Шәһри Казан

«Татар балы» бренд булсын дисәң...

«Башкорт балы» дигәннәре базар тирәсендә бик үк чуалмаган кеше колагына да инде табигый яңгырый күк. Шулаен шулай да, тик менә Энҗе ИБРАҺИМОВАның «татар балы»ннан ничек итеп бренд ясарга тырышуын күрсәгез икән сез. Җитмәсә: «Татар балы»н яратучылар саны 1000нән артып китте», - дип хисап тотарга да әзер ул.

КФУның төрек филологиясе бүлегендә укучы кызның умартачы булырга исәбе юк югын, шулай да, «корт анасы» кебек, бөтен «күч»не җыеп тотуы хак.
- Энҗе, фото, журналистика, әдәби иҗат белән шөгыльләнүче кыз «Татар балы»н каян казып чыгарды? Бу идея ничек туды һәм аның асылында нәрсә ята?
- Бер генә әйбер дә, проект та тик торганда тумый. Ничек әйтергә? Берникадәр иҗади кысынкылыктан туды әлеге идея. Мин журфакта укымыйм. Бу мине бер үк вакытта чикли дә, ирек тә бирә. 2-3нче курста укыганда язма-интервьюларымны төрле басмаларга ешрак бирә башладым. Иҗат итәсе, фикерләрне, үзем «ачкан» шәхесләрне башкаларга җиткерәсе, бүлешәсе килә иде. Табигый хис! Әмма редакцияләр аларны артык «сүтеп кора» башладылар - бирелеш ягыннан да, тел ягыннан да. Аларны гаепләмим. Һәр басманың үз стиле, кыйбласы бар. Бу дөрестер дә, ләкин иҗат кешесе, яшь кеше ирек тели, үзе булып калырга омтыла. Юк икән, ике юлның берсен сайлыйсың: йә син яраклашасың, йә үз юлыңны эзлисең. Кыенрак юлдан китсәм дә, үзем өчен генә сайламадым бу юлны. Миндәй татар яшьләре күп - фикерләрен ишеттерәсе, белгертәсе килгән, чиксез иҗат иреге теләгән, фикер алышырга, бәхәсләшергә, бергә чыныгырга теләгәннәр... «Татар балы» ул шул яшьләрне күз уңыңда тота да. Ни өчен «Татар балы»? Дөресен генә әйткәндә, нәкъ менә «татар балы» колакка кытыршырак булганга кушылды да инде бу исем! Икенчедән, монда мин балны сәнгать белән чагыштырдым. Бал - иң чиста һәм югары сыйфатлы табигый продукт, тынгысыз, ихлас хезмәт нәтиҗәсе. Яратып, бик теләп, мөкиббән китеп башкарылган хезмәт. Сәнгать дөньясының умарталыгына күз салыйк. Нәкъ татар авылы бакчасындагы кебек, алар да салават күперенең төрле төсләренә манылган. Актерлар, язучылар, рәссамнар, җырчылар, биючеләр һәм тагы күп кенә башка «сәнгать кортлары» милләтебез өчен иң сыйфатлы, иң тәмле бал «өлгертү» юлында. Һәрберсенең бал җыя торган үз чәчәге, үз юкәсе, үз карабодай басуы... «Татар балы»н татар БАЛасЫ дигәннән кыскартма итеп тә карап була. Ничә яшьтә булсак та без - бала, татар балалары. Кайсы яктан карасам да, ошый бу исем миңа. Гәрчә баштарак: «Исеме бик үк отышлы түгел, бүтәнне сайла», - диючеләр байтак иде.
- «Татар балы»ның «тәме»н билгеләүче сыйфатка килсәк?
- Гәрчә татарлар борынгыдан умарталык эше белән шөгыльләнсә дә, белүебезчә, дан-шөһрәт казанган бал - ул башкорт балы. Без исә, бу тарихи хаксызлыкны төзәтеп, «Татар балы»н халык теленә башкачарак кертү уе белән янып йөрибез. Шушы ике сүзне әйтүгә, һәр татарның йөрәгендә горурлык, дусларыбызның уенда соклану, дошманнарыбызда көнләшү уянсын иде.
- «Татар балы»ның инде үз эмблемасы-тамгасы да бар. Ул бәхәстә тудымы, әллә карусыз гына кабул ителдеме?
- Үзем театр белән бик кызыксынганга, анда битлек һәм каләм булуын теләдем. Бал корты, бал, сарылы-каралы төсләрне исем үзе сорап тора, ә калганы дизайнер егетнең ирегендә иде. Бәхәс туарга ул вакытта команда юк иде әле. Карарны үзем кабул иттем.
- «Татар балы» нинди форматта эшли? Сезнең иҗат мәйданы кайда?
- Без үзебезне ниндидер кысалар белән чикләмибез. Интернетта, урамда, кафеларда очрашабыз.Очрашу Татарстанда да, шул ук вакытта чит илдә дә булырга мөмкин. Без ирекле фотографларны, рәссамнарны, язучыларны, гомумән иҗатчыларны тупларга телибез. Иҗат итү, экспериментлар ясау, бер-беребезне үстерү, киңәю, аңлау, бәхәсләшү, кушып карау, бутап карау. Бергәләп көч туплап яңалык тудыру...
- «Татар балы» дигәндә без, аерым алганда, кемнәрне күздә тотарга тиеш?
- КФУның 2нче курсында укучы Актаныш кызы Гүзәл Фарсыева - 2012 елда «Алтын каләм»нең гран-при иясе. Гүзәл кебек татар, рус һәм чит ил әдәбиятын белгән кешене, аналитик фикер йөрткән, оста бәхәсчене ишеткәнем дә, белгәнем дә юк. Шулай ук КАИның 2нче курс студенты Әтнә егете Айрат Шакиров. Фәлсәфәче, Ницшеның фикердәше, театр һәм кино белән җенләнгән үтә дә үзенчәлекле егет.
- Сезнең чаралар иҗат яшьләренең тусовкасы булып кына каламы, әллә ниндидер залларда публика өчен дә эшлисезме?
- Бүген паблик ачылганга бер ел булды. Шул гомер эчендә әллә ни күп әйбер эшләнде дип булмый, ләкин берничә дөрес адым ясалды. Мин аның өчен Ходайга бик рәхмәтлемен. «Идел» яшьләр үзәге оештырган «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесендә оештыру комитеты буларак катнаштык. Иң мөһиме - «Татар балы»ның беренче презентациясе әлеге чара кысаларында узды. Гүзәл, Айрат һәм мин үзебез тәкъдим иткән чараларны оештырдык (әдәби дебатлар, шигъри «Тавыш», очрашулар, документаль фильм, китап чыгару буенча сораштыру һәм эксперимент һ. б.). Моның өчен, «Идел»гә һәм Ләйсән Сафинага зур рәхмәт. Бернинди тәҗрибәсе булмаган командага шундый мөмкинлекне сирәк кеше ышанып тапшырыр иде.
«Татар балы»н икенче кат тәкъдим итү яшь язучыларның «Шигъри сабантуй-2013» бәйгесе алдыннан 5 декабрь көнне булды. Идеяләр, әлегә оеткы хәлендә булса да, шактый. Эшлибез, эзләнәбез, ярсу йөрәкләрне - яңа көч көтәбез!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: