Шәһри Казан

Татар галиме яулаган үрләр

Габделхак Сафиулла улы Галиуллинның исеме Казан фәнни зыялылары даирәсендә генә түгел, Мәскәү-Россия, хәтта кайбер чит илләр киңлегендә дә билгеле. Татар галименең Мәскәүдәге П.Лумумба исемендәге Халыклар дуслыгы университетында физика-математика факультетын һәм теоретик механика кафедрасын оештыруы һәм җитәкләве генә дә ни тора!

Реклама

Г.Галиуллинның балалык һәм яшьлек еллары Казанда уза. 1919 елны татарлар яшәгән Яңа Бистәдә эшче гаиләсендә туган малай К.Насыйри исемен йөрткән атаклы 13 нче татар мәктәбендә Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов, Җәвад Тәрҗемановлар белән бер класста укый, Казанның Үзәк пионер клубында А.Алиш оештырган әдәби түгәрәккә йөри. Әдәбият укытучысы Шакир Нигъмәтуллин Габделхак турында: «Иҗекләре матур, малайдан язучы чыгар», - дип сөенә. Шигырьләре «Яшь ленинчы» газетасында, «Пионер каләме» журналында басылып килгән Габделхакны хәтта Татарстан язучыларының I съездына делегат итеп тә сайлыйлар. Ул анда пионерлар исеменнән чыгыш ясаган, татар балалар әдәбиятында тере маҗараларга нигезләнгән әсәрләр булмау сәбәпле, язучыларның моңа игътибар итүләрен, кызыклы рус китапларының иң яхшыларын татарчага тәрҗемә итүләрен сорап мөрәҗәгать иткән. «Безнең пионерларның акчасы юк. Китап бәяләре югары. Шулай булуына карамастан, тышлыклары шәптән түгел. Без нәшрияттән һәм Оргкомитеттан балалар китапларының техник яктан яхшы басылуын һәм арзан булуын үтенәбез...» - дигән ул.
Мәскәү кунаклары - драматурглар А.Н.Афиногенов һәм В.М.Киршон соңыннан Казан малае хакында А.М.Горькийга кайтып сөйләгәннәр. Ул исә Габделхак турында «Известия» газетасына мәкалә дә язган. Язучыларның I Бөтенсоюз съездына чакырылса да, яшь хәбәрче (бу вакытта аңа 14 яшь була) Мәскәүгә бармаган.
Габделхактан менә дигән язучы йә тәнкыйтьче-галим, яисә журналист чыккан булыр иде. Әмма ул техника, төгәл фәннәр өлкәсен сайлый. Г.Галиуллинның карашлары җитлегүдә Казанда татар телендә чыгып килгән «Техника» журналы редакциясендә эшләгән А.Алишның да тәэсире булгандыр. Алиш, техника белән бәйле мәкаләләр генә бастырып калмый, балаларның үзләрен дә журналда катнашырга чакыра торган була. Әдипнең техниканың үсеше, уйлап табулар турында мавыктыргыч итеп сөйләгән чыгышларыннан соң, малайлар төрле планнар, хыяллар белән рухланып йөриләр, хәтта мәктәпләрендә кече обсерватория төземәкче булып мәш киләләр. Габделхак телескоп ясый һәм шул турыда язган мәкаләсен «Техника» журналында бастырып чыгара. Бу аның техника темасына язган беренче мәкаләсе була.
Мәктәпнең югары сыйныфларында укыганда, Г.Галиуллин Казан университетына математика түгәрәгенә йөри. 1938 елда мәктәпне «бишле» билгеләренә генә тәмамлап, университетка укырга керә. Әмма бөтен планнарны сугыш боза. Физика-математика факультетының 3 нче курсында укыган егетне фронтка озаталар. Жуковский исемендәге Хәрби-һава академиясен тәмамлап, Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп, 1946 елны ул Казанга кайта. КАИда эшли, бер үк вакытта күренекле галимнәр Г.С.Салехов һәм Х.М.Мөштәриләрдә белем ала, аспирантура тәмамлый, диссертацияне уңышлы гына яклый.
Шушы ук елларда Габделхакның беренче фәнни хезмәтләре басылып чыга. 1958 елда, КАИда беренчеләрдән буларак, техник фәннәр докторы дәрәҗәсенә ия булган галим дә ул. Г.Галиуллин тикшергән фәнни проблеманың Казан-Четаев фән мәктәбенә турыдан-туры мөнәсәбәте була. Ләкин ул, фәндә беренче булып, үз юнәлешен дә ача. 1961 елны Габделхак Галиуллинны яңа гына ачылган П.Лумумба исемендәге Халыклар дуслыгы университетына чакырып алалар. Ул анда физика-математика һәм табигый фәннәр факультетын оештыра һәм 1961-1964 елларда аны җитәкли, теоретик механика кафедрасын булдырып, озак еллар буе аның мөдире була. Галим шушы елларда хәрәкәт тотрыклылыгы, аналитик механика, программ-хәрәкәтләр белән идарә итү буенча үз фәнни мәктәбен булдыра.
Билгеле булганча, университетта 90га якын илдән килгән студентлар белем ала. Кайбер курсларны Габделхак Сафиулла улы инглиз телендә укый. Һәм балалык, яшьлек еллары мавыгуларын да ташламый - студентларга Англия һәм Америка шигърияте антологияләреннән үзе яраткан шигырьләрен яттан сөйли торган була.
Болардан тыш, Чехословакия, Һиндстан, Болгария һәм Сүрия университетларына барып, студентларга лекцияләр укып кайтырга да вакыт таба.
Г.Галиуллинның укучылары арасында утызлап фән кандидаты һәм докторы бар. Алар Мәскәү, Казан, Саратов, Ереван, Алма-Ата һәм Ташкент шәһәрләрендә, шулай ук чит илләрдә дә эшлиләр.
Габделхак аганың олы хезмәте хөкүмәт тарафыннан да таныла. 1969 елда ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә, 1974 елда Атказанган фән һәм техника эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек була. Татар мохитендә яшәгән, татар мәктәбен тәмамлаган Габделхак Галиуллин үзеннән соң тирән матур эзләр, зур мирас калдырып киткән. 2014 елда аның тууына 95 ел тула. Олуг галимебезне рәхмәт һәм зур хөрмәт хисләре белән искә аласы килә.
Татарча укырга куркып торган кайберәүләргә Г.С.Галиуллинның яшәү рәвеше матур үрнәк түгелмени?!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: