Шәһри Казан

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында түгәрәк өстәл артында ришвәтчелек турында сөйләштеләр

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында "Татарстан яшьләре ришвәтчелеккә каршы" дип аталган түгәрәк өстәл узды. Анда Татарстан мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима, яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Владислав Усанов һәм Татарстан Президентының Ришвәтчелеккә каршы сәясәт идарәсенең оештыру секторы мөдире Алексей Панкратов чыгыш ясады. Түгәрәк өстәлгә Татарстанның балалар һәм яшьләр иҗтимагый...

Очрашуның төп максаты - балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларының ришвәтчелеккә каршы эшен көйләү, аларны гадел һәм намуслы булырга өндәү.

- Агымдагы елда үзебезнең эшчәнлегебезне киңәйтергә уйладык, - диде Татарстан Президентының ришвәтечелекә каршы сәясәт идарәсе белгече Андрей Петухов. - Без укучылар, студентлар, эшли торган яшьләр белән эш алып барырга уйлыйбыз, алар белән очрашулар оештырачакбыз. Бу зәхмәткә каршы көч куллану ысуллары белән генә көрәшеп булмый. Әйтик, Кытайда ел саен мең кешене шуның өчен атып үтерәләр, әмма аларның саны кимеми, димәк, бу төп көрәшү ысулы була алмый. Безнең максатыбыз - ришвәтчелекнең тискәре күренеш икәнен халыкка җиткерү.

Татарстан иҗади яшьләр академиясенең президенты Владимир Шихобалов исә үзләренең ришвәтчелеккә каршы башкарган эшләре турында сөйләде.

Реклама

- Без ришвәтчелек белән көрәшмибез, без халыкта ришвәтчелеккә карата тискәре мөнәсәбәт тудырабыз. Моның өчен яшьләр белән очрашулар, аңлату эшләре алып бару максатыннан социаль акцияләр оештырабыз, социаль рекламалар ясыйбыз. Кешеләрдән фикерләрен сорыйбыз, шул ук вакытта аларда ришвәтчелеккә каршы мөнәсәбәт формалаштырабыз, - диде ул.

Иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре арасында ришвәтчелекне туктату авыр һәм ул мөмкин эш түгел дип уйлаучылар да табылды. Очрашу азагында исә бу юнәлештә эшләнергә тиешле чаралар барланды һәм 2015 нче елга эш планы расланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: