Шәһри Казан

Татарстанда өлкәннәр өчен “сиделка” хезмәте барлыкка килгән

2019 елдан алып Татарстанда өлкән яшьтәгеләрне озак вакыт тәрбияләү буенча пилот проекты тормышка ашырыла. Проект өлкән яшьтәгеләрне һәм инвалидларны комплекслы тәрбияләүгә корылган. Әлеге эш белән сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм социаль яклау өлкәсендә эшләүчеләр шөгыльләнә.

Беренче елны бу проект республиканың җиде районына гына кагылса, 2020 елда аларның саны 13кә җитә. Нәтиҗәдә, 2020 елда 3682 өлкән кешегә социаль ярдәм күрсәтелгән. Шуларның 500дән артыгы озак вакытлы тәрбия ярдәменнән файдалана алган. Шул исәптән, туганнары булмаган 80 кешене карауны да социаль хезмәткәрләр үз өсләренә алган.

– Моңа кадәр социаль хезмәткәрләр кибеттән азык-төлек алып кайту, идәннәр юу белән генә чикләнсә, хәзер олыларны карауга күбрәк игътибар бирелә. Кеше үзен яхшы хис итсен өчен нәрсә эшләргә кирәк булса, хезмәткәрләребез шул эшләрне башкара. Моңа ашату да, юындыру да, гомумән алганда өстәмә 16 хезмәт керә, – дип хисап тотты “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышында Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Андреева.

– Билгеле булганча, 2017 елдан Татарстанда өлкән кешеләрне тәрбиягә алу практикасы да кулланыла. Хәзерге вакытта республикада шундый 39 өлкән кеше гаиләләрдә тәрбияләнә икән. Бу, беренче чиратта, аларны картлар йортына озатмау өчен эшләнелә. Моннан тыш, 2020 елдан Татарстанда өлкәннәр өчен “сиделка” хезмәте барлыкка килгән. Ягъни социаль хезмәткәр тәүлегенә 6 сәгать өлкән кешене тәрбияли.

Реклама

Шулай булуга да карамастан, Юлия Андреева өлкәннәргә медицина ярдәме күрсәтү аксый ди һәм бу мәсьәләне контрольгә алу өчен депутат хатын-кызларга да мөрәҗәгать итте.

“Мәрхәмәт” җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова ялгыз өлкәннәрне, аеруча да хатын-кыз тыл хезмәтчәннәрен тиешенчә тәрбияләү кирәклеген ассызыклады.

– Әгәр дә хәзер без кирәк вакытта медицина хезмәткәрен, социаль хезмәткәрне, юристны алар янына алып килмибез икән, бу вазифаны үз өстенә кем алыр? Әйдәгез бу системаны тулысынча эшләп бетерик һәм әлеге эшне гамәлгә ашыручыларга тапшырыйк. Пилот республика булганлыктан, проектка барлык районнар да кертелмәде. Бу хакта онытыйк. Барлык районнарда да ялгыз яши торган Бөек Ватан сугышында катнашканнар һәм тыл хезмәтчәннәрен тәрбияләү нормага әйләнергә тиеш! – диде Татьяна Ларионова һәм 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан ялгыз яшәүче тыл ветераннарын бәйрәм белән котларга өндәде.  

Лилия Локманова.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: