Шәһри Казан

Татарстан - балалар белән ял итү өчен иң кулай урын

Россиядә балалар туризмы әле алга китмәгән өлкә булса да, ул көчле темплар белән үсә. Бүген һәр икенче туристлык фирмасы балалар туризмы хезмәтен күрсәтә.

Сугыш эзләре буйлап сәяхәт
Бүгенге икъдисади шартларда Россия туристлык фирмалары эчке туризмга өстенлек бирергә киңәш итә. Туристик фирмалар балаларның ялын мавыктыргыч, шул ук вакытта мәгълүмати яктан бай ясарга тырыша. Чөнки нәкъ менә ял формасында узган чараларда балалар мәгълүматны яхшырак кабул итә икән. Әти-әниләр дә мондый төр ялны хуплый. Шуңа да Мәдәният министрлыгы каршындагы Туризм буенча координацияләү советының IV күчмә утырышында хәбәр иткәнчә, бу елны илнең туристик маршрутлары Җиңүнең 70 еллыгына багышланган булачак. Маршрутлар сугыш эзе кагылган иң кайнар нокталар - Сталинград бәрелеше, Курск дугасы, Калуга, Тула, Мәскәү территорияләреннән узачак. Бу балаларда патриотик рух тәрбияләргә, билгеле бер күләмдә белем бирергә ярдәм итәчәк.

Узган ел ил буенча алты туристлык маршруты оештырылган булган. Балалар арасында Россиянең мәдәни башкаласы булган Санкт-Петербург, Мәскәү, Ясная Поляна шәһәрләре, Кырым автономияле республикасына сәяхәтләр популяр. Быел исә маршрутлар саны бермә-бер артачак.

Агымдагы елда Россиянең 14 төбәгендә яшәүче балалар, эчке туризм программасы нигезендә, ил буенча сәяхәт кылачак. Туристик маршрутларның төп программасының үтәлешен туризм буенча җаваплы министрлыклар, Россиянең Мәдәният министрлыгы күзәтәчәк. Күп регионнар өчен бу - сынау проекты. Шуңа да Россия мәдәният министры урынбасары Алла Манилова төбәкләрне аеруча да игътибарлы булырга өндәде.

Дөнья гизүне Татарстаннан башла
Татарстан да узган сезонда үзен туристик өлкә буларак сынап карады. "Борынгы Казан хәзинәләре" маршруты буенча гына да 53 төбәктән, 900гә якын бала сәяхәт кылган. Узган ел туристлык маршруты ике көнлек булган. Беренче көндә укучыларга Казан буенча күргәзмә экскурсия, Казанның меңьеллык музее, Казан Кремле һәм Татарстанның Милли музее тәкъдим ителгән. Икенче көнне алар Зөя утравына сәяхәт кылган. Программа барышында балалар Универсиада авылында яшәгән.

Оештыручылар алга таба да бу тәҗрибәне кулланырга уйлый. Гомумән, республика балалар туризмын үстерү буенча елына 1,2 млрд сум акча сарыф итә икән.

Алла Манилова белдергәнчә, Татарстан, туризм индустриясендә ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләрендә, үрнәк төбәк булып тора. Узган елда республикадан гына да 518 бала федераль маршрут буенча сәяхәткә чыккан.

Реклама

Казан Россия илләре буенча язгы каникул вакытында балалар белән ял итү өчен иң популяр урыннарның берсе булып санала. Ул эчке туризм буенча Судак, Новгород шәһәрләреннән соң өченче урында тора. Экспертлар санавы буенча, башкалада гаилә белән ял итү бәясе дә кыйммәт түгел: ата-ана һәм балага бер тәүлеге якынча 3200 сумга чыга икән.

Туристларның иң күп өлеше җәй көнне, бәйрәм вакытына туры килә. Татарларның милли бәйрәме Сабантуйны карарга килүчеләр дә күп. Ике-өч көнлек кенә сәяхәткә килүчеләр дә бар. Казаннан кала туристлар арасында Алабуга, Болгар, Раифа, Зөя утрау-шәһәрчеге популяр.

Милли туризмны үстерү программасы 2013 елда кабул ителгән. Әлеге программаны сынау проекты буларак, Россиянең 31 регионнынан балалар Санкт-Петербург шәһәрендә булып кайталар. Икенче елны инде бу программада илнең бөтен төбәкләреннән дә балалар катнаша алды. Әлеге программа кысаларында Яшел Үзән шәһәренең 9 нчы лицей укучылары да Россиянең берничә шәһәрен күреп кайткан. Сәяхәттә мәктәптә яхшы укучы һәм тулы булмаган гаиләләрдә яшәүче балалар катнашкан. Бөтен программаны да дәүләт үзе финанслаган. Ата-ана бары тик билет бәясен генә түләргә тиеш булган. Ләкин лицей директоры ярдәме белән бу чыгымнарны да уку йорты үзе каплаган.

Узган язда безнең мәктәпкә дәүләт программасына кушылыгыз дигән хат килде. Мин Ясная Полянага бардым. Шуңа да мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм. Һәркемгә дә Лев Толстой яшәгән җирдә булу, ул йөргән эзләр буенча йөрү бәхете тәтеми бит. Проект тарихи урыннарны күрү чарасы гына түгел, рухи яктан баю, күзаллауны киңәйтү мөмкинлеге дә, - дип сөйләде Александр Пушкин исемендәге 9нчы гимназия укучысы Анастасия Малыгина.

Көпчәккә таяк тыгучылар да бар
Ләкин кайбер кешеләрнең нәфесе, акча артыннан кууы илнең балалар туризмын үстерүгә киртә булып тора. Мәсәлән, узган ел Россия тимер юллары балалар төркеменә булган ташламаны бетерә. Ә Мәскәү Кремеленә нәни туристларны билетсыз кертмиләр икән. Бу исә Россия балалар туризмы көпчәгенә таяк тыгу белән бер.
Бу шаккаткыч хәл. Париж шәһәрендәге Луврга безнең балалар бушка керә, ә үзебезнең Мәскәү Кремленә акча түләп керергә тиеш, - дип канәгатьсезлеген белдерде Россиянең балалар туризмын үстерү буенча координацияләү советы әгъзасы Сергей Менделевич.

Әлеге мәсьәләләр дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелеп кенә хәл ителә. Ләкин Кремльгә керүне бушлай ясасалар да, экскурция бәясе ике меңнән дүрт меңгә кадәр арта.
Сергей Менделевич белдергәнчә, туризм өлкәсе алга китсен өчен иң беренче чиратта кадрлар әзерләү өстендә эшне яхшыртырга кирәк. Ул балалар белән эшләгәндә кәгазь бюрократиясен бетерергә, игътибарны кәгазьләргә түгел, ә балаларга юнәлдерергә өндәде. Балалар туристик төркемнәрен җәйге чорда мәктәпләр һәм студент тулай торакларына урнаштыру белән тәэмин итәргә кирәклегенә басым ясады.

Фото vg-news.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: