Шәһри Казан

Тарзан кайтавазы яки нәрсә күрсәтсәләр, шундыйга әйләнәләр

Олырак буын кешеләре хәтерлидер әле. 1950 елларда авыл-шәһәр клубларында, кинотеатрларда читтән кайтарылган кинофильмнар күрсәтә башладылар. Шулар арасында халыкның мөкиббән китеп караган маҗаралы «Тарзан», «Робин Гуд маҗаралары» кебек фильмнар да бар иде. Ул елларда авылларда халык күп яшәде, колхоз-совхозлар гөрләп эшләп торды. Яшьләр үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаш­ты. Айга бер үзләре...

Олырак буын кешеләре хәтерлидер әле. 1950 елларда авыл-шәһәр клубларында, кинотеатрларда читтән кайтарылган кинофильмнар күрсәтә башладылар. Шулар арасында халыкның мөкиббән китеп караган маҗаралы «Тарзан», «Робин Гуд маҗаралары» кебек фильмнар да бар иде.
Ул елларда авылларда халык күп яшәде, колхоз-совхозлар гөрләп эшләп торды. Яшьләр үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаш­ты. Айга бер үзләре әзерләп берәр спектакль яки концерт куялар иде. Атнага бер күчмә кино килә. Халык шуны зарыгып көтеп ала иде. Ул фильмнар аклы-каралы, кадр астына русча титрлар язылган. «Тарзан» киносы булганда, клубка халык сыймый иде. Ул кино кызык, мавыктыргыч иде, әмма тора-бара төрле хәлләр күренә башлады. Хыялый малай-шалайлар, урманга барып, Тарзан булып уйнап, агачтан агачка сикерәләр, шунда егылып имгәнүчеләр дә булды. Безнең Төгәлбай авылы белән янәшә Кошки дигән авылдан МТС­та механик булып эшләүче Аксеновның 11 яшьлек малае һәм тагын өч малай, Африкага барып, Тарзан булабыз дип, Идел буендагы пристаньга чыгып китәләр. Үзләренчә, пароход белән Әстерханга хәтле барып, аннан Африкага джунглига барып, чыгу планын коралар. Боларны пароходка кертмиләр. Шуннан әтиләренә телефоннан шалтыратып әйтәләр, тегеләре килеп ала.
Безнең Төгәлбай авылында өч мәчет бар иде. 1930 еллардан соң алар мәчет булып эшләүдән туктала. Берсенең манарасын кисеп - клуб, икенчесеннән мәктәп ясыйлар. Өченчесенең манарасын кисми генә амбар ясыйлар. Манарага менү юлы бар иде. 15-16 яшьлек малайлар манарага менеп, Тарзан булып кычкыра башлый. Халык моңа ризасызлык белдерә, динне мыскыл итәләр дип, шикаять белдерәләр. Шуннан соң менү юлын такта белән томалыйлар. Аның манарасы давылда 1961 елда үзе авып төште. Дингә ирек биргәч, халык шунда мәчеткә йөри башлады. Янына таш мәчет салып куйдылар.
Тарзан булып уйнаган артистның олы яшькә җитеп, хәерчелектә вафат булуы турында матбугатта хәбәрләр булган иде. Кино гына булса да, халык күңеленә ничек тәэсир итә! Ленин да бит, юкка гына: «Сәнгатьнең барлык төрләреннән безнең өчен иң әһәмиятлесе - кино», - дип әйтеп калдырмагандыр шул. Ул заманда чыккан барлык кинолар халыкны уңай якка, патриотлыкка, туган илгә мәхәббәт, намуслы хезмәткә юнәлтелгән рухта эшләнгәннәр иде. Әнә Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы буенча чыккан фильмны карап, романын укыган күп кенә яшьләр медицина өлкәсен сайлап, халык сәламәтлеген саклауга өлеш кертте. Фильмнар күбрәк шундый темаларга кагылышлы булсын иде. Экраннар безнең тормыш рәвешенә туры килми торган чүп-чар фильмнар белән тулган. Чит илләрдән арзанга алып, файда ясамакчылардыр инде. Әмма аның зыяны күпкә артыграк.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: