16+

Татарстанда беренче медицина ярдәме күрсәтүгә өйрәнүләр башлана

Каты аварияләргә яки кискен хәлләргә юлыккан кешеләрнең өчтән икесе беренче медицина ярдәме күрсәтеп өлгермәү сәбәбендә дә вафат була.

Татарстанда беренче медицина ярдәме күрсәтүгә өйрәнүләр башлана

Каты аварияләргә яки кискен хәлләргә юлыккан кешеләрнең өчтән икесе беренче медицина ярдәме күрсәтеп өлгермәү сәбәбендә дә вафат була.

Россия Президенты Владимир Путин тәкъдимендә илебездә “Беренче медицина ярдәме күрсәтергә әзер!” (“Готов к санитарной обороне!”) массакүләм өйрәтү программасы гамәлгә ашырылачак. Татарстанда программага Казан федераль университетының фундаменталь медицина һәм биология институтында старт бирелде.

–Татарстанда 4 миллионнан артык кеше яши, 100 меңнән артык предприятие исәпләнә, аларда 1,2 миллион кеше эшли. Дөнья булгач, төрле хәлләр килеп чыга: авария, киселү-пешү. Бәлагә юлыккан кеше янында елап утырудан мәгънә юк, беренче медицина ярдәме күрсәтә белергә кирәк. Бу бик яхшы программа, предприятиеләрдә, югары уку йортларында шулай ук авылларда да өйрәтүләр башлыйбыз. Татарстанда авылларда 1,5 миллион кеше яши, өлкәнме яки яшьме, алар да белсен, – диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, беренче медицина ярдәме күрсәтүгә өйрәтүләр СССРда 1937 елдан ук массакүләм төстә оештырылган булган.

– Каты аварияләргә яки кискен хәлләргә юлыккан кешеләрнең өчтән икесе беренче медицина ярдәме күрсәтеп өлгермәү сәбәбендә дә вафат була. Мисал өчен, сабый тимер акча йота, ир-атларның 40 яшьтән соң йөрәкләре туктап китүчән. Беренчел медицина белемнәрең булганда да, әлеге очракларда кешене коткарып калып була. Шуның өчен дә беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнү бик мөһим, – диде Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов.

Республика клиника хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев әйткәнчә, Татарстанда көн саен 50-60 кеше аварияләргә юлыга, пешә, киселә, тончыга. Мондый очракларда 5-10 минутта ярдәм күрсәтеп өлгерергә кирәк, ә ашыгыч медицина ярдәме машинасы уртача 20 минутта гына килеп җитә.

Казан казна дары заводының генераль директоры Александр Лившиц предприятиеләр исеменнән чыгыш ясап, бу программаны хуплавын әйтте. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading