Шәһри Казан

Татар балының үз бренды булачак

Республикада татар балы дигән бренд уйлап чыгарырга ниятлиләр. Татарстан агробизнес кадрларын әзерләү институты шундый фикергә килгән. Бренд уйлап табуның сәбәбе - соңгы вакытта республика умартачыларының үз продукциясен сата алмый интегүләре. Аптыраган умартачылар, балларын төяп, Якутиягә кадәр чыгып киткәннәр. Әмма бу бик чыгымлы идея, шуңа да безгә тиз арада товарга Татарстан...

Республикада татар балы дигән бренд уйлап чыгарырга ниятлиләр. Татарстан агробизнес кадрларын әзерләү институты шундый фикергә килгән. Бренд уйлап табуның сәбәбе - соңгы вакытта республика умартачыларының үз продукциясен сата алмый интегүләре. Аптыраган умартачылар, балларын төяп, Якутиягә кадәр чыгып киткәннәр. Әмма бу бик чыгымлы идея, шуңа да безгә тиз арада товарга Татарстан брендын уйлап чыгарырга, кирәк ди алар.

Әлеге уңайдан умартачылык буенча кырык еллык тәҗрибәсе булган Камил Сөнгатуллинның фикерен беләсебез килде.

Реклама

- Балны сата алмау проблемасы, чыннан да, бар, - диде ул. - Соңгы вакытларда умартачылык белән шөгыльләнүчеләрнең дә саны бик артты. Элек халык терлек асрау белән шөгыльләнде, хәзер умартачылыкка күчтеләр. Димәк, сатыла торган бал продукциясе дә күп, көндәшлек барлыкка килде. Мин бу мәсьәлә хөкүмәт югарылыгында хәл ителергә тиеш дип уйлыйм. Элек Татпотребсоюз балны җыеп ала да читкә чыгара иде, күпләр балын шуларга тапшырды. Хәзер мондый нәрсә юк. Аннары шәһәр җирләрендә супермаркетлар күпләп ачылды. Шуларга кереп юри генә кызыксыныгыз әле. Анда безнең Татарстан балын күрмәссез. Беркөнне генә танышым шалтыратты, Казанда бер супермаркетка кердем, ике йөз төрле бал бар, шуларның ник берсе безнеке булсын, ди. Ә без анда керә алмыйбыз, кирәкми, диләр. Гади бер умартачының моңа теше үтми, димәк, өстәгеләр катышырга тиеш. Читтән бал керә, ә үзебезнеке чыкмый. Базарларда аренда бәясе дә бик кыйммәт. Гади авыл умартачысы илле-алтмыш меңгә урын ала, балын саткан акчасы шуңа китеп бетәчәк бит. Телевизордан кәнфит, шоколад рекламалыйлар, балны юк. Әйткәнемчә, аңа да акча кирәк. Аптырагач, ике йөзләп умартачы җыелып, копператив төзергә кирәк дигән фикергә килдек. Күмәк көч тау күчерә, диләр, бәлки, проблемабызны хәл итә алырбыз. Уйлап карасаң, проблемадан чыгу юллары бар да кебек, әйткәнемчә, бу эшкә өстәгеләрнең булышлык күрсәтүе кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: