Шәһри Казан

«Татар кызы» – Төркиядә

«Истанбулның тарихи районында урнашкан Али Эмри мәдәни үзәген гөр китерделәр ул көнне Төркиядә укучы татар студентлары. Быел беренче тапкыр узган «Ягымлы яз» фестивале һәм «Татар кызы-2014, Төркия» бәйгеләре уңаеннан җыелган иде алар анда.

Реклама

- Моңа кадәр ел да үзебезнең шәһәр командасы белән КВН да катнаша идек. Узган ел, Төркиянең башка шәһәрләрендә укучы татар студентлары да катнаша алырлык бер уртак чара үткәрергә кирәк, дигән фикер килде башка. Чөнки КВНга кечкенә шәһәрдән команда җыю бик авыр. Шулай итеп, «Студент язы» барлыкка килде. Һәм, әлеге чара кысаларында, «Татар кызы»н үткәрергә булдык. Монысын Светлана Гашигуллина тәкъдим итте. Ул исә Казанда ел да уза торган «Татар кызы»на нигезләнеп эшләнде, - ди Әнкарадагы татар студентлары оешмасы рәисе Гөлшат Җиһаншина.
Бәйгедә җәмгысы 6 кыз катнашты. Алар татар телен, халкыбызның борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятен камил белүләрен күрсәтергә тиешләр иде. Туташлар нәрсәгә сәләтле булуларын «Танышу» («Визитка»), «Эссе», «Бию», «Сорау-җавап», «Сәләт», «Хужабикә» кебек биремнәрдә күрсәттеләр. Кызларның һәркайсы бирелеп карарлык тамаша тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, «Татар кызы-2014, Төркия» исеменә Кайсери шәһәренең Эрджийес дәүләт университетында белем алучы Гөлназ Исмәгыйлова лаек булды. Алсу Дунаева «Сөйкемле кыз» (Истанбул университеты), Наиля Ракова «Тамашачы күңелен яулап алган кыз» (Истанбул университеты), Ландыш Нәсыйхова «Иң зирәк кыз» М.А.Эрсой исемендәге университет, Бурдур), Айгөл Мөхәммәтшина-Бозкурт «Ягымлы кыз» (Әнкара университеты), Алия Вәлиева «Зыялы кыз» (Анатолия университеты, Искешәһәр) исемнәренә лаек булды. Кызларга дипломнар, кыйммәтле бүләкләр дә бирелде. Аларга «Истанбул-Түбән Кама-Истанбул» юнәлешендәге авиабилетка сертификат тапшырылды. Май аенда кызлар, бөтенесе бергәләп, бер атнага диңгез буендагы ял йортына китәчәк.
Кызлар чыннан да моңа лаек. Жюри рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан Республикасы «Ак калфак» хатын-кызлар ассоциациясе җитәкчесе Кадрия Идрисова да алар белән горурлануын белдерде һәм: «Безнең балалар ышанычлы кулларда!» - дип, шундый олы бәйгене оештырган Татарстан Республикасының Төрек Республикасындагы вакәләтле вәкиллегенә, Төркиядәге «Татарстан» Сәүдә йортына, Идел-Урал татарларының мәдәни һәм үзара ярдәмләшү ассоциациясенә, «Фидан» балалар музыкаль үсеш үзәгенә һ.б.га рәхмәтләрен җиткерде.
«Татар кызы» белән үрелеп барган «Студентлар язы»нда да Истанбул, Әнкара, Искешәһәр, Бурса, Измир, Денизли, Кайсери, Бурдурда укучы татар студентлары катнашып, төрле номинацияләрдә чыгыш ясады. Бәйрәмне Төркиядә яшәүче милләттәшләр балаларының чыгышлары да бизәде. Ул «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: