз әһелләре, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә читтән торып укып чыктылар. Берничә телдә иркен сөйләшәләр, яңа техник чараларны үзләштерделәр, шул ук вакытта туган телгә мәхәббәтне кече яшьтән тәрбияләдек. Аллага шөкер, 60 яшемә шундый нәтиҗәләр булу бик куандыра. Форсаттан файдаланып, мине шушы юбилеем белән тәбрик итүче дусларыма, коллегаларыма, шулай ук Башкортстан Президенты Рөстәм Зәки улына, минем хезмәтемне югары бәяләп, Республикабызның югары бүләге - Мактау Грамотасы тапшырган өчен зур рәхмәт әйтәсем килә.
- Тирән эчтәлекле әңгәмәгез өчен Сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Эшегездә уңышлар һәм гаилә бәхете телибез!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: