Шәһри Казан

«Татарның үз дәүләте, НАДИР ДӘҮЛӘТЕ бар»

Татарстан Фәннәр академиясендә тарих фәннәре докторы профессор (Төркия), Татарстан Фәннәр академиясенең чит илдәге әгъзасы, милләттәшебез Надир Дәүләт белән очрашу булды. Быелның 15 июнендә 70 яшен тутырган галимне республика җитәкчеләре, фәнни, мәдәни даирә вәкилләре, Төркиянең Татарстандагы баш консулы Турхан Дилмач һәм башкалар тәбрикләде.

Очрашу барышында Надир Дәүләтнең фәнни эшчәнлеген барлау белән беррәттән хатирәләр дә яңарды. Юбиляр шәхсән үзе, гаилә архивында сакланган тарихи документлар, фотоларны шәрехләп, киң җәмәгатьчелеккә моңа кадәр билгеле булмаган «серләрне» ачты. Бу, асылында, бер аның гаиләсенә генә кагылган афәт түгел, ә татар милләтенең ачы язмышы чагылышы иде.

Юбилярны хөкүмәт җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев тәбрикләде һәм «Татар халкының тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә, саклап калуга керткән фидакяр хезмәтләре; төрки татарларының бай мирасын барлап, тикшереп, дөнья киңлекләренә чыгарган өчен» Дәүләт Советының иң зур бүләге - Рәхмәт хаты тапшырды. Үз чиратында Татарстан Фәннәр академиясе юбилярны үзенең иң мәртәбәле бүләге «Фәндәге казанышлар өчен» медале белән бүләкләде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исә «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медален һәм «чапан кияр чагы җиткән» милләттәшебезгә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Очрашуда катнашучыларга сүз бирик әле.

Разил ВӘЛИЕВ, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф, һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:
- Мин Надир әфәндене күптәннән беләм. Беренче мәртәбә 90 нчы елларда күрешкән идек. Мин ул вакытта Татарстанның милли китапханәсе директоры идем. Ул чакта ябык фондта җиде мең чамасы китап - безнең борынгы чыганакларыбыз бар иде. Надир әфәнденең бик тә шунда керәсе килде. Аларны бирергә ярамый иде. Надир әфәнде кереп, шуларны өйрәнеп утырды. Хәер, Надир Дәүләт белән танышу элегрәк тә булган икән. Мин Түбән Камада 11 нче сыйныфта укыганда мәктәптә радиоузел бар иде. Шунда мине җитәкче итеп куйдылар. Ул радио бөтен шәһәргә берәү генә иде. Демонстрацияләр вакытында да бөтен шәһәргә шуннан музыка, тапшырулар җибәрелә. Мин шунда төннәрен кунып, шигырь язып, «Азатлык» радиосын тыңлап ята идем. Шунда бер Әхтәм Ибраһим дигән кеше - безнең каршыда утыручы Надир Дәүләт чыгыш ясый иде. Көннәрдән бер көнне мин радионың төймәсенә ялгыш басканмын да Әхтәм Ибраһимның чыгышын урамга җибәргәнмен. Шуннан мәктәп директоры йөгереп тә керде: «Синең мине төрмәдә черетәсең киләме әллә?» - дип, минем яңакка сугып та җибәрде. Сезнең аркада мин беренче тапкыр әнә шундый җәза алдым. Аның өчен сезгә бик зур рәхмәт!

Чит илләрдә яшәгән татарлар арасында Надир Дәүләтнең мәшһүрлеге шунда - ул бер вакытта да үзе өчен генә яшәмәде. Милләт өчен яшәде. Аны башкалардан аерып торган сыйфат шул. Әсәрләрендә безнең кайберләребезгә җитми торган иң кыйммәтле сыйфат ул - фикер хөрлеге. Ул күңеле белән бәйсез. Кеше фикерен куәтләп йөрүче генә түгел. Надир Дәүләтнең бер сыйфаты турында мәшһүр тарихчыларыбыз Индус Таһировның да, Миркасыйм ага Госмановның да әйткәннәрен ишеткәнем булды: аның даирәсе киң. Безнең чыганакларыбыз күпмедер дәрәҗәдә чикләнгән, ә ул төрек телен дә, алман телен дә, инглиз, рус, татар телен дә белә, Кытайга да барып чыга ала. Чыганак - иң кирәкле нәрсә. Надир Дәүләт татар халык әкиятләренә генә таянып язмый. Миңа кайчак әйтәләр, татарның дәүләте юк дип, мин һәрвакыт әйтәм: татарның Надир Дәүләте бар, дим. Дәүләт аякка бассын өчен, аның Надир Дәүләт кебек кешеләре булу кирәк.

Искәндәр ГЫЙЛӘҖЕВ, тарих фәннәре докторы, академиянең мөхбир-әгъзасы:
- Кичә Казан университетында безнең хөрмәтле профессорыбыз Надир әфәнде Дәүләт белән бик матур очрашу узды. Надир әфәнде сорауларга матур, саллы иттереп җавап бирде. Мин, ул чараны оештыручы буларак, канәгать калдым шикелле. Алар очрашу вакытында нәрсә уйлыйлар икән дип, зур залда утырган студентларның күзләренә карап утырдым. Күпчелек, кунагыбызга итагать күрсәтеп, ихтирамлы булса да, кемдер смс җибәреп, кемдер йокымсырап, кемдер күршесе белән сөйләшеп утырды. Шунда минем башыма шундый бер фикер килде: хәзерге буын студентлары өчен Надир Дәүләт - Татарстанга еш килә торган Төркия кунакларының берсе. Ул шәхеснең олылыгын һәм егерменче йөздә татар милләтенең рухи үсешенә керткән өлешен бүгенге яшьләр аңлап бетерергә әзер түгел шикелле тоелды миңа. Бераз пошаманланып та алдым, уйланып та утырдым. Нишләп болай булды соң әле? Гәрчә мин үзем студентларга: «Менә сез кем белән очрашасыз!» - дип җиткерергә теләдем. Хәтта мин аны уникаль кеше дип атадым, кабатланмас кеше дип. Студентларга барып җиткәнме, юкмы? Уемда гына булса да, мин чагыштырып карадым: әгәр дә без яшь вакытта, совет чорында безнең буын студентларына Надир Дәүләт белән очрашырга туры килгән булса, безнең реакция нинди булыр иде икән? Минемчә, бөтенләй башка. Һәм андый очрашу безнең буын очен чын мәгънәсендә могҗизага тиң булыр иде. Чөнки ул заманаларда дөньядагы ике система арасында тимер пәрдә корылган иде. Чит илдән безгә кунаклар килә алсалар да, алар күзәтү астында тордылар. Алар белән безгә ирекле рәвештә аралашу мөмкинлеге дә булмады. Бары тик куркып, яшеренеп кенә сөйләшә алдык. Сәяси вазгыять татарларны бер-берсеннән аерып куйды. Менә шул буталчык чорда Надир әфәнде Дәүләт кебек зур шәхесләребез үзләренең тамырларын, үзләренең татарлыкларын онытмыйча, татарларның күпчелеге өчен үрнәк булып торды. Аның тагын бер казанышы, бәлкем, ул аның фәнни казанышы гына түгел, шәхси казанышыдыр - ул бу эшкә үзенең шәкертләрен дә җәлеп итә. Хезмәтләренең берсендә Надир Дәүләт шундый фикер белән чыга: казах, татар, төрек, үзбәк телләре күптән инде мөстәкыйль телләр булып санала. Аларның һәркайсысы үз телләрендә сөйләшсәләр дә, аңлаша алалар. Халыкларның аралашуында иң әһәмиятлесе - аларның бер‑берсен аңлавы. Бу - төрки халыкларның зур казанышы, үзара мәдәни багланышларны үстерү өчен ышанычлы бер нигез. Бу фикер бүгенге көндә аеруча актуаль яңгырый.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: