Шәһри Казан

«Татар иле» апрель аенда эшли башлаячак

«Татар иле» проектының авторы - «Belem.ru» порталы җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетының мәгълүматлаштыру технологияләре бүлеге мөдире Раил Гатауллин, «Татар иле»ндә бүтән бер генә челтәрдә дә, бер генә сайтта да булмаган эчтәлек булачак, дип ышандыра.


Башка социаль челтәрләрдә кебек үк, анда да һәрбер кеше үзенең шәхси битен ачып, башка кулланучылар белән аралаша алачак. Тик «Facebook» яисә «Orkut»тан аермалы буларак, «Татар иле» эксклюзив контент белән баетылачак. Биредә татар язучыларының әсәрләре, аларның тәрҗемәи хәлләре белән танышырга, татар спектакльләрен карарга, милли музыканың алтын фондын тәшкил иткән татар җырларын тыңларга мөмкин булачак.
Яңа социаль челтәр өч телдә - татарча, русча һәм инглизчә эшләячәк. Язуга килгәндә, татарча ике төрле графикада укырга һәм язарга мөмкин булачак: кириллицада һәм латинда. Моннан тыш, Казан федераль университеты галимнәре «Татар иле» аша татар теле дәресләрен дә бирәчәк.
«Һәрбер кулланучының татар телендә нинди күләмдә аралашуына карап, шәхси рейтингы төзеләчәк. Рейтинг югарырак булган саен, кулланучыга «Татар иле»нең яңа мөмкинлекләре ачылачак», - ди Р.Гатауллин.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 20 апрель 2018 - 16:55
    «Россия – минем тарихым» проектын 5 500 000 кеше караган Федеральный исторический проект «Россия-Мояистория» уверенно перешагнул отметку 5,5 миллионов, анонсировав сразу несколько крупных рекордов в различных уголках страны. Среди них Санкт-Петербург, привлекший на экспозиции за 5 месяцев 300 000 человек, Пермь,Махачкала и Волгоград, преодолевшие отметку в 100 000 посетителей менее, чем за полгода с момента открытия и Тюмень, где каждый третий школьник области уже побывал в историческом парке.
    16
    0
    0
  • 12 март 2018 - 08:37
    Илсөя Бәдретдиновага роза чәчәге урынына Роза кушаматлы тавык бүләк иткәннәр (ВИДЕО) Илсөя Бәдретдинова бу көннәрдә гастрольләр белән Татарстан һәм Башкортстан буйлап сәяхәт кыла. Аның инстаграмына карасаң, билет сатып алып килгән тамашачы, күчтәнәчсез дә килми икән.
    753
    0
    1
  • 11 март 2018 - 12:00
    И, адәм балалары... Кайчагында мин үземне чит планета кешесе сыман тоям. Җирдә яшәгән бу кавемнең минем нәселемдә дәхеле дә юктыр сыман була. Кайдадыр галәмнең гүзәл җирендә яшәүче бик акыллы һәм бик яхшы кешеләр ниндидер йомыш белән Җиргә төшкәннәрдер дә аны кисәк ташлап китәргә мәҗбүр булып сабый балаларын, ягъни мине онытып калдырганнардыр. Ә Җир кешеләренең берәрсе шул сабыйны бала тудыру йортына алып килгәндер...
    589
    0
    7
  • 11 март 2018 - 09:00
    Алдакчыны ничек танырга? Тормышта төрле хәл була, кайвакыт күзгә карап алдарга да туры килә. Статистика буенча, кеше көне буена 50 тапкыр да алдарга мөмкин икән. Мондый кеше инде чын алдакчы булып чыга. Аларны ялган детекторы ярдәмендә тиз ачыкларга була, әлбәттә. Ә башкача ничек танырга? Күзәтүләр аша.
    439
    0
    0
Ночной режим