Шәһри Казан

Татарлар да «МЫ»мы?

Соңгы араларда тел, милләт язмышына кагылышлы шактый гына мәкалә дөнья күрде. Димәк, безнең халык әле, мәшһүр шагыйребез фикеренә ияреп әйткәндә, үлмәгән, ә йоклаган гына. Уяулар да күренә.

Бу мәкаләләр - шул уяуларның хезмәт җимешләре, аларның җаннарын борчыган мәсьәләләрне халыкка җиткерү һәм уяулар санын арттыру нисбәтеннән эшләнгән изге гамәлләре.
Быел Россия Президенты В.Путин да, патриарх Кирилл да: «Мы должны гордиться своей историей», - дип тәкрарладылар. Кемнәр соң ул «мы»? Ул «мы»га без - татарлар да керәме? Керсә, кем булып керә - татармы, әллә «мы» булыпмы?
Әгәр татар булып керәбез икән, ул чакта без - Алтын Урда дәвамчылары. Һәм тарих чылбыры без горурланырлык булып тезелсен - Алтын Урда, Казан ханлыгы, халкыбызның милли азатлык хәрәкәтләре, А.Невский белән берлектә тәре йөртүчеләргә һәм шведларга каршы сугышлар, Наполеонга каршы сугышларда бабайларның «сауләтләр»е, Санкт-Петербургны, флотны төзү, гражданнар сугышында тоткан урын, Урал ягын һәм Сахалинны төзү-үзләштерү, бабайларыбызның беренче һәм икенче бөтендөнья сугышларында күрсәткән каһарманлыклары... Без - татарлар менә шундый тарихка ия һәм без шулар белән горурланабыз!
Әгәр дә «мы» булып керәбез икән, Россия тарихында безнең эз - Куликово кырындагы бәрелеш, 350 еллык «иго», бераз Болгарстан һәм вәссәлам. Калган бер генә тарихи вакыйгада да татар юк, бары «мы» гына бар. Күргәнегез бармы берәр данлы сугышка багышланган Россия фильмында татар каһарманын?!.
Инде без үз тарихыбыз белән горурланабыз икән, нигә тарихи шәхесләребезне барламыйбыз, алар истәлегенә матур-матур һәйкәлләр һәм башка корылмалар торгызмыйбыз, туган көннәренә багышлап төрле чаралар уздырмыйбыз?
Патша хакимиятенә каршы сугышкан Салават Юлаевка, генерал Ермоловка каршы күтәрелгән чечен хатыннарына һәйкәлләр бар. Без Россиядә сан ягыннан, руслардан кала, икенче халык. Касыймнан Сөембикә ханбикәнең җәсәден алып кайтып, зурлап җирләп, аңа һәйкәл салуны да башкарып чыкмадык. Казан һәм Алтын Урда ханнары исемнәрен шәһәрләребездәге урамнарга, метро станцияләренә бирә алмыйбыз. Югыйсә алар дәүләтчелегебезне саклауга өлеш керткән күренекле шәхесләр. Кемгәдер ошыймы, ошамыймы - әлеге ханнар тарихта булганнар. Аларның исемнәрен, идеологияләрен тыя торган халыкара трибунал карары юк һәм була да алмый. Бу эшләргә Татарстандагы руслар да каршы килмәс дип уйлыйм. Әйткәнемчә, бу бит - тарих!
Руслар әнә, совет заманында эт итеп сүккән «халыклар төрмәсе» патшасы Николайны, ялгышмасам, ак генерал Деникинны һәм тагын кемнәрнедер зурлап җирләделәр. Явыз Иван да, аннан кимен куймаган Петр I дә мәңгеләштерелгән. Бер дә: «Боларга һәйкәл куйсак, картина язсак, фильм төшерсәк, татарга ошармы икән?» - дип аптырап тормаганнар һәм тормаячаклар да.
Сабан туе үткәрү - һичшиксез зур һәм кирәкле эш, тик аның белән генә халыкны туплап та, саклап калып та булмый. Дөньядагы без мактанырга яраткан 20 миллион татарның ничә миллионы гына татар телен белә икән?! Тел белмәгәч, тарих, тәрбия, көнкүреш башка телдә бара, димәк, кеше башка халык мәдәниятенә ияләшә, фикерләве дә шуларча була...
Кайбер татарлар: «Россиядә милли сәясәт юк», - дип уфтана. Минем бу язмамны укыгач аңларсыз: бармы Россиядә милли сәясәт, әллә юкмы?!.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: