Шәһри Казан

Татар кинематографиясе исәнме?

«Кино осталыгы – тәм-том түгел, ә кешегә кирәкле икмәк», – дип әйтеп калдырган атаклы совет актеры, режиссер Сергей Бондарчук.

Әмма кеше аңында, күңелендә визуаль сәнгать нинди генә зур урынны алып тормасын, татар дөньясында кинематограф нык аксады һәм бүген, күпме генә тырмашса да, әле дә мүкәли. Ничек кенә торгызып карамасыннар, көчләре, чыгымнары җитеп бетми шул. Казан уртасында басып торган Мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура факультетыннан ел саен берсеннән-берсе сәләтле, үткен кадрлар «очып чыга», ә татар киносы әле дә тезләнгән. Берәүләр: «Картлар яшьләрне хупламый, аларга өстен карый», – дип сөйләсә, икенчеләре: «Аларга диплом гына кирәк бит», – дип шапырына.

Әмма татар кинематографиясе бөтенләй ахырына җиткән, үлем ятагында газаплана дип әйтсәк, дөрес булмас, мөгаен. Чөнки бүген актив эшләп, үткәрелеп торган кинофестивальләр бар, татар киносы, сирәк булса да, дөнья күрә. Шуларның берсе – 16 ел рәттән бертуктамый уздырылган, залларында меңләгән тамашачылар җыйган, төрле ил режиссерларын кунак иткән Казан халыкара мөселман киносы фестивале. 2005 елдан бирле ул калабызда үткәрелә. Кызганыч, быел Казан халыкара мөселман киносы фестивале техник режимда һәм тамашачылар өчен ябык килеш узачак. Җиңүчеләр исемлеге сентябрьдә билгеле булачак. Һәр елны фестивальдә берсеннән-берсе үзенчәлекле,  төрле проблемаларны оста һәм үтемле итеп күтәргән фильмнар катнаша.

Интернет челтәрендә казынып яткан арада, шундый киноәсәргә юлыктым. Ул XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Россиянең кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясе призына лаек була. Сүз режиссер һәм сценарист Юлия Захарова, оператор Әмир Галиәскәров, продюсер Миләүшә Айтуганова кул астында барлыкка килгән «Хәлимә» исемле фильм турында.

...Казанның элиталы ябык мәктәбе. Унберенче сыйныфка яңа укучы килүен сизми дә калалар. Хәлимә (төп герой) мәктәптә ала каргага әверелә, чөнки күпләрнең фикерләре буенча, ул хәзерге заман стандартларына туры килми икән. Аның тынычлык һәм дин, дуслык һәм мәхәббәт кебек мәңгелек төшенчәләргә, яшьтәшләреннән аермалы буларак, башка караш.

Реклама

Героиня яңадан-яңа авырлыкларга дучар була – балаларның, аларның ата-аналарының һәм укытучыларның кызга кырын караулары, явызлыклары һәм түземсезлекләре. Хәлимәнең казанышларына карата кара көнчелек, түземсезлек драматик вакыйгаларга илтә...

Хәлимә – яулык ураган мөселман кызы. Шуңа бәйле рәвештә фильмның проблематикасы ачыла, кызга башкаларның карашы ярдәмендә, социаль мәсьәләләр күтәрелә.

Мөселман үсмерләренең җәмгыять тарафыннан кабул ителмәүләре, түземсезлек нигезендә туган каршылыклар, балалар арасында башкаларга охшамаганнарга карата сәбәпсез нәфрәт – болар барысы да фильмны караганда ачык күренә. Төп геройларның берсе Саня һәм Руслан исемле егетләрнең Хәлимәгә карата мөнәсәбәтләре бик кызыклы төшерелгән, алар бер-берсенә каршы куелган. Татар егете Руслан, дин ягыннан Хәлимәгә якын булса да, аны кыерсыта, көнчелеге аркасында җәберли, ә Саня исемле рус малае икенче дин, милләт кешесенә шуның кадәр аңлау, түземлек белән карый. Кешенең холкы милләттән, диннән тормый шул ул дигән фикергә чумасың. Уйланырга фильм дәвамында, сюжет белән бәйле булган дини гыйбарәләр дә этәрә. Фильм рус телендә барса да, Хәлимәнең өендә татарча сөйләшәләр. Шуңа күрә туган телендәге сөйләмне ишеткәч, татар тамашачысы да үзен ким дип санамый. «Хәлимә»не караган вакытта, башта ихтыярсыз уйлар кайный башлый: «Фильмга инде өч ел узган, бүген дә шундый түземсезлек чагыламы икән?»

Бу сорауларга ачыклык кертү максатыннан, КФУ студенты, мөселман кызы Азиза Марсова белән сөйләштем.
– Минемчә, «Хәлимә»дәге очраклар Татарстанда сирәк күренеш. Үземә килсәк, кыерсыту, рәнҗетү очраклары булмады, бары тик кайбер укытучылар белән каршылыклар гына чагылды. Әлбәттә, татар мәктәбендә укуым да зур йогынты ясагандыр, күрәсең. Барысы да кешенең үзеннән тора, – диде ул. Без – яшьләргә киноларда күңел ачу, экстрим, ачык буяулар һәм матур кыяфәт кирәк. Боларның барысын да зур акчаны көрәкләп җыйган чит ил кинолары, халыкның салымнарыннан ясалган илебез фильмнары бирә.

Әлбәттә, кайбер оста, үзенчәлекле иҗат җимешләрендә мәңгелек темалар, күпләрне борчыган проблемалар да кузгатыла. Ә Татарстанга, һәрберебез аңлаган һәм якын булган мәсьәләләр турында чаң суккан фильмнарны без карамадык, аларның барлыгын белмәдек. Бу хатаны төзәтергә кирәк...

Айзилә САБИРОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: