Шәһри Казан

Татарда ник детектив жанрын үз итмиләр, яки “Иделем акчарлагы” яшүсмерлек чорын ничек каршылаган?

Республикада XV "Иделем акчарлагы" бәйгесенең җиңүчеләрен билгеләделәр.

Бүләкләү тантанасы 2015 елның 15 ноябрендә Тукай музеенда үтте.

Юбилей елы конкурсның нәтиҗәлелеген бәяләү, алга планнар кору чоры. Быел үз үткәрелү тарихында әлеге бәйге балалыктан чыгып яшүсмерлеккә күчте. "Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесенең нәтиҗәсе күз алдында - бу иҗат мәктәбен конкурс үткәрелә башлаганнан бирле йөзләгән яшь язучы, шагыйрь үткән. Оештыручылар фикеренчә, катнашучылар әдәбиятка үзләре үк яңа буын булып килеп керде. Аларга күп бурыч йөкләнде: татар әдәбиятына яңа сулыш өрү, көн кадагында торган проблемалардан телне саклау.

Быелгы бәйгегә килгәндә, сайлап алу турына 100дән артык эш кабул ителгән. Марат Закир, Илсөяр Иксанова, Ләбиб Лерон, Газинур Морат, Әлфәт Закирҗанов кебек әдәбиятта үз йолдызлыгын булдырган жюрига йомгаклау турына бары 40 эшне сайлап алырга туры килә. Кызганыч, бәйгенең географиясе елдан-ел кими. Быел чит төбәкләрдән эшләрен тәкъдим итүчеләр дә бары берәү - ул да булса Башкортстаннан. Иң күп иҗат җимешләре кабул ителгән өлкә булып әдәбиятта шигърият кала бирә. Моннан тыш быел "Балалар әдәбияты" номинациясендә катнашучыларның саны арткан. Яшь язучылардан 4 драма әсәре кабул ителсә, детектив номинациясендә катнашырга теләк белдерүче быел да булмаган.
Юбилей елы оештыручыларга да бәйгегә яңалык кертүне таләп итә.

- Катнашучылар әдәбият елына багышлап матур кичә уздырды. Кичәнең логик яктан уйланган булуы, яшьләрнең әйдап баруы, оештыра алуы зур сөенеч. Яшь язучыларыбыз иҗатта гына түгел, сәнгатьтә дә үзләрен күрсәтә алды. Узган елгы кебек быел да иҗат лабораторияләре эшләде. Әсәр язып килмичә, аны махсус шартларда, спонтан рәвештә иҗат иттеләр, - дип таныштырып үтте "Идел" яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина.

Реклама

Моннан тыш яшь каләм тибрәтүчеләр өлкән буын шагыйрьләре, язучылар белән очраша, аларның остаханәләрендә була.
Яшь иҗатчылар күтәргән темаларга кагылсак, биредә авыл, мәктәп-сыйныф, мәхәббәт, гаилә тирәсендә йөзүчеләрне дә, шушы ук темаларны үз замана рухына төреп бирүчеләр дә очрый. Жюрины борчыган икенче мәсьәләләрнең берсе - әсәрләрдә күзгә ташланган җитешсезлекләр. Бу - тел сафлыгы да, әдәби образлылыктан бигрәк әсәрләрнең сөйләп бирүгә корылуы да, укучыны кызыктырырлык сюжет уйлап табу да. Күп еллардан бирле драматургия, проза секциясен җитәкләп килүче филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов моның сәбәбен катнашучыларда тормыш тәҗрибәсенең җитмәвендә күрә.

- Катнашучылар үз күңелендәге вакыйганы, хис-кичерешләрне әдәби сүз аша бирергә тырышалар. Монысы - иң мөһиме. Алар күңелендә матурлык, изгелек кебек сыйфатлар бар. Аларның үзләрен борчыган сорауларны уртаклашасылары килә. Бу - хуплана. Әлеге конкурсның сәбәбе дә бала күңелен кузгату. Үзләре әйтергә курыккан, оялган фикерләрне сиңа-миңа, классташына, замандашына атап бирә. Алардан әдәбияттта эз калдырырлык әсәр иҗат итү таләбе куймыйбыз, - диде ул.

Икенче яктан әлеге адым катнашучыларның яңа этапка, киң әдәбият диңгезенә чыгарга әзерләнүен күрсәтә. Каләм тоткан хур булмас, ди татар халкы. Иң мөһиме - күңел халәтен битарафлыктан чыгару.

Язучылык күәсе табигатьтән бирелгән сәләт. Кемдер аны тырышлык, омтылыш белән үстерә, ә кемдер була торып та ялкаулыгы, тырышлыгы җитмәү аркасында күмеп куя. 15 нче яшь язучылар бәйгесе дә тарих битләренә үз исемнәрен язды. Быел шигърият өлкәсендә гран-прига лаек кеше табылмады. Ә прозада аны КФУның татар филологиясе бүлеген тәмамлаган, бүген башкалабызның 7 нче лицеенда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче Алмаз Мансуров яулады. Бүген ул "Мәхәббәт әкияте" китабы авторы. Шигърият өлкәсендә беренче урынны татар филологиясе бүлеге студенты Ләйлә Хәбибуллина, шул ук бүлектән проза өлкәсендә уңышка Гөлүсә Шиһапова ирештеләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: