Шәһри Казан

Татарстанда балалар һәлакәткә очраган

Кичә иртән Казан-Оренбург автоюлында укучылар утырган автобус һәлакәткә очраган. Якынча мәгълүматларга караганда, 13 кеше хастаханәгә озатылган, укытучының гомере өзелгән.

Иртәнге сәгать 7 тирәсендә Россия ЭЭМның Әлмәт районы буенча идарәсенең кизү частена Казан-Оренбург автоюлының 231 нче километрында балалар утырган автобус катнашында һәлакәт булуы турында хәбәр килгән. «Фиат Дукато» автобусы балаларны Казанга мәктәп олимпиадасында катнашу өчен алып барган. Якынча мәгъ­лүматларга караганда, автобус йөртүче машина белән идарәне югалткан һәм автобус дамба астына очкан. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, озата баручы укытучы үлгән, зыян күргән 13 кеше Әлмәт район үзәк хастаханәсенә озатылган, аларның бишесе - балалар. Һәлакәткә очраган микроавтобус йөртүчесе авыр хәлдә.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, автобуста барлыгы 15 кеше булган, 3есе - өлкәннәр. Барлык пассажирлар да Казанга баручылар: бер өлеше «РИТЭК» ААҖ IV социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүчеләр - бүләкләү тантанасына баручылар, калганнары - кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиадага юл тотучылар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: