Шәһри Казан

«Татарлар эшләде, эшли, эшләячәк тә. Татар конгрессы да шулай ук!»

Татар - дөньяви халык. Кайсы кыйтгага төпләнеп тамырланса да, безнең кавем бәрәкәтле яшәргә омтыла. Кешедән калышмыйм, кешедән ким булмыйм дигән бөек оялчанлык аңа мәгънәле яшәү кодрәте бирә.

Тыныч тормышта - эш аты, яуда - арыслан, фәндә югары кимәлдә фикер тоягы уйнатып, күпме ачышлар ясаган халык ул татар! Шуңа күрә ул, бөтен буена басып, үз телендә: «Мин яшәдем! Мин яшим! Мин яшәргә тиеш!» - дип яңгыратып әйтә ала.

Татарларның күз карасы кебек мәркәзи Казаны бар. Башкалабыз үзәгендә - халыкның рухи Мәккәсе булып Бөтендөнья татар конгрессы эшләп тора. Конгресс җитәкчесе Ринат Закиров, ихтыяр көчен биреп эшләү дәверендә, татарлар яшәгән кыйтгаларны үз күзләре белән күреп, барлап чыкты. Ул һәр төбәкнең милләт мәнфәгатен кайгырткан фидакарь шәхесләренә таянып эш итә. Үз тирәсенә галимнәрне, язучы-журналистларны, педагогларны, эшкуарларны туплап, уртак максатка юнәлтә белә. Аның күпкырлы эшчәнлеге гадел бәягә лаек дип уйлыйм.
Югары кимәлдәге бу форумда татар милләтенең язмышына кагылган күп мәсьәләләр алга куелыр. Шулар арасыннан иң мөһиме - туган телебезнең аянычлы хәле… Патша вакытында да, Сталин золымы чорында да күрелмәгәнчә, телебезгә, укыту системасына карата аяусыз һөҗүм бара. Бу - Россиянең аякка бастыруда гасырлар буена бәһасез көч куйган, төрле яуларда миллионлаган ул-кызларын корбан иткән татар халкына кизәнгән рухи геноцидка тиңдер. Бу - милләт өстенә ишелеп килгән фаҗига, безгә чаң сугарга, цивилизацияле илләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Классик шагыйребез Дәрдмәнд әйткән корабыбыз батып бара. Бер баткан корабны су төбеннән күтәрсәң дә, ул инде кабат йөзә алмый.
Уяу булыйк! Әлегә соң түгел!


Марсель ГАЛИЕВ, татар шагыйре, язучы, Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты.

Реклама

***

Хәсән Идиятуллин, Башкортстан Республикасы татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы (Башкортстан):

- Татарлар эшләде, эшли, эшләячәк тә. Татар конгрессы да шулай ук. Соңгы ике-өч елда җанлану аеруча сизелә. Конгресс эшчәнлеге күрше төбәкләрдә яхшырак күренә. Төбәкләрдә татарлар бергә җыела, аралаша, шуның белән берләшә дә. Проблемалар да юк түгел. Башкортстанда халык исәбен алу вакытында, татар халкын башкорт дип язу очраклары бар. Татар башкортка әйләнә дә куя. Татар булмагач, аның мәктәбе дә, авылы да, теле дә юк дигән сүз. Әлеге сәясәт 1955 еллардан бирле килә. Менә шушы күренешкә каршы тору чарасын табасы иде.

Регина Вәлиева, «Бельгия татарлары» җәмгыяте рәисе урынбасары (Бельгия):

- Татар конгрессы белән гел элемтәдә торабыз. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, ял көнеме, бәйрәмме - ярдәм итәргә әзерләр. Анда бик көчле команда эшли. Биш ел саен съездларга йөреп торабыз, яңа дуслар табабыз. Алар белән еш кына аралашып торабыз. Кем нинди чара оештырган, кемнең тәҗрибәсе кызык - барысы турында да бер-беребезгә сөйлибез. Мәскәү татарлары белән аеруча дуслаштык. Һәр көнне диярлек аралашабыз. Без бер-беребезгә көндәшләр түгел, барыбыз да үз халкыбызның киләчәге өчен тырыша. Съезддан кала да, Сабан туйларында, «Ак калфак» оешмасы үткәргән чараларда, яшьләр форумнарында күрешәбез. Әлеге чаралар безгә бик кирәк: хезмәттәшләребездән калышмыйбызмы, дөрес юнәлештә барабызмы, яңа техник алымнар куллану практикасы бармы - сорауларыбызга җавап эзлибез. Үзебезнең эшчәнлеккә килгәндә, Испаниядә балалар өчен татар лагере оештырдык. Анда алар токмач кисәргә өйрәнде, телләрен камилләштерделәр. Август аенда беренче тапкыр Сабан туе уздыру нияте бар.

Гөлфирә Бәдретдинова, Коми татар һәм башкорт милли-мәдәни автономия советы рәисе (Коми Республикасы):

- Конгресс бөтен дөньяга таралган татарларны берләштерде, аларны башка халыкларга да танытты. Күп төбәкләрдә аның ярдәмендә Сабан туйлары уза. Шул милли бәйрәмебез аша безне таный башладылар. Татарстан хөкүмәтенең, аның Президенты Рөстәм Миңнехановның да татарларның ролен күтәрүдә өлеше зур. Комида яшәүче халыклар: «Сезнең бит Президентыгыз бар, читтә яшәсәгез дә, сезгә игътибар зур», - диләр. Бу сүзләрне ишеткәндә, әлбәттә, горурлык хисләре кичерәбез. Үзебез дә активрак булырга, тырышыбрак эшләргә омтылабыз.

Ләйсән Гафурова, Нидерланд татар җәмгыяте лидеры (Нидерланд):

- Безгә, Европада яшәүче татарларга, татар мәдәниятен саклап калу һәм үстерү, милли тәрбия, рухи мирас кебек мәсьәләләрдә Татарстан белән бергә эш итү бик мөһим.

Динара Хәйруллина, Татар диаспорасы өчен мәдәни чаралар оештыручы (Әзәрбайҗан):

- Бөтендөнья татар конгрессының читтә яшәүче татарларның мәнфәгатен яклауда роле зур. Үзебезнең эшчәнлеккә килгәндә, татар диаспорасы өчен бик күп чаралар оештырабыз. Бакуда яшәп танылган татар кешеләре яшәгән урыннар буйлап квестлар, Тукайга багышланган чаралар, Яңа ел алдыннан татар осталары кулларыннан ясалган эшләнмәләр ярминкәләре кызыклы уза.

Фуат Тениш, Әнкара татарлары җәмгыяте рәисе (Төркия):

- Милли эшләр белән бергә, эшкуарлыкны үстерергә кирәк.

Дениз Бәдретдин, күренекле музыкант (Финляндия):

- Татар конгрессының VI корылтаена төрле төбәк, илләрдән җыелабыз. Анда җыелу безгә көч, ышаныч бирә. Татар яшьләре арасында заманча җырлар ярдәмендә милли үсешкә ирешү турында сөйләшергә кирәк. Яшь буын үзенә ошаган музыканы тыңларга тели. Татар телендә булмаса, рус яки инглиз телендә тыңлаячак ул аны. Шуңа да татар телендәге заманча җырларга таянырга кирәк. Телне саклауның бер юлы бу.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 14 декабря 2017 в 16:56
    Эш кешесе Хатын пыр тузына: – Син таң белән эшкә дип чыгып китәсең дә, кич җиткәч арып-талып кайтып керәсең. Юньләп ашап та тормыйча, караватка барып авасың. Иртән торасың да тагын чыгып китәсең... Кайда йөрисең син, ә? – Эштә, әлбәттә.
    61
    0
    0
Реклама
  • 14 декабря 2017 в 12:30
    пресс конференция Владимира Путина
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ