Шәһри Казан

«Татарча белмәгәнгә оялганнарым истән чыкмый»

Соңгы елларда Кытайда яшәүче милләттәшләребезнең мәркәзебезгә тартылуы яңалык түгел. Үзләренең әби-бабаларының нәсел җепләре өзелеп калган җирләр тарта аларны. Ирҗан Бикчәнтәев башкалабызга узган ел тәүге тапкыр аяк баскан иде. Ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссер һәм актерлар әзерли торган бүлегендә Ринат Әюпов җыйган төркемдә белем ала.

Реклама

Аның талантын тамашачы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә күрергә өлгерде дә инде.
Ирҗан - бик аралашучан егет. Үзе турында сөйләгәндә сүзен туган авылыннан башлады ул.
- Кытайда илле алты милләт яшәсә, татарлар алар арасында биш меңләп кенә. Мин Чишмә дигән татар авылында туып үстем. Әтием Хөрмәтулла - мәктәп директоры. Әнием Сайраш - хуҗабикә, казах кызы. Апам шәфкать туташы булып эшли. Авылыбызда күбрәк уйгырлар белән казахлар яши. Бары тик 1986 елда гына ул хөкүмәт тарафыннан татар авылы итеп рәсмиләштерелгән. Аның җитәкчесе булып үзебезнең туганыбыз эшләде. Безне мәктәптә казахча укыту сәбәпле, монда килгәндә бер сүз дә татарча белми идем. Бер ел элек гаиләбез Щунҗе дигән кечкенә шәһәргә күченде.
- Ирҗан, синең элек татарча белмәгәнеңә ышанасы да килми. Бездәге кайбер шәһәр балаларыннан да уздырып сөйләшәсең. Телне ничек шулай тиз арада өйрәнеп була?
- Без бәләкәй чакта казах балалары белән бергә уйный идек. Шунда, горурланып, аларга: «Мин - татар!» - ди торган идем. «Алайса үз телеңдә сөйләшеп күрсәт», - дип, мине аптыратып бетерәләр иде. Шул чакта бик оялганнарым истән чыкмый. Әти татарча яхшы белмәгәнгәме, ул миңа, мәктәпне тәмамлагач, Казанга барып гореф-гадәтләрне, телне өйрәнергә кушты. Үзем дә бик теләп ризалаштым, һәр кешенең үз теленә хөрмәте булырга тиеш. Милләттәшләр белән аралашкач, телне өйрәнүнең кыенлыгы юк икәнен аңладым. Бары тик тырышлык кына кирәк.
- Казанга килгәч, үзегезнең нәсел шәҗәрәсен барларга керешмәдеңме соң әле? Бикчәнтәев фамилияле кешеләр Казанда да бар бит.
- Әтиемнең бабалары 1832 елда Татарстаннан киткән булган. Әлбәттә, шәҗәрәбезне барлаячакмын. Без Казанга ике туган абыйларым белән бергә килдек. Шуларның берсе Назар үзебездә сәнгать университетын тәмамлаган иде. Авылыбыздагы мәдәният йортында эшләде. Биредә консерваториянең әзерлек бүлегенә укырга керде. Ул тамак төбе белән җырлый. Икенче туганым Исмаил Казан дәүләт федераль университетында шулай ук әзерлек курсларында укып йөри.
- Ә син ни өчен мәдәният һәм сәнгать университетын сайладың? Аны тәмамлагач, нәрсә эшләргә уйлыйсың?
- Сәнгать белән мәктәп елларыннан ук кызыксынам. Сәхнәдә уйнау өчен «Кодалашу», «Операция» дигән скетчлар да язган идем. Эч пошырган нәрсәләрне, теләгән фикерләрне әйтәсе килә. Киләчәктә татарның күренекле драматургларының спектакльләрен куеп, аларны кытай халкына да күрсәтергә иде.
- Әгәр үзеңә Казанда калырга тәкъдим итсәләр...
- Мин анысына да каршы килмәс идем. Бабаларыбыз җирендә барыбер милләт өчен хезмәт итәсең бит.
- Татарча спектакльне беренче мәртәбә кайчан карадың?
- Казанга килүгә, Г.Камал исемендәге театрга киттем. Үз гомеремдә беренче спектакль күрүем иде ул. Анда Р.Зәйдулла әсәре буенча куелган «Үлеп яратты» спектаклен караганнан соң, үз халкым белән горурланып чыктым. Инде репертуардагы бөтен спектакльләрне диярлек карап бетердем.
- Татар спектакльләрен кытайларныкы белән чагыштырырга өлгердең алайса...
- Кытай артистлары күбрәк комедия уйный. Алар тормышның бер мизгелен генә күрсәтә. Татар спектакльләрендә башыннан ахырына кадәр сюжет төгәллек белән үрелеп бара.
- Яшь тамашачы театры режиссеры Ринат Әюпов үзеңне шушы арада эшкә дә алган икән. Берәр роль бирмәделәрме әле?
- Әйе, мин аңа бик шатландым. Театрда Разил Вәлиевнең «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» әсәрен сәхнәләштерә ул. Миңа анда Хисмәт ролен бирде.
- Ирҗан, син халык җырларын да өйрәнергә өлгергәнсең. Киләчәктә җыр аша тамашачыга танылуың да мөмкин әле.
- Кытайда «Ромашкалар» дигән татар җырын туйларда кытайча җырлыйлар. Алар аны, ишетеп, үз телләренә тәрҗемә иттергәннәр. Без аның татарчасын белми идек. Кытайда мин уйгыр һәм казах телләрендә генә җырладым. Монда килгәч, халык җырларын өйрәнеп, сәхнәгә чыгарга да өлгердем. Әлегә минем төп максатым - белем алу. Киләчәктә күз күрер.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: