Шәһри Казан

Татарның үз «Камасутра»сы булачак

ТР Фәннәр академиясенең тарих институты хезмәткәре, этнолог Дамир Исхаков милләтебезнең җенси тормыш үзенчәлекләрен яктыртучы китап бастырырга ниятләгән.

- Төркиләр һиндларның башына да килә алмаган әллә ниләр уйлап тапкан. Безнекеләр, «Камасутра» һиндларда гына булган дип уйлап, нык ялгыша. XV-XVI гасырлардагы бик күп кулъязмалар ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләргә багышланган. Аларда секс техникасы бик тәфсилләп язылган. Мөселман ирләренә дүрт хатынлык рөхсәт ителгәнлектән, безнең халык төркемләп тә түшәк уйнашлары ясап яткан. Китапта борынгы төркиләрнең ләззәт алуның югары ноктасына ничек итеп җитү төрләреннән алып җенси авыруларны савыктыру буенча киңәшләренә кадәр язылачак, - ди 60 яшьлек этнолог.
Әлегә кадәр милләтебезнең менталитеты тыеп килгән мәсьәләләрне халыкка ачып күрсәтергә тиешле китапны автор гарәпләрнең «Мең дә бер кичә әкиятләре»нә охшатып төзергә уйлый. Ул хезмәтләрдә шулай ук шактый ачык итеп ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр һәм кызларның иртә өлгерүләре турында да язылган ди.
Галимнәребезнең архивлардагы кулъязмаларда казынып, милләткә ничек хезмәт итәргә тырышулары аңлашылды, тик Дамир әфәнденең ислам динендәге күпхатынлылык турындагы фикере белән килешеп бетеп булмый. Мөселман ирләренә дүрт хатын белән никахлашу рөхсәт ителсә дә, дүртесе белән дә берьюлы җенси мөнәсәбәткә керү тыелган эш, бозыклык галәмәте буларак билгеләнә. Ул үзенең ирлек бурычын чират тәртибендә үтәргә тиеш.
Бу китап дөнья күрә калса, зыялыларыбыз шау-гөр килеп Дамир әфәндене сүгәчәк, әмма китап шунда ук кибет киштәләреннән алынып бетәчәк. Олысы да, кечесе дә, «әстәгъфирулла»сын әйтеп, өйдәгеләрдән яшереп булса да, укыячак, дип фаразлыйсы гына кала.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: