Шәһри Казан

Татарстан индустриаль парклар челтәренә күмеләчәк

ТР Икътисад министрлыгының күптән түгел узган киңәшмәсендә 2014 елда индустриаль парклар белән сәнәгать мәйданнары төзү һәм үстерү буенча 12 муниципаль район каралган иде. Бу исемлеккә Казан, Яшел Үзән, Чаллы, Теләче, Саба, Бөгелмә, Менделеевск, Алабуга, Биектау, Кама Аланы, Әлмәт һәм Зәй районнары кергән. Әлеге адым - Татарстан хакимиятенең кече һәм урта...

Реклама

«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган брифингта ТР икътисад министрының урынбасары - эшкуарлыкка ярдәм департаменты җитәкчесе Рөстәм Сибгатуллин шулай дип җиткерде.
Яңа индустриаль зоналарны «Химград» технополисы сыман үстерергә ниятлиләр икән. Химия өлкәсенә һәм полимерлар эшкәртүгә караучы оешмалар урнашкан бу технополис мәйданы яхшы үсеш динамикасы күрсәтте, быел үзенең җиде еллыгын 200 резидент һәм 11 миллиард сум күләмендә продукция җитештереп билгеләп үтте. Ә узган ел мәйдан резидентларыннан дәүләт казнасына кергән салым суммасы 2 миллиард сумны узып киткән. Әлеге проектның үсешенә бүгенгә кадәр дәүләт тарафыннан 1400 миллион сум бирелгән. Шулай ук 7,5 миллиард сум шәхси инвестицияләр дә җәлеп ителгән булган. «Бюджетның барлык катлауларына еллык керем әлеге проектка дәүләт тарафыннан бүленгән гомуми финанслар күләмен узып китте. Киләсе елга резидентларыбызның җитештерү күләме 14 миллиард сумнан артачак дип фаразлыйбыз», - ди «Химград» технополисының җитәкчесе Айрат Гыйззәтуллин. Ул шулай ук 5 сентябрьдә «Химград»та яңа резидент сәнәгате - BASF химик концерны эшли башлаячагы турында җиткерде. Ул мондый зур резидентның Татарстанда барлыкка килүе өлкәгә яңа инвестицияләр җәлеп итәчәгенә һәм яңа эш урыннары булдырылуга этәргеч бирәчәген, ә 2016 елга «Химград» мәйданын 300 резидентка кадәр җиткерергә ниятләүләрен дә билгеләп үтте.
«Сәнәгать мәйданнарын булдыру республика җирлеген эшкуарлыкны тигез рәвештә милек белән тәэмин итәргә һәм авыл районнарының бюджетларын дефференсацияләргә булышачак», - диде Рөстәм Сибгатуллин һәм әлеге сәнәгать мәйданнарының эшкуарлар өчен инфраструктура ягыннан уңайлы, артык эшләр өчен баш ватмаска кирәк булачагын ассызыклады. Кайбер технополисларның хәтта үз янгын сүндерү бүлекләре дә бар. Сәнәгать мәйданнары дәүләтнеке генә түгел, шәхси дә булырга мөмкин икән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: