Шәһри Казан

«Татар кызлары – дөньяда иң чибәрләре»

Шушы көннәрдә «Кабан күле хәзинәсе» фильмы төшерелә башлады. Фильмның продюсерлары, ниһаять, төп рольне уйнаячак кызның исемен дә әйттеләр. Ул - телевидениедә алып баручы Эльвира Ибраһимова. Икенче пландагы татар егете ролен Байбулат Батулла башкарачак. Казанга кинода төп рольне башкаручы Алексей Воробьев та килеп төште. Әлеге фильм турында ул үзе: «Мондый проектта...

Реклама

Шушы көннәрдә «Кабан күле хәзинәсе» фильмы төшерелә башлады. Фильмның продюсерлары, ниһаять, төп рольне уйнаячак кызның исемен дә әйттеләр. Ул - телевидениедә алып баручы Эльвира Ибраһимова. Икенче пландагы татар егете ролен Байбулат Батулла башкарачак.
Казанга кинода төп рольне башкаручы Алексей Воробьев та килеп төште. Әлеге фильм турында ул үзе: «Мондый проектта катнашырга мөмкинлек туганга бик шатмын. Бу ниндидер бер гади кино түгел, ә тарих белән бәйле кино», - ди.
«Татар кызлары - дөньяда иң чибәрләре», - дип белдерә Алексей. Татар сүзләрен, җырларын өйрәнү аны бер дә куркытмаган. МХАТта ул татар егете Ринал Мөхәммәтов белән бер төркемдә укыган. «Мин аның белән МХАТның студия мәктәбендә үк татар телен, җырларын өйрәнә башлаган идем. I курста имтиханны без «Күзләрем» этюды белән башлап җибәрдек. Үзебезчә «татарская гопота» дип тә йөртә идек ул эшне», - дип аңлата ул үзенең татар теле белән танышлыгын. Сценарий да Алексейга бик кызыклы булып тоелган. Уйлап чыгарылмаган, тарихта булган вакыйга үзенә тартып тора. Кабан күле турында мин күп беләм. Бик күп кеше Кабан күле байлыгын табарга тели. Бу тарих шулкадәр күпертелгән. Кешеләр бит чынлап та Кабан күле төбендә хәзинәләр бар дип ышана, ди ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: