Шәһри Казан

Татар зираты ни хәлдә?

Илфак Шиһапов Без Рәмис Латыйпов белән ниндидер әйләнеч юллар белән Казанның Яңа бистә татар зиратына китеп барабыз. Төп капка янына барасы урынга, башта зиратның бер читтәге ишеге янына килеп туктадык. Ишек янәшәсенә кемдер зәңгәр буяу белән зур итеп: «Рустем Зарипов, с юбилеем» дип язып куйган. Мондый ишектән керү нигәдер күңелгә...

Илфак Шиһапов

Без Рәмис Латыйпов белән ниндидер әйләнеч юллар белән Казанның Яңа бистә татар зиратына китеп барабыз. Төп капка янына барасы урынга, башта зиратның бер читтәге ишеге янына килеп туктадык. Ишек янәшәсенә кемдер зәңгәр буяу белән зур итеп: «Рустем Зарипов, с юбилеем» дип язып куйган. Мондый ишектән керү нигәдер күңелгә ятып бетмәгәнгә күрә, ары киттек. Кем ул Рөстәм Зарипов? Кем аны зират коймасына язып котлаган? Бу сораулар җавапсыз калды.

Татар зиратында - татар тарихы
Тукай бабай да ята торган, Казанның иң данлыклы зираты шушы бугай. Әле моннан берничә ел элек кенә язучы Шаһинур ага Мостафин белән зират аллеяләреннән Мөдәррис Әгъләм каберен эзләп йөргән хәтердә. Ул чакта аның каберендә таш юк, исеме язылган такта гына эленеп тора иде әле. Хәзер Язучылар берлеге таш куйдырган диләр. Туфан абыйны җирләгәндә дә килгән идек. Аннан бер тапкыр махсус Тукай каберенә бардык. Шуннан ары бүтән килгән дә булмаган икән ләбаса бу зиратка!?

Википедия бу зират турында: «Казанның Яңа Татар бистәсе зираты - XVIII гасырның урталарында Яңа Татар бистәсе белән бер үк вакытта барлыкка килгән зират. Яңа Татар бистәсе Казандагы мөселман халкын чукындыру барышында һәм аларның мәчетләрен җимергәндә җирле хакимиятнең Лука Канашевич җитәкчелегендә татарларны Иске Татар бистәсеннән күчерүе нәтиҗәсендә барлыкка килә», - дип яза. Зират капкасына исә ул 1728 елда ачылган дип язылган. Бүген татар халкының бик күп мәшһүр уллары вә кызлары күмелгән әлеге зират 26 гектар ярым мәйданны били, имеш.

Мин капкадан кереп башны уңга-сулга боргалаганчы, Рәмис каядыр китеп югалырга да өлгерде. Каберләр, каберләр, каберләр. Сурәттән тере чагындагы кебек Шамил Закиров карап тора. Алар Туфан ага белән янәшә икән. Аллеянең аларга каршы ягында легендар Советлар Союзы герое Мәгубә Сыртланова, шунда ук Габдулла ага Шамуков, Фатыйма Ильская һәм тагын әллә күпме таныш һәм таныш булмаган исемнәр. Татарның тарихы ята икән ич монда. Мин кабер ташлары арасында яшәү һәм үлем турында борчылыбрак уйланып йөргәндә, агач арасыннан, бер картны ияртеп, Рәмис килеп чыкты. Рәмис Минвәли абзыйдан монда күмелер өчен күпме акча кирәге турында сораша иде. Бу зиратка җирләнүнең технологиясе һәм таксалары артык кызыксындырмаганга, болардан бик калмыйча гына каберләр арасыннан киттем. Тарихта бу зират татарларны чукындыруга шактый тырышлык куйган Лука Канашевич (Аксак Каратун), Казанда чыккан янгынны татарларга сылтап, аларны Иске татар бистәсеннән сазлыклы шушы урынга күчергәч барлыкка килгән дип санала. Шул еллардан бирле, Казанда яшәүче татарлар нигездә шушында күмелеп барган дип исәпләнә. Әлбәттә, биредә җирләнгән билгеле шәхесләр Шиһабетдин Мәрҗани (1889), Каюм Насыйри (1902), Габдулла Тукай (1913), Фатих Әмирхан (1926), Салих Сәйдәшев (1954), Җәүдәт Фәйзи (1973), Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская (1974), Габдрахман Әпсәләмов (1979), Сара Садыйкова (1986), Бакый Урманче (1990), Нәкый Исәнбәт (1992), Гомәр Бәширов (1999), Әмирхан Еники (2000) һәм башкаларның каберләре билгеле. Билгеле булмаганнары күпме икән?!

Элек монда футбол кыры иде
- Бүгенге төп капкадан кергән урыннар алтмышынчы елларга кадәр бушлык иде, без анда футбол уйный идек, - дип сөйли тумышы белән Лаеш районының Хәерби авылы кешесе булган Минвәли абзый, - шул елларда гына күмә башладылар бу җирләргә. Сугыш елларында монда «беглый»лар качып ятканын да, аларның зират территориясе аша эштән кайткан яки үтеп йөргән кешеләрне талаштыргалаганнарын да, ул качкыннарны солдатларның ата-ата куганнарын да кичә генә булгандай итеп сөйли ул.

Татар зираты дип аталса да, монда урыслар да, яһүдләр дә күмелгән каберләр күп очрый. Яңа бистә татар зираты рәсми рәвештә тулган дип санала. Гаилә өчен алынган урыннар булса гына күмәләр, имеш, монда. Ләкин карап, анализлап йөрсәң, башкарак та фикер туа. Хәер, тоташ гаиләләр күмелгән каберлекләр дә шактый монда. Иң аянычы - кемнедер кем өстенәдер күмү очраклары да күренә бугай. Һәрхәлдә, иске һәм яңа кабер ташларының торышы шуны күрсәтә. Мәет өстенә зур ташбилге кую борынгы Тәңрече бабаларыбыз чорыннан ук килә ул. Әле дә иксез-чиксез далаларда балбаллар яки, башкача әйткәндә, Сынташ, Тораташ дип аталган йөзләрчә шундый билгеләр бар. Ә бит бу әле аларны меңәрләп юк итүгә карамастан сакланганнары гына. Яңа бистә зиратында да нәкъ кеше сынына охшатып, ягъни гәүдәсе, башы билгеләнгән берничә таш күреп исем китте. Татар борынгы традицияләрен тиз онытмый шул ул. Аннан бик күп кабер ташларында кеше сурәтләре, кеше фотолары. Болары да дин буенча бик үк хупланмый бугай, тик мәрхүмнең йөзен күрү - барыбер килешле. Зират уртасында тулы бер кеше һәйкәле тора.

- Мөселман чегән кешесенеке ул, - дип аңлатты аны Минвәли абзый. - Алар шактый монда. Менә бу да чегән хатыны кабере. 13 баласы булган.

Татар зираты дигәнебез гел татарныкы гына түгел икән шул. Зират уртасында түгәрәк бер буш урын.

- Монысын бик зур кешегә саклыйлар бугай, -диде абзый. Шул түгәрәк урын янәшәсендә генә Казан кирмәнендә археологик эзләнүләр вакытында чыккан, Казанны яклаганда һәлак булган татарларныкы дип исәпләнгән сөякләр күмелгән һәм кабер формасы ясап куелган. Кем белгән инде ул сөякләрнең кемнәрнеке икәнен. Шулай булган очракта да, Казанны яклаучылар күмелгән кабер янәшәдәге гади каберләр янында кечкенә генә булып тора. Нишләтәсең - татар язмышы...

Тукай янына килеп җиттек. Һәр татар кешесе килеп баш иярлек мәһабәт кабер. Кызык, аның иске кабер ташы кайларда икән хәзер? Тукай кабере артында Марсель Сәлимҗанов кабере.

- Элек бар шартын китереп, бер дә җитмешкә казып күмә идек, - Минвәли абый сөйли дә сөйли. - Мәрхүм Хәнәфи абзый бар иде. Ләхет алгач, үзе шунда кереп ята иде дә - булган бу, егетләр, дия иде. Хәзер алай тирән казып маташмыйлар. Бер дә илле генә. Ләхет алучы да сирәк. Уртага чокыр казыйлар да, шуны такта белән каплыйлар.

Син кем әле?
Кысан тоелды миңа зиратта. Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, Роберт абый Әхмәтҗанов каберләрен дә күргәч, тизрәк чыгасы килә башлады моннан. Җитмәсә, агач арасыннан этләр өргәне дә ишетелә башлагач, мин чыгу юлына ашыктым. Рәмис фотоаппарат тотып агач арасына чумды. Инде чыгып җиттем дигәндә генә, минем юлны олырак яшьтәге бер апа бүлде.

- Слушай, беләм бит мин сине, - диде ул, кулындагы ике тулы чиләген җиргә куеп. - Кем әле син?

Апа Асия исемле икән. Ул миңа кызып-кызып милләтне саклау юллары, катнаш никахлар, нефть сатып баеган чиновниклар турында сөйли башлады.

- Эшлик инде берәр нәрсә, кем соң әле син, бетә бит милләт.

Зират уртасында милләт өчен берни дә эшли алмаячагымны, башым авыртуын аңлатырга тырышсам да, апа аңларга теләмәде.

- Ничек инде, үзе мулла, ә хатыны марҗа?! - дип пышылдады ул мин һич белмәгән ниндидер бәндә турында. - Куда это годиться?!

- Никуда, әлбәттә, - дидем мин, ризалашудан бигрәк ападан котылырга теләп. Ярый әле мине Рәмис коткарды - машинасының ачкычын бирде дә чыгу ягына этәрде. Чыгып капка төбенә утырдым да, тәмәке көйрәтеп, Рәмисне көтә башладым. Капкадан чыккач, баш авыртуы да бетте үзе...

Ярый, мин күргәннәрне яздым бугай, хәзер эстафетаны Рәмис Латыйповка бирик.

Рәмис Латыйпов

Татар зиратына килгәннәрне «Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел» дигән язу каршы ала. Саф татарча язып куйганнар, ни галәмәт, урысчасы юк. Исән чагында татар татарча язуга тилмереп яшәсә дә, ичмасам, күмелергә кергәндә, татарча гына язулы йортка керәсең икән. Кафе атамасын татарча язсак, кеше кермәс дип курка бит татар, каберстанга татарча язганга карап, зиратны таба алмыйча тилмереп йөргән кешеләр дә юк дип беләм. Исәннәр үлгәннәрдән үрнәк алырлык заман җиткән, күрәсең...

Татар зиратының биниһая биек коймасын күргәч, гаҗәпләнеп куясың - зират коймасын нигә шундый зур итеп ясадылар икән? Эчтәгеләр барыбер тышка чыга алмый, тыштагыларның эчкә бер дә керәсе килеп тормый бит.

«Кабер урынымны саклыйм»
Татар зираты капкасы янындагы каберләр фәләнчә йөз еллардан соң да монда кем күмелгәне аңлашылырлык итеп ясалган. Монда язучылар, түрәләр, фән эшлеклеләре, башка танылган кешеләр. Иң беренче күзгә ташланганы - Миркасыйм Госмановныкы, Казан меңьеллыгының идеологы. Монысы Совет районы башлыгы Альберт Камалиев. Кемнәрдер күмелгәч тә тыйнак булып калган. Мирсәй Әмирне, мәсәлән, «язучы» дип кенә язып куйганнар. Ә исеме исән чагында да бик билгеле булмаган бер иҗат әһеленең кабер ташына җырлар исемлеге язып куйганнар. Ул тезелеп киткән җырлар исемлегеннән бер-икесен генә искә төшерә алдым, калганнары, күрәсең, шушы җыр авторы белән бергә бакыйлыкка күчкән. Кайбер шагыйрьләр кебек мәңгелек әсәрләр иҗат итәргә омтылмаган Илфактан: «Бу җырларны беләсеңме?» - дип сорадым. Ул берсен дә белми булып чыкты.

Каберләр арасыннан таякка таянган бер карт килеп чыкты. Йөзләре мөлаем, теләкләрне чынга ашыра торган Хозыр Ильяс дип торсам, зират янында гомер итүче, чыгышы белән Лаеш районы Хәерби авылыннан Минвәли бабай булып чыкты. «Үземнең кабер урынымны саклыйм», - дип аңлатты ул үзенең кабер арасында йөргәнен.

- Кабер урынын да урлыйлармы әллә? - дип сорадым, тәмам гаҗәпләнеп. Бабай дөньяны белмәгән без беркатлылардан кеткелдәп көлде:

- Карап тормасаң, тоталар да берәрсен күмәләр дә куялар!

Бабай инде әтисе күмелгән чакта ук бөтен гаилә әгъзаларына урын алып куйган булган, атна саен килеп, үзенең мәңгелек йортының сакланышын тикшереп китә икән. Рәсми рәвештә зират ябылган санала. Монда күмелер өчен ике шартка җавап бирергә кирәк - яки бик даһи кеше буласың, ул очракта юл читеннән булса да юк урынны бар итеп, урын табалар. Яки инде монда берәр туганың булсын, ул очракта, туганың өстенә күмәләр дә куялар. Минвәли бабайның да шулай, хатыны һәм хатынының әтисе бер кабергә күмелгән. Кабер өстендә ике язу - берсе астарак, берсе өстәрәк.

- Кабер казыганда сөякләре чыга икән, шуны яңа күмелгән кешенең аяк очына куялар, - дип аңлатты бабай. - Минем сине кайдадыр күргәнем бар, - дип шикләнеп текәлде Минвәли бабай Илфакка. - Кем син?

Менә бит, даһи булгач, ничек күңелле, димәк, Илфакның да бу зиратка күмелергә шанслары бар дигән сүз!

Робинзоннар, Вартаннар...
«Татарда нинди исемнәр бар» дигән темага язарга уйласаң, татар зиратына бар. Кемнәр генә юк татарда! Робинзон, Ревдар, Ремир, Гарун, Вартан, Фидель, Махрой... Сандыр.

Сатирасы - Сатирәдер инде, әмма кабер ташындагы язуны укыганда басым автомат рәвештә «и» гә төшә. Бэрра. Бэрра - Каюм Насыйриның чыбык очы тиешлесе. Каберләр арасында котырынган этләр ау-аулап чабып йөри, болар эләктереп ашаса, кабер дә казып торасылары булмый инде. Әмма ул котырган этләргә безнең янга килүе бик авыр - бер-берсенә терәлеп торган чардуганнар арасыннан адашмыйча кеше генә түгел, эт тә чыга алмый.

Татар шундый саран бит инде, җир кызгана. Авылларда да берсе артына берсе кереп йорт салалар да, ике метр ызан өчен ике күрше еллар буе ызгышып, судлашып яшиләр. Татарның зираты да шул - кабер араларына керәм димә, берсе өстенә берсе өелгәннәр.
Каберлек ул кеше күмеп куелган урын дип кенә карарга ярамый, ул безнең тарих. 26 ярым гектар җирдә татар шәһәрчеге. Халыкның бу урында ничәнче елдан бирле яшәгәнен күрсәтүче әйбер бит каберлек. Тикмәгә генәмени, халыкны юкка чыгарырга теләгән явызлар зиратларга да каныга торган булганнар. Зираты юк икән, халык үзе дә яңа гына яши башлаган килмешәк рәвешендә кала. Мондагы иске кабер ташларын саклыйсы иде дә, нишлисең, татарга бит җир җитми, җир. Искеләрен этеп куеп, биниһая зур яңаларын куясы бар.

Төп юлдан барганда чегән скульптурасы булса, 16 нчы юлда чегәннәргә бездән җавап - өч татар егетенең сыны. Безнекеләрнең сыннары чегәннеке кебек үк кеше размерында түгел, әмма безнекеләр креативлык һәм сан белән алдырган. Кабер ташы рәвешендә машинаның алгы өлеше, шуның каршында төрле позаларда өч егет. Автоһәлакәт корбаннары, күрәсең.

Илфакның зиратта башы авырту сәбәпле, чыгу юлына борылдык. Зиратта шаулап-биеп күмелгән чираттагы бер танылган чегәннең - Кали Дербишевнаның зур кабер чардуганнарын бер абзый буяп ята. Бу чегәндер инде дип уйлап, зират турында сораштыра башлаган идем, зиратта эшләүче татар агае булып чыкты.

- Сез бөтен кабер ташларын да буйыйсызмы? - дип сорыйм.

- Мин бит монда эшлим, - ди абзый. - Кабер ташларын тәртиптә тоту безнең эшебез бит!

Менә бит ничек икән монда, дип уйлыйм куанып, бөтен кабер ташларын тәртиптә тоталар икән болар. Шунда күзем чегән кабере янында мескен генә яткан Бибисара каберенә төште. Буялары кубып беткән, күптә-ән монда беркем булмаган...

- Монысын да буйыйсызмы аннары?

Юк, буямаячаклар икән. Дербишевнаныкы кебек акча түләүчең булса гына буйыйлар...

Мин сине мөхтәрәм итәм
Мин абзый белән сөйләшеп торганда Илфакны чираттагы фанаты, дөресрәге, фанаткасы эләктереп алды. Казанны яклап шәһит киткән татарлар каберендәге чәчәкләргә су сибәргә барышы икән. Ул сагыз кебек Илфакка ябышты да катнаш никахлар турында сөйли башлады. Муллаларның хатыннары рус милләтеннән булу ошамый икән апага. Бик озак сөйләде Илфакка. «Нишлибез инде, татар бетә бит!» - дип өтәләнде апа. Ни өчен боларны Илфакка сөйләгәнен дә аңлатты: «Мин сезне бик нык мөхтәрәм итәм». Илфак та апаны мөхтәрәм иткәндерме, әмма никтер китәргә ашыкты. Минем апаның кем икәнен беләсем килде, инде алар Илфак белән бик җылы саубуллашып, аерылышып барганда, исемен сорадым. Ханым, чиләкләрен күтәргән килеш, реверанс ясады да, кыланчык тавыш белән:

- Әлфия!!! - дип бөтен зиратка сөрән салды.

Менә бит ничек хөрмәт итәләр Илфакны! Танылган кеше данын күтәрү авыр шул, танылган башын аска иеп, чыгу юлына атлады Илфак.

Зират хакимиятенең ишегалдында иксез-чиксез кабер ташлары. Ясала башлаганнары, әзерләре. Күпме гранит кисәге үзләренең хуҗаларын көтеп ята, уйлап карасаң, эчләрең чымырдап китә. Уйланып барганда, бер абзый чыгып әрли һәм оялта башлады, бу ташларны фотога төшерер алдыннан рөхсәт сорарга кирәк икән. Безнең нидер язуыбызны да ошатмады абзый.

- Сездән башка да безнең зират турында язучылар бар, - диде ул. Ярар, гафу итәрсез инде, журналист кешенең эше шул, нәрсә күрсә, шуны эләктереп алырга гына тора, яшерер әйберләрегез булса, яшереп куярга кирәк яки инде кергәнче эләктереп алырга кирәк, кергәч түгел... Без киттек, мәңгелек йорт калды. Ни генә әйтсәң дә, татарның мәңгелек йорты башка халыкларныкы кебек түгел инде, күңелләр алышынса да, бу безнеке, бу татарныкы.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: